Энгель Фәттахов белән 2017 ел нинди булды?

Бүген Энгель Фәттаховның Татарстан мәгариф һәм фән министры вазифасыннан китүе билгеле булды. Без аның катнашындагы мөһим чараларны, мәгариф тармагында гына түгел, ә Татарстан тарихында тирән эз калдырачак иң әһәмиятле, иң бәхәсле һәм иң аянычлы вакыйгаларга – татар телен укыту тирәсендәге 2017 елдагы вазгыятькә күзәтү ясарга булдык.

Госсовет

3 февральдә Татарстан Фәннәр академиясендә татар телен һәм татар әдәбиятын укыту концепциясе проекты буенча республика киңәшмәсе үтте. Анда Концепция проектын әзерләүче экспертлар, Татарстан Республикасы муниципаль районнары мәгариф идарәләренең милли мәгариф буенча җаваплы белгечләре, методистлары, татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмәсе һәм татар теле һәм әдәбияты укытучыларының мәктәп методик берләшмәсе җитәкчеләре катнашты. Татарстан Фәннәр академиясе вицепрезиденты, филология фәннәре докторы Д.Заһидуллина һәм Казан (Идел буе) федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Г.Тукай исемендәге татаристика һәм тюркология югары мәктәбенең татар теле белеме кафедрасы мөдире Г.Галиуллина киңәшмәдә катнашучыларны татар теле һәм татар әдәбиятын укыту концепциясе проекты белән таныштырып үттеләр. Киңәшмәдә шулай ук «Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан татар телен һәм әдәбиятын үстерүгә юнәлтелгән проектларны гамәлгә ашыру» дигән темага Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов чыгыш ясады.9 февральдә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Казан шәһәренең татар башлангыч мәктәп, татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен Яңа Савин районының 179 нчы урта мәктәбендә семинар уздырды. Семинарда милли мәгариф өлкәсендә алып барылган эшләр, яңалыклар, проблемалар һәм алда торган бурычлар турында сүз барды. Татар телен рус телле укучыларга өйрәтүнең нәтиҗәлелеген арттыру өчен, яңа укыту-методик комплектлар белән танышырга тәкъдим ителде. Дәреслек авторы Рашат Нух улы Якупов «Сәлам» укыту-методик комплектының концепциясе белән таныштырды.

19 апрельдә КДАТУда «Татар телендә техник белем бирүгә 25 ел» дигән темага Халыкара конференция узды. Конференция беренчеләрдән булып техник фәннәрне татар телендә укыта башлаган бу университетның тәҗрибәсен һәм шулай ук башка югары уку йортлары бу юнәлештә алып барган тәҗрибәләрен өйрәнүгә багышланды. Татарстан Премьер-министры урынбасары – республика мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, конференциягә җыелганнарны сәламлап: «Татар телендә техник белем бирүгә 25 ел тулу – тарихи вакыйга», – дип билгеләде. «Бүгенге көнгә татар булган ректорлар күп, ләкин милли җанлылары аз», – диде министр. Президиум утырышы барышында «Рус-татар политехник сүзлеге» тәкъдим ителде.

20 апрель көнне иҗади тур узды. «Мин татарча сөйләшәм», «Акыл фабрикасы» акцияләре булды, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәләштергән «Ак калфагым төшердем кулдан…» спектаклен карау оештырылды. «Тел булмаса, милләтнең киләчәге юк. Сез – яшьләрне күргәч, күңелдә ышаныч туа, – диде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов татар теле һәм әдәбияты буенча V Халыкара олимпиада җиңүчеләрен котлау тантанасында. – Татар телен Татарстанда гына түгел, Россия өлкәләре һәм чит илләрдә дә саклаганнары өчен катна шучыларга рәхмәт әйтәсем килә. Телебезне, гореф-гадәтләребезне саклауда зур өлеш керткән өчен чын күңелдән бик зур рәхмәт». Олимпиаданың беренче турында 15 меңләп кеше катнашкан. Аларның 500е икенче турга узган. Австралия, Төркия, Казахстан, Япония, Үзбәкстан, Бельгия, Франция, Канада, Кытай – барлыгы 13 илдән килгән вәкилләр арасында Гран-прины Япониядән Накамура Мидзуки яулады. Шундый ук бүләккә Саба районы Эзмә урта мәктәбенең XI сыйныф укучысы Ризәлә Йосыпова да лаек булды.

24 апрельдә Татарстанда татар теле буенча бердәм республика тестлаштыруы узды. Анда барлыгы 33 мең 716 IX сыйныф укучысы катнашты. «Без IX сыйныфлар өчен татар теле бу енча бердәм республика тестын ел саен уздырабыз. Ул IX сыйныфны тәмамлагач тапшыра торган имтиханга охшаган. Тикшерү материаллары мәктәп программасына нигезләнеп төзелде», – дип сөйләде журналистларга республиканың мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов. Ул шулай ук быелгы үзгәрешләр хакында да хәбәр итте. Аерым алганда, беренче тапкыр «Сөйләм» бүлеге кертелгән. Анда ике бирем бар, беренчесе – сөйләм диалогын белүгә, ә икенчесе монологик сөйләм күнекмәләрен тикшерүгә юнәлдерелгән. «Безнең мәктәпләрдә аралашу тиешле дәрәҗәдә булуын, балалар телнең төзелешен һәм грамматикасын гына өйрәнеп калмыйча, үз фикерләрен төгәл һәм ачык итеп җиткерә алуын телибез. Бу бик мөһим. Киләсе елга да без бергәләшеп әлеге имтихан формасын 100 процент дәрәҗәсендә колачлап уздырырга ниятлибез», – дип аңлатты И.Мөхәммәтов.

14 июньдә Казан шәһәре Совет районының 126 нчы гимназиясендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты тарафыннан 2017/2018 уку елында «Сәлам!» укыту-методик комплектын белем бирү процессында кулланырга планлаштырган татар теле һәм татар әдәбияты укытучылары өчен күрсәтмә бирүче семинар уздырылды. Әлеге чара программасында комплектны кулланып укытуның методологик ягы, башлангыч мәктәпләрдә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының профессиональ эшчәнлегенең психологик һәм педагогик нигезләре турында мәгълүмат бирү, мастер-класслар үткәрү каралган иде. Авторлар рус балаларына татар телен өйрәтүдә яңа таләпләр, телне өйрәнүгә кызыксындыру уяту, яңа укыту-методик комплектлар турында сөйләде. Алар дәреслек авторлары, концепциясе, төзелеше, комплекттагы һәр структур компонентның үзенчәлеген, белем бирү процессында әһәмиятен ассызыкладылар, мастерк-ласслар күрсәттеләр. Күп кенә татар теле дәреслекләре авторы Фирая Фәизова рус телле укучыларның коммуникатив компетентлылыгын үстерү буенча системалы эшчәнлек алып бару турында сөйләде.

17 июньдә Актаныш районында татар теле сөйләм практикасы буенча җәйге лагерьның ябык сменасы тәмамланды. Ябылу тантанасы Актаныштагы сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат базасында узды. Әлеге смена кысаларында Россиянең унике субъектыннан һәм Татарстаннан йөз бала ял итте. Төбәкара сменада татар теле, татар халкы һәм Татарстан тарихы дәресләре, мастер-класслар, сәнгать эшлеклеләре белән очрашулар һәм экскурсияләр оештырылды.

20 июньдә ТР Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов «Мәгариф» журналы редакциясе җитәкчелеге һәм Мәгарифне үстерү институты вәкилләре белән очрашып сөйләште. Әңгәмә барышында журналистлар һәм галимнәр, бер көч булып тупланып, шулай ук Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә, Татарстан мөгаллимнәре һәм тәрбиячеләренең һөнәри осталыгын арттыру юнәлешендә бергәләп эшләргә тиешлеге билгеләп үтелде. Әлеге очрашуның дәвамы буларак, редакция хезмәткәрләре һәм Мәгарифне үстерү институты галимнәре катнашында «Мәгариф» журналын тагын да кызыклырак һәм эчтәлеклерәк чыгару өчен нәрсә эшләргә, журнал битләрендә бастыру өчен нинди дәрес эшкәртмәләренә өстенлек бирергә, татар телен укытуда һәм төгәл фәннәрдән туган телдә белем бирүдә булган кыенлыкларны ничек чишәргә дигән сорауларга җавап эзләү максатыннан «Татмедиа» АҖндә түгәрәк өстәл булып үтте.

22 июнь. Быел «Болгар – туган тел» форумы дүртенче тапкыр уздырылды. Узган елларны палаткалы лагерь бер смена кысаларында үз эшен алып барса, быел исә ике сменада оештырылды. Бирегә Россиянең төрле төбәкләреннән, шул исәптән Татарстан Республикасыннан да 2400 бала җыелган иде. Бер атна дәвамында алар Болгарның Ак мәчете каршында урнаштырылган палатка шәһәрчегендә татар телен, сәясәтен, милләтен, тарихын өйрәнде. Аларга кунакка танылган шәхесләр, КФУның алдынгы педагоглары килде.

20 июльдә Милләтара мөнәсәбәтләр шурасының Йошкар-Олада узган утырышында Владимир Путин: «Ана теле булмаган телне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл», – дип әйтте.

21 июльдә «Мәгариф» журналы редакциясе хезмәткәрләре ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белгечләре белән берлектә «Милли мәгариф өлкәсендә нинди яңалыклар көтелә?» дигән темага түгәрәк өстәл үткәрде. Анда чыгарылыш сыйныф укучысы фәннәрне туган телендә үзләштергән икән, нигә ул имтиханны да үз телендә бирә алмый, Милли мәгарифне үстерү, Татар телен һәм татар әдәбиятын укыту концепцияләрен тормышка ашыруда беренче нәтиҗәләр, Татар теле һәм әдәбияты ассоциациясе төзүнең барышы кебек бик әһәмиятле сораулар күтәрелде.

10 августта татар телле «Фиксиләр» мультфильмының YouTubта үз каналы барлыкка килеп, анимацион балалар сериалының беренче алты сериясе урнаштырылды, тагын 54 сериясен берничә ай дәвамында урнаштыру күздә тотыла. Мультсериалны татар теленә тәрҗемә итүне оештыру белән Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы шөгыльләнә. Ә бу фикер белән ТНВ каналы инде 10 ел элек чыккан иде.

10 августта Мөслимдә укытучыларның август киңәшмәсе кысаларында «Татарстан Республикасында милли мәгариф: бүгенге көн мәсьәләләре, чишелеш юллары» секциясенең пленар утырышы узды. Утырышта муниципаль берәмлекләрнең мәгариф бүлекләре җитәкчеләре урынбасарлары, татар мәктәпләре, гимназияләре директорлары, милли мәгариф буенча методистлар һәм башка мәгариф өлкәсе белгечләре катнашты. Беренче тапкыр газета-журнал мөхәррирләренә рәсми чакыру килмәде. Татарстан Премьер-министры урынбасары мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов үзенең чыгышында милли мәгариф мәсьәләсенең Бөтендөнья татар конгрессы съездында да күтәрелгәнен билгеләп үтте. «Туган тел мәсьәләсе хәзерге вакытта кискен рәвештә куела, чөнки акрынлап глобальләшү чорында туган телләр юкка чыгу алдында, ләкин татар теле белән алай булырга тиеш түгел. Безнең максат – миллилекне, туган телебезне саклау. Чит төбәкләрдә яшәүче татарлар бар көченә телне, татар мәктәпләрен сакларга тырышканда, без үзебездән торганын эшләмәсәк, дөрес булмас иде», – дип сәламләде министр утырышта катнашучыларны. Ул быелгы август конференциясенең темасы да милли мәгариф аша тәрбия мәсьәләләрен алып баруга кагылышлы булуын билгеләп үтте.

28 августта Россия Президенты Владимир Путин баш прокуратура һәм Рособрнадзорга төбәкләрдәге мәктәпләрдә рус булмаган халыкларның телләре ихтыяри укытылуын тикшерергә күрсәтмә бирде. Бу күрсәтмәдән соң, социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда Татарстан мәктәпләрендә татар телен өйрәнүдән баш тартып була, моның өчен гариза тапшыру кирәк дигән өндәмәләр тарала башлады.

7 сентябрьдә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында Татарстан мәктәпләрендә татар телен укытуга бәйле аңлатма дөнья күрде. Ул ватандашларның күпсанлы мөрәҗәгатьләре һәм социаль челтәрләрдә татар телен өйрәнүдән баш тартуга чакыруга бәйле рәвештә чыккан. Аңлатмада республикада татар теленең дәүләт теле буларак укытылуы канун нигезендә башкарылуы әйтелә, мисал итеп Россия Конституциясенең 68 нче маддәсе, Татарстан Конституциясенең 8 нче маддәсе, Татарстанның телләр һәм мәгариф турындагы кануннары китерелә. Шулай ук рәсми белдерүдә 2004 елның 16 ноябрендә чыккан Россия Конституция мәхкәмәсенең карары да телгә алына. Анда Татарстан мәктәпләрендә татар һәм рус телләрен дәүләт теле буларак укыту Россия Конституциясенә каршы килми дип табылганы искәртелә.Нәтиҗә буларак, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы татар теленең барлык мәктәпләрдә мәҗбүри фән буларак өйрәнелергә тиешлеген ассызыклый. Социаль челтәрләрдәге татар телен өйрәнүдән баш тартуга чакырулар исә канунга каршы, алар ата-аналарда аңлашылмаучанлык тудыра, ди министрлык. Соңрак әлеге хәбәр министрлык сайтыннан алынды.

8 сентябрьдә Интернетта һәм социаль челтәрләрдә, Татарстан мәктәпләрендә татар телен мәҗбүри укытуны хуплап, берничә флешмоб, татар телен яклап өндәмәләр һәм язмалар чыга башлады. Татар телен мәктәпләрдә мәҗбүри укытуны таләп иткән «Татар ата-аналары» төркеме оешты, берничә көн эчендә анда ике меңнән артык кеше җыелды.

15 сентябрьдә татар ата-аналары, телне яклап, Владимир Путинга ачык хат юллады. «Сезнең туган телләр турындагы белдерүдән һәм прокуратурага төбәкләрдә туган телләрне һәм дәүләт телләрен укытуны тикшерергә кушуыгыздан соң, Татарстанда татар телен укытуга каршы активистлар барлыкка килде», диелә хатта. Ата-аналар белдерүенчә, вазгыять көннән көн катлаулана, һәм шуңа күрә алар, В.В.Путинга, инстанцияләргә хат язып, татар теле язмышын хәл итү мәсьәләсен үз кулларына алырга мәҗбүр булган.

21 сентябрьдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советы депутатларына һәм халыкка еллык мөрәҗәгать белән чыгыш ясады. Ул еллык юлламасында, дәүләт телләрен һәм туган телләрне өйрәнүгә өстенлек бирүне саклап калган хәлдә, рус телен өйрәнүнең һәм белүнең югары дәрәҗәсен тәэмин итүгә игътибарны арттырырга кирәк дип белдерде. Моңа республикада игълан ителгән Лев Толстой елы да ярдәм итәчәк, диде Президент. Шул ук вакытта ул татар телен дәүләт теле буларак укыту методикасын камилләштерү кирәклеге турында да әйтте. «Моннан тыш, яңадан тергезелеп килә торган Милли педагогика институтында укытучыларны әзерләүне дә яхшырту мөһим», – диде Рөстәм Миңнеханов.Телләрне укытуда басымны күбрәк аралашу методикасына ясарга кирәклеге әйтелде. Мондый бурычлар күптән куелып килә, ләкин нәтиҗәләр шатланырлык түгел. Ватандашларның моңа зарланулары да нигезле, дип ассызыклады республика җитәкчесе. Мәгариф һәм фән министрлыгына, нәтиҗәләр ясап, бу өлкәдә чаралар күрергә кушылды.

18 октябрьдә «Мәгариф» журналы «Милли мәктәпләрдә татар теле укытуның ролен күтәрү» дигән темага түгәрәк өстәл үткәрде. Әңгәмәдә Казан шәһәре мәгариф идарәсеннән, ТР Мәгарифне үстерү институтыннан вәкилләр, Татарстан Фәннәр академиясе академигы Рүзәл Юсупов, Татарстан Фәннәр академиясе вицепрезиденты, филология фәннәре докторы Дания Заһидуллина, Ш. Мәрҗани исемендәге тарих институты өлкән фәнни хезмәткәре Марат Лотфуллин, Татар федераль миллимәдәни автономиясе Советы рәистәше Римзил Вәлиев, «Мәдәни җомга» газетасы һәм «Безнең мирас» журналының баш мөхәррирләре Вахит Имамов һәм Ләбиб Лерон катнашты. Түгәрәк өстәл янында сөйләшүне «ТАТМЕДИА» АҖ генераль директоры урынбасары, «Мәгариф» журналы баш мөхәррире Сөмбел Таишева, «ТАТМЕДИА» АҖ генераль директоры киңәшчесе, Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин алып барды. Экспертлар фикеренчә рус теле дәресләре күләме федераль үрнәк тәкъдиме нигезендә ике сәгатькә арттырылырга тиеш дигән таләп безнең туган тел исәбенә генә тормышка ашырылырга мөмкин. Бу очракта Казан шәһәрендә генә дә 300 укытучы эш урынын югалтачак. Ә прокурорның республика дәүләт телләрен укытуны ирекле сайлау (факультатив рәвештә укытуга күчү) тәкъдимен кабул иткән очракта, Казан күләмендә – 800 педагог, ә республика буенча өч мәртәбә күбрәк сандагы белгеч кыскартылачак дигән фикерләр яңгырады түгәрәк өстәлдә.

19 октябрь Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы президиумы утырышында мәктәпләрдә татар теле һәм әдәбиятын укыту мәсьәләсе кискенләшү, мәктәпләрдә прокуратура тикшерүләре узуы турында фикерләр әйтелсә дә, анда ана телен яклап мөрәҗәгать тә, белдерү дә кабул ителмәде. Конгресс җитәкчесе Васил Шәйхразиев, утырыштан соң журналистлар сорауларына җавап биреп, бу мәсьәләнең прокуратура һәм мәгариф министрлыгы өстендә икәнен белдерде.23 октябрьдә Бөтендөнья татар конгрессы, татар теленең дәүләт статусын сакларга чакырып, белдерү бастырды. Конгресс Татарстанда татар теленә карата оештырылган көчле басымга каршы булуын һәм республика мәктәпләрендә татар телен мәҗбүри укытуны бетерүгә катгый ризасызлыгын белдерде.

24 октябрьгә каршы төндә «ВКонтакте» челтәрендә татар теле укытучыларыннан Татарстан Дәүләт Советы депутатларына мөрәҗәгать урнаштырылды. Анда татар теле укытучылары үзләренең авыр хәлдә калуын белдерә һәм депутатларны мәктәпләрдә татар теле дәресләрен яклап калырга өнди. Татар теле дәүләт теле буларак укытылырга тиеш, ди алар. Россия Федерациясе татарларының Интернетта (https://docs.google.com/forms/d/e/1FAIpQLSfBnLt1CN2b3MYzBcFMYXtPWWYJ8nX5Omp803QiYkq0nDgNQ/viewform) татар телен яклап мөрәҗәгате басылып чыкты. Аны оештыручылар Татарстанның гомумбелем бирү учреждениеләрендә татар һәм рус телләрен тигез хокукта мәҗбүри рәвештә укытуны, бердәм дәүләт имтиханнарын татар телендә тапшыру мөмкинлеге булуны таләп итте. Ике ай эчендә мөрәҗәгатне 18 меңнән күбрәк кеше имзалады.

25 октябрьдә Халыклар дуслыгы йортында Татарстанда тел сәясәтен камилләштерү, рус һәм татар телләрен укытуны җайга салуга багышланган киңәшмә узды. Анда Россия Мәгариф һәм фән министрлыгына түбәндәге юллар кергән тәкъдим кабул ителде.

1. 2018 елның 1 гыйнварыннан рус телен өйрәнү дәресләрен барлык белем бирү оешмаларында да Россия Мәгариф һәм фән министр лыгы тәкъдим иткән күләмгә җиткерергә;

2. X – XI сыйныфларда татар телен өйрәнүне ихтыярига калдырып, профильле белем бирүгә ярашлы итәргә;

3. Татар телен, дәүләт теле буларак, башлангычта (I – IV сыйныфларда) һәм төп белем бирүдә (V – IX сыйныфлар) мәҗбүри укытырга.

25 октябрьдә татар зыялылары Рөстәм Миңнехановка татар телен яклау таләбен юллады. Республика җитәкчесенә, депутатларга юлланган мөрәҗәгатьне 41 күренекле шәхес имзалаган. Алар Президентка «Нигә шәһәр башлыкларына мәктәп директорлары абсурд прокурор карарларына каршы чыксын дигән күрсәтмә бирмисез?» – дигән сорау куя. Зыялылар депутатларны дәүләт телләрен федераль белем бирү стандартларына кертү таләбе белән чыгарга чакыра.

26 октябрьдә Казанда Татарстан Дәүләт Советының 33 нче утырышы узды. Утырышка килүче депутатларны ата-аналар, укучылар, укытучылар, татар җәмәгатьчелеге, кулларына «Әлифба» китаплары тотып, «Туган тел»не җырлап, татар телен мәктәп ләрдә мәҗбүри укытуны калдыру таләбе белән каршы алды. Әлеге утырышта Рөстәм Миңнеханов, ана телен мәктәпләрдә укыту мәсьәләсенә карата фикерен белдереп, Татарстанның баш прокуроры Илдус Нәфыйковка: «Мәктәпләрдә тикшерүләр башлап, «киеренкелек тудырдыгыз», – диде. Дөньяның бер генә илендә дә дәүләт теленең ихтыяри укытылмавын ассызыклады.

8 ноябрьдә Россия Президентының матбугат секретаре Дмитрий Песков Татарстандагы тел мәсьәләсен шәрехләде. Ул Татарстан мәктәпләрендә татар телен укыту мәсьәләсе республика җитәкчелеге карамагында, дип белдерде. «Без – күпмилләтле, күпконфессияле ил. Шул ук вакытта ил бердәм, ул – Россия Федерациясе. Президент Владимир Путин һәрвакыт милли телләрне ихтыяри уку турында сөйләп килде», – диде һәм Президентның барлык кирәкле күрсәтмәләрне бирүен әйтте.

17 ноябрь. Курган өлкәсендә татар мәгарифе көннәре үтте. Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов татар теле укытылмаган мәктәпләрдә ана телен укыту тәкъдиме белән чыкты.

18 ноябрь. Россия халыклары вәкилләре, мәктәпләрдә милли телләрне ихтыяри укытуга калдырылуга борчылып, Россия Президенты Владимир Путинга мөрәҗәгать кабул итте. Әлеге документта Йошкар-Олада узган утырыштан соң күп кенә мәктәп җитәкчеләре яки мәгариф оешмалары басымы нәтиҗәсендә милли телләрнең мәҗбүри укыту планыннан төшеп калуы әйтелә.

24 ноябрь. Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының методик тәкъдимнәр әзерләвен һәм анда республиканың дәүләт телен өйрәнүгә ике сәгатькә кадәр вакыт бирү мөмкинлеге каралганын әйтте. Бу хакта ул Казанга православ җәмәгатьчелек форумында катнашу өчен килгәч белдерде.

29 ноябрьдә Дәүләт Советы утырышында чыгыш ясап, Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков, республика мәктәпләрендә узган прокурор тикшерүләрен йомгаклады һәм татар теленең дәүләт теле буларак бары тик ата-аналарның язма рөхсәте белән генә укытылачагы турында белдерде. «Россия мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан җитәкчелеге тәкъдимнәрен исәпкә алып, республиканың дәүләт телләрен уку мөмкинлеге биргән уку планын әзерләде. Ихтыяри, ата-аналарның язма рөхсәте белән атнасына ике сәгатькә кадәр», диде прокурор. Бу мәсьәләгә кагылышлы «канунсыз гамәлләр һәм экстремистик эчтәлекле сүзләр» катгый рәвештә туктатылачак, диде ул. И.Нәфыйков сүзләренә караганда, Татарстанда прокуратура һәм Рособрнадзор барлыгы 1412 белем бирү учреждениесен тикшергән. Әлеге тикшерүләр барышында 3856 канун бозу очрагы ачыкланган. Боларны төзәтү өчен мәктәп җитәкчелегенә дә, республика дәрәҗәсендәге җитәкчеләргә, шул исәптән Татарстан Президентына да күрсәтмәләр җибәрелгән. Прокуратурага ата-аналардан әлеге вазгыятькә кагылышлы 1716 шикаять кергән. Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков чыгышыннан соң Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин 28 ноябрь көнне Россия Мәгариф һәм фән министрлыгыннан республикага дәүләт телләрен укытуга караган план төшүен һәм Татарстан министрлыгына татар телен ихтыяри ике сәгать укытуны күздә тоткан укыту планын гамәлгә кертү өчен чаралар күрергә кирәклеген әйтте. Дәүләт Советы Рәисе карар өлгесен фикер алышмый гына кабул итәргә чакырды. Карар бертавыштан 71 депутат тарафыннан сүзсез генә кабул ителде, каршы килүчеләр булмады.

4 декабрь 2017 ел

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *