Логотип Магариф уку
Цитата:

Татар телен риторикага алыштыру — килеп туган хәлдән чыгу юлы түгел

Мәктәпләргә очрашуларга, чараларга барганда катлаулы, кискен сорауларга әзер булып барабыз. Татар телен күпме, ничек укыту мәсьәләсе килеп калыккач “сез безне якламыйсыз, бу хәлгә ачыклык кертмисез, б...

чирмМәктәпләргә очрашуларга, чараларга барганда катлаулы, кискен сорауларга әзер булып барабыз. Татар телен күпме, ничек укыту мәсьәләсе килеп калыккач “сез безне якламыйсыз, бу хәлгә ачыклык кертмисез, битарафлык күрсәтәсез” кебегрәк сүзләр ишетергә туры килә. Һәрхәлдә барыбыз да бер үк шартларда булсак та... Ә  Чирмешән лицеена килеп кергәч безне мөлаем мөгаллимнәр, тыныч мохит каршы алды. Шуңа да карамастан, милли белем бирү буенча директор урынбасары Гакилә Габдрәхим кызы Нуретдиновадан лицейда татар теленә кагылышлы вазгыять тирәсендә нинди хәлләр булуын сорамый булдыра алмадым.


- Администрация бик дөрес эшләде дип уйлыйм, - диде ул. - Зур җыелышлар җыеп, тавыш чыгарып йөрмәдек. Күбрәк ата-аналар белән аңлату эшләре алып бардык. Шуңа микән, башка сәбәп беләнме татар телен укытырга кирәкми дигән бер генә бала да, ата-ана да булмады. Бары тик татар телен укыту сәгатьләре бик күп дигән сүз генә булды. Бездә 360 бала белем ала. Мәктәбебез ике телле санала, ләкин уку тулаем русча алып барыла. ФДБСка кадәр әле кайбер дәресләр татар телендә иде. Ә тәрбия чаралары барысы да ике телдә уза. Балалар ике телдә дә менә дигән сөйләшәләр. Коридорда узып барганда рус баласыннан татарча берәр нәрсә сорасаң, ул беркайчан да русча җавап бирми.


- Бүгенге көндә татар телен ике сәгать мәҗбүри укыту да һавада эленеп тора бит әле.


- Шулай шул. Без эш программасының өченче вариантын сайладык, ата-аналар ризалыгы белән. Әле бездә зур үзгәрешләр юк. Ләкин алга таба ничек булыр?.. Теләсә-нәрсә укытканчы, әгәр баланың татар телен өйрәнәсе килә икән, нигә укытмаска?! “Краеведение”ме, “Словесность”ме, “Риторика”мы - әзерлексез менә бу фәннәрне ничек укытырга?! “Риторика” диләр дә, ул бит бик җиңел әйбер түгел. Аның өчен яхшы укытучы булу гына аз, чын артист та булырга кирәк. Ул бит әле фән буларак та бик авыр, бернинди заманча дәрес конспекты, эшкәртмәсе юк. Кыскасы, бу килеп туган авырлыктан чыгу юлы түгел. Аннары ата-аналар да, татар теле дәресләренең саны кыскартылгач балалары иртәрәк өйгә кайтып китә дип уйлыйлар. Монысы да дөрес түгел. Алай булмаячак та. Бүгенге көндә ике сәгать татар теле, бер сәгать әдәбият укытыла. Татар сыйныфлары өчен әдәбият әлбәттә бик аз. Укыту планын да әле икенче чиреккә генә төзеп куйдык. Татар теле укытучыларыбыз бик көчле. Менә без бишәү эшлибез. Өчебез югары, икебез беренче категорияле. Калганнары да югарыга бара ала. Районда нинди татарча чара бар, барысын да без алып барабыз: оештырабыз да, катнашабыз да. Мәктәптә дә шулай: әйткәнемчә күпчелек чаралар ике телдә генә бара. Саф татар телендә чыршы бәйрәме уздырабыз; Тукай атналыгы үткәргәндә, без аңа гына сыешып бетә алмыйбыз, ул безнең декадага әйләнә; театр көненә татарча спектакльләр куябыз.


- Бу хәлне без татар буларак та, укытучы буларак та бик авыр кичерәбез, - дип дәвам итте сүзен Гакилә ханым, - Гомер буе бергә яшәдек: татары, русы, чувашы... Бер-беребезгә ниндидер милләт вәкиле итеп караганыбыз да булмады: Верамы, Ленамы - барыбыз да дус, тату идек. Бу мәсьәләдә һаман ачыклык булмау бөтен көчне биреп, тыныч кына эшләргә комаучаулый әлбәттә.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ