«Табигать баласы» конкурсы тәмамланырга бер ай вакыт калды!

«Табигать баласы» конкурсына килгән рәсемнәрнең күпчелеге  «Дүрт аяклы дусларыбыз» номинациясенә тәкъдим ителә. Чираттагы рәсем Карадуван балалар бакчасына йөрүче 4 яшьлек Илүзә Хафизовадан килде. Тәрбиячесе — Эльмира Галимова.

эльмира3

Исегезгә төшерәбез: конкурс, балаларның яшь үзенчәлекләрен истә тотып, дүрт номинация буенча үткәрелә.

6 яшьтән 10 яшькә кадәр катнашучылар өчен:
«Минем гаиләм табигатьне саклый»,
«Дүрт аяклы дусларыбыз»,

11 яшьтән 16 яшькә кадәр катнашучылар өчен:
«Табигать язмышы — безнең язмыш»,
«Кеше — табигать баласы».

Рәсемнәр 30 августка кадәр кабул ителә.

Добавить комментарий