Логотип Магариф уку
Цитата:

Суфия Вәлиева әниләрнең төп бурычын атады

Австралия татар диаспорасы вәкиле, шагыйрә Суфия Вәлиева әниләрнең бурычы нидә булуын әйтте. Журналистлар белән очрашу барышында милләттәшебез Австралиядә яшәүче татарларның туган телебезне саклау ысу...

Австралия татар диаспорасы вәкиле, шагыйрә Суфия Вәлиева әниләрнең бурычы нидә булуын әйтте. Журналистлар белән очрашу барышында милләттәшебез Австралиядә яшәүче татарларның туган телебезне саклау ысуллары турында сөйләде. Шагыйрә сүзләренчә, балаларга милли тәрбия бирүдә төп рольне әниләр уйный. WhatsApp Image 2018-07-02 at 14.26.44


«Гаиләбез Татарстаннан аерылып киткәнгә 150 ел булса да, үз  телебезне, динебезне, гореф-гадәтләрне саклап килде. Моның өчен әти-әниләребезгә булган рәхмәтебез бик зур», – диде Суфия Вәлиева.


Австралиядә татар-башкорт җәмгыяте бар. Татар якшәмбе мәктәбе эшләп килә. Шулай да телне саклау бурычы әниләргә йөкләнә.


«Баланың ничек тәрбия алуы, телне өйрәнүе - барысы да әнисеннән тора. Аннан соң, укыган вакытта, мәктәптә инглиз телендә укыла, өйдә генә татар телендә аралашабыз, шуның өчен бар булган китаплар, видеолар белән балаларыбызга тәрбия бирәбез. Әти-әниләребездән калган борынгы гореф-гадәтләрне, мәкальләрне, шигырьләрне сөйлибез. Телне саклап калуда, китап-журналлардан башка, әнинең роле зур. Әни - баланың төп укытучысы. Әниләрнең вазифасы – балаларны мәктәпкә кадәр татар рухында тәрбияләү», - дип белдерде шагыйрә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ