Логотип Магариф уку
Цитата:

Сургуттагы «Сандугач» ансамбле үзенең йомгаклау концертын Туган тел көненә багышлады

Сургут шәhәренең татар милли-мәдәни мөхтәрияте нигезендә күп еллар инде «Сандугач» вокаль-хореографик ансамбле эшләп килә. Алар шәhәребездә яшәүче милләттәшләребезне үзләренең күркәм чаралары белән ге...

Сургут шәhәренең татар милли-мәдәни мөхтәрияте нигезендә күп еллар инде «Сандугач» вокаль-хореографик ансамбле эшләп килә. Алар шәhәребездә яшәүче милләттәшләребезне үзләренең күркәм чаралары белән гел шатландырып тора. 


Сургут  (2)Быелгы программа да үзенчәлекле булды. Бәйрәм кичәсе Ханты-Манси автономияле округы-Югра мөфтие Таhир хәзрәт Саматов тарафыннан әйтелгән бәйрәм котлавы белән ачылды.


Аннары матур милли костюмнарда, баянчылар белән бергә ансамблебезнең гүзәл кызлары hәм кыю егетләре, өздереп «Җомга» көйләрен җырлап, зал буенча сәхнәгә уздылар. Бу тамашачыларны бераз таң калдырды. Ә катнашучылар чиратлашып, иң изге йолаларның берсе – Нәүрүз бәйрәме белән котлап, иң матур теләкләрен теләделәр, шигырьләр сөйләделәр. Халкыбызның күңелле җырлары, борынгы такмаклары да яңгырады, моңлы баян тавышлары да күңел кылларын тибрәтте, җырлы-биюле уеннары да күрсәтелде, дәртле биюләре дә hәркемнең күңеленә хуш килде.


Концерт тамашасы бик бай иде. Җырлар бер-бер артлы биюләр белән алышынды. Залны тутырып килгән тамашачыларыбыз да, бик шат, канәгать булып, hәр чыгышны алкышларга күмде. Гомумән, бәйрәм кичәсе бик югары бәяләнде. Аны  оештыруда,  сәхнәгә кую да зур өлеш керткән ансамблебез җитәкчесе Нурия Җиһаншинага, балетмейстер Динара Нагоринага hәм барлык катнашучыларга зур рәхмәт.


Татарстаннан килгән мөхтәрәм кунагыбыз, язучы, тарих фәннәре кандидаты, милли сәясәтче, дистәләгән фәнни hәм әдәби китаплар авторы Фәүзия апа Бәйрәмова меңьеллык тарихы булган Казаныбыз, Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән сәламнәр җиткерде. Ул үзенең Себердәге татарлар тормышын яктырткан «Котыпта татар тормышы» дигән китабын тамашачыларга тәкъдим итте, һәм китапларыннан күргәзмә оештырылды.


Мондый очрашулар, гүзәл мизгелләр безнең күңелләрдә матур бер хатирә булып уелып калсын иде дигән теләктәмен. Кешелекнең үзе шикелле үк борынгыдан килгән   бәйрәмнәребезне, йолаларны халыкка җиткерү, аларны саклап калу hәм киләчәк буынга тапшыру – безнең төп бурычыбыз.


  Велэра Кадыйрова, Сургут шәһәрендәге татар якшәмбе мәктәбе укытучысы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ