Логотип Магариф уку
Цитата:

Татар теленең киләчәге бармы? яки Арбаны ат алдыннан кумаска иде

2017 елның 20 июлендә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Йошкар-Оладагы чыгышында регионнарда милли телләрне, шул исәптән милли дәүләт телен дә мәктәпләрдә ирекле укыту кирәклеге турында әйт...

2017 елның 20 июлендә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Йошкар-Оладагы чыгышында регионнарда милли телләрне, шул исәптән милли дәүләт телен дә мәктәпләрдә ирекле укыту кирәклеге турында әйтте. Әлеге белдерү Татарстан мәктәпләрендә татар телен укытуга каршы көрәшүче көчләрне кузгатып җибәрде. Алар Владимир Путинга берничә дистә ата-ана кул куйган хат озаттылар. Моңа каршы татар балаларының ата-аналары да, ана телен яклап, Мәскәү Кремленә хат юллады.


Шуннан соң Татарстан Республикасы Мәгариф hәм фән мининистрлыгы татар теленең мәктәпләрдә Россия һәм Татарстан Конституцияләренә нигезләнеп укытылуы турында белдерү ясады. Ә берничә чакырылыш рәттән Татарстаннан Россия Дәүләт Думасына сайланган депутат, Думаның милләтләр комитеты рәисе, татарларның федераль милли-мәдәни мохтариаты рәисе, элекке физика укытучысы Илдар Гыйльметдинов, киресенчә, матбугат аша җәмәгатьчелеккә мәктәпләрдә татар теле сәгатьләре кыскартылачак дигән фикер җиткерде.


Тиздән 105 ел тулачак «Мәгариф» журналы үзенең битләрендә һәм үз канаты астында чыга торган «Мәгариф. Татар теле» журналында татар телен укыту, аның методикасын камилләштерү турында даими язып тора. Без тел мәсьәләсендә килеп туган вазгыять уңаеннан тагын бер кат язучылар, укытучылар, сәясәтчеләр, ата-аналарның фикерен ачыкладык һәм, түбәндәге өч сорауны биреп, сораштыру оештырдык.



  1. Бүгенге вазгыятькә бәйле рәвештә, мәктәпләрдә татар телен саклап калу өчен, нәрсә эшләргә кирәк?

  2. Татар теленә карата килеп туган низагны булдырмый калу мөмкин идеме?

  3. Сезнең фикерегезчә, конфликт вакытында урындагы җитәкчеләр, бигрәк тә депутатлар ата-аналар белән җитәрлек дәрәҗәдә эшләдеме?


айсинРуслан АЙСИН, сәясәтче:



  1. Беренче чиратта сәяси яктан позициябезне бирмәскә, нык торырга! Монда шуны аңларга кирәк: бу – гомумән, республикабызга, милләтебезгә каршы алып барыла торган сәясәт. Ул инде беренче генә ел бармый, әлбәттә. Тик соңгы елда басым көчәйде. Карагыз: Мәскәү федераль шартнамәне озайтмады, Президент статусына каршы чыкты, ул 2020 елда юк ителә. Ә менә хәзер телебезгә бәйләнделәр. Ни өчен соң 25 ел дәвамында аларны ул мәсьәлә борчымады, ә менә бүген актуальләште?! Сәбәбе гади: Россия каласында утыручы кайбер көчләр, республиканы юк итеп, аның милкен алмакчы. Беренче булып «Татнефть» ширкәте тора. Ул булмаса, икътисади нигезебез тар-мар ителсә, сәяси яктан без хәлсез калачакбыз. Чынбарлык шундый. Россиядә бөтен нәрсә, гуманитар-идеологик өлкә аеруча, сәяси төсмер белән буялган, шуңа күрә башта сәяси яктан мәгарифебезне саклап калыйк. Аннары программалар, әсбаплар хакында сүз алып барырбыз. Ул инде икенчел. Арбаны ат алдыннан кумаска иде. Мәгълүм ки, мондагы рус әти-әниләрен кайбер Мәскәү көчләре котырта. Фамилияләре дә мәгълүм. Хәзер менә чигенсәк, иртәгә телне мәктәпкә яңадан мәҗбүри укыту гаять катлаулы булачак. Андый мөмкинлек булмаска да мөмкин, шуны онытмаска кирәк. Сәяси җилләр үзгәрә, ә тел кала!

  2. Моңарчы низаг юк иде бит. Ул буш җирдән калкып чыкты. Укыту методикасы проблемалары бар иде, әлбәттә. Ә балалар мәктәптә кайсы фәннән канәгать?! Сүз дә юк, бу өлкәдә эшлисе эшләр хәйран иде. Республика тырыша бит, әмма киртәләр күп. Тагын бер кат кабатлыйм: бу мәсьәләне махсус күпертәләр, чебеннән фил ясыйлар. Бүген провокаторларның таләпләренә буйсынып, телне факультативка калдырсак, иртәгә алар ук аны, гомумән, дәүләт теле итеп калдырмауны таләп итәчәкләр! Тел – ул соңгы чик.

  3. Юк, әлбәттә. Бу өлкәдә без барыбыз да җиң сызганып эшләргә тиешбез. Аеруча хәзер. Рус телле ата-аналар белән махсус сөйләшергә кирәк, вазгыятьне аңлатырга: республика бетсә, бөтен кеше дә – русы булсын, татары, чувашы, начарлыкны сизмичә калмас. Яшәү дәрәҗәсе бер мизгелдә төшәчәк. Гади кешегә шундый гади мисаллар аша аңлатырга кирәк. Һәм инде барлык массакүләм мәгълүмат чаралары бу эштә катнашырга тиеш.


батуллаРабит БАТУЛЛА, язучы һәм җәмәгать эшлеклесе:



  1. Ата-аналар белән тыгыз эшләргә кирәк. Ана теленнән ирекле рәвештә баш тарту кайберәүләрнең коткыга бирелүеннән килә. Ата-аналар дәррәү шушы килешмәгән гамәлләргә каршы чыкса, беркем дә Россия Конститутциясен боза алмас иде. Конституциядә телләр тигез хокуклы диелгән, ләбаса. Без күрәләтә Конституцияне бозабыз түгелме? Матбугатта, телевидениедә, радиода ана телебезне саклап калыр өчен шау-шу, бәхәс куптарырга кирәк. Әлбәттә, законлы рәвештә без үз хокуларыбызны таләп итәргә бурычлыбыз. Еламаган балага имезлек каптырмыйлар.

  2. Рус булмаган халыкларның мәнфәгатьләрен кайгыртып, низагны булдырмый калып була иде. Финляндиядә 300 мең швед яши, анда швед теле – икенче дәүләт теле. Швед телен мәктәпнең бер почмагында факультатив буларак кына түгел, икенче ана теле буларак укыталар. Финляндиядә 10 мең саами халкы яши, саамилар башлангыч мәктәптә ана телендә укыйлар, аннан финчәгә, шведчага, инглизчәгә күчәләр. Бала, башлангыч мәктәптә үз телендә укыса, беркайчан да ана телен онытмаячак дип уйлый фин җитәкчеләре. Финляндиядә аз санлы милләтләрнең ана телен кысу, кимсетү юк! Бу – башка чит илләрдә дә шулай. Россиянең төп Законы – Конституцияне бозарга юл куймыйк!


сафинаЛәйсән САФИНА, «Идел» яшьләр үзәге җитәкчесе:



  1. Мондый вазгыятьтә комплекслы рәвештә эш алып барырга кирәк дип саныйм. Иң беренче чиратта, дәүләт югарылыгында министрлык, ведомстволарда эшләүчеләргә карата катгый таләпләр куелырга, киңәшмәләр татар телендә дә узарга тиеш. Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының дәрәҗәсен акчалата күтәрергә, аларның эшен төрле грантлар ярдәмендә стимуллаштырырга, татар телен өйрәнү методикасын камилләштерергә кирәк. Тик боларны укытучыларның үзләренә генә кайтарып калдырырга кирәкми.

  2. Татар теле мәсьәләсе кичә-бүген генә килеп тумады. Баштарак төбәк компоненты дип сүз куерттылар, хәзер, гомумән, хәл кискенләште. Бу бит татар теленә каршы гына алып барыла торган сәясәт түгел. Бу – Россиядә яшәүче аз санлы барча халыкларга да кагыла. Низагны булдырмый калу өчен, алдан күп эш эшлисе иде... Ә без, проблема килеп тугач кына, аны хәл итәргә тотынабыз…

  3. Юк, эшләмәде. Кайсы җитәкче, я булмаса депутат мәктәпләргә барып ата-аналар белән аралашты? Кайсысы үз фикерен җиткерде? Гомумән, мин 10 процент ата-
    аналар татар телен өйрәнүгә каршы булган бер мәктәпне дә белмим! Татар телен өйрәнмибез дип белдерүчеләр саны, чынлык­та, алай ук күп түгел. Акыллы кеше баласы өстәмә тел алуга каршы була алмый.


хамидуллинаКамәрия ХӘМИДУЛЛИНА, 2 нче татар гимназиясе директоры:



  1. Татар телен саклап калу өчен, мәктәптә фәннәрне татар телендә укытырга кирәк.

  2. Телгә карата туа торган низагларны булдырмый калу өчен, бу мәсьәлә белән даими шөгыльләнү мөһим. Конституциядә язылган хокукларны тормышка ашыру буенча тулы канлы эшчәнлек даими барырга тиеш.

  3. Конфликт вакытында халык белән урыннардагы эшне яхшы оештырылды дип булмый. Галимнәр, язучылар, артистлар, гомумән, милли зыялылар (халык трибуннары) бу мәсьәләгә битарафлык күрсәтте. Җәмгыятьтә «бу проблеманы кем дә булса читтән килеп хәл итәр» дигән фикер яши кебек. Шәхсән үзем җитәкләгән уку йортында укыту һәм тәрбия эшенең ана телендә ышанычлы рәвештә дәвам ителүе редакция куйган сорауларга җавап булып тора дип саныйм.


сафиуллинФәндәс САФИУЛЛИН, сәясәтче һәм җәмәгать эшлеклесе:



  1. Татар акылы төштән соң дип үкенәбез. Тел мәсьәләсендә инде төштән соң гына түгел, ничәмә-ничә кыштан, җәйдән соң акылга килә башладык, ахрысы. Соңга калып тотынасы эшләребезне ерып чыгу җиңел булмаячак. Ләкин башка чарабыз юк. Нәрсә эшләргә? Минемчә, иң мөһимнәре, аларны хәл итмичә алга китеш булмаслыклары түбәндәгеләр:


1) 2007 елда 309 нчы номерлы федераль закон тарафыннан мәктәпнең дәүләт стандартыннан алып ташланган милли компонентны кире кайтару һәм шул кире кайтарылган милли компонет нигезендә мәктәпләребездә туган телебезне, тарихыбызны, мәдәниятебезне укыту-өйрәнүне яңадан торгызу. Чөнки милли компонентны бетерү –
милли мәктәпләр системасына үлем хөкеме дигән сүз иде бит.


2) Россия мәгариф һәм фән министрының БДИны рус телендә генә тапшыру турындагы 2008 елның
28 ноябрендә чыгарылган 362 нче номерлы боерыгын юкка чыгартып, татарча укыган балаларга татар телендә БДИ бирдерергә ирешү.


Милли мәктәпләрдә рус теле буенча БДИ нормасын рус мәктәпләренә тиң – иң югары категория дәрәҗәсендә түгел, ана теле югарылыгында түгел, ә татар мәктәпләрендә укытылган рус теле дәрәҗәсенә тиңләүгә ирешү. Милли мәктәпләрдә өйрәнелгән рус теле теләсә кайсы югары уку йортында укып белем алырга бик тә җитә.


3) Мәктәпләребез өчен татарча укытучыларны әзерләү системасын кичекмәстән торгызу. Пединститутны КФУ «колхозыннан» азат итеп, аерып чыгару.


4) Юк ителгән мәктәпләребезне яңадан милли мәктәпләр статусына, татарча укытуга кире кайтару.


5) Балалар бакчасыннан башлап, милли университетлар белән тәмамланган тулы милли мәгариф системасын булдыру – халкыбызны милләт буларак исән калдыру өчен, иң кичектермәс, иң кайнар, иң мөһим проблема, тарихи язмышыбыз алдында бүген иң җаваплы бурычыбыз. Милли мәгарифебезне исән калдыру юлында зур көрәшне «нәрсәдән башларга?» дигән сорауга бер җавап-тәкъдим белән генә чикләнмәскә! Татар дәүләт милли университетыннан! Татар мәктәпләрен саклап калуда һәм аларның дәрәҗәсен үстерүдә аларны алга  тарта торган локомотив итеп милли мәгариф системасының ышанычлы нигезен булдыру. Татарстанның кайбер югары уку йортларында (медицина, авыл хуҗалыгы, ветеринария, төзүчеләр һ.б. институтларына) татар бүлекләре, кафедралар, факультетлар булдыру, булганнарын үстерү.


6) Бу эшкә Бөтендөнья татар конгрессын җигү.



  1. Вакытында башлап, төгәлләп куйган булсак, бик мөмкин иде. 10 ел
    вакытыбыз, мөмкинчелекләребез бар иде бит. Яһүд ватандашларыбыз әнә йоклап ятмады: искиткеч алдынгы, сок­ланып-көнләшеп туймаслык өч милли университет булдырды. Бер нәрсәдә генә бездән артта калдылар: үзләренең ипподромнары, футбол-хоккей командалары юк.

  2. Киресенчә, бүгенге – тел мәсьәләсе куертылан вакытта урындагы ата-аналарга, гомумән, татар халкына җитәкчеләрнең, депутатларның үзләре белән эшләү кирәгрәк булгандыр.


Ана телебезгә һәм милли мәктәп­ләребезгә куркыныч афәт – бүген генә килгән бәла түгел ул. Һөҗүм XXI гасырның беренче елларыннан ук башланды. 2002 елда татар халкының үз ана теленә үзе хуҗа булу хокукы юк ителде, язма телебезгә, әлифбабызга хәзер Россия хуҗа.


«Ватаным Татарстан» газетасының 2004 елның 4 декабрь санында төрле милли оешмаларыбызның имзалары белән халкыбызга мөрәжәгате басылган иде (авторы кем икәнен әйтеп тормыйм). Анда менә нинди кисәтү бар иде:


«Һәрбер халык үзенең телен һәм мәдәниятен үстерү юлларын ирекле рәвештә сайлау хокукына ия. Татар халкына латин имлясын тыю – шул хокукка каршы һөҗүм дигән сүз. Алдагысы
республикаларның дәүләт телләрен юкка чыгару булачак, ә татар теле, гомумән, бер законга да сыймый торган тел булып калачак. Бу һөҗүмнәрдән соң мәктәпләрдә уку-укыту тулысынча бары тик урысчага гына күчәчәк».


Төрле кисәтүләр төрле яклап аннан соң да булдылар, ләкин алар «ишетелми» калды. Ул кисәтүләр, шомлы хәбәрләр халыкка барып ирешмәде.  Югары оешмаларның  цензурасын сизеп, журналистлар да сүнпәнлек күрсәтте. Күп кенә газета-журналлар хәзер дә телебезгә каршы hөҗүмне читтән торып күзәтә.


Кыскача әйткәндә, 90 нчы елларның икенче яртысыннан ук, тырышып-
ярышып, «суверен Татарстанның милли төсмере булырга тиеш түгел» дигән идеяне тормышка ашыру сәясәте өстенлек алды. Шуның ачы «җимеш­ләрен» буыла-буыла татый башладык бүген.


2007 елда, Дәүләт Думасында милли компонентны бетерү турындагы
309 нчы федераль законны кабул иткәндә, «Единая Россия» фракциясеннән башка башка берсе дә ул законны хуплап тавыш бирмәде: КПРФ та, хәтта  ЛДПР да.


Татарстаннан сайланган депутатлар барысы да 100 процент тавыш белән хупладылар. Бу турыда хәбәрне «Тат­медиа» газета-журналлары халыкка җиткермәделәр, тавыш куптармадылар.


Ул мәкерле законга каршы регион­нарның, республикаларның мәнфәгатен яклап сүз әйтүче бердәнбер депутат – рус депутаты Смолин Олег Николаевич булды (КПРФ фракциясендә), 1 нче группа инвалид, тумыштан сукыр, чыгышларын сукырларча яза, бармаклары белән укый. Аны үзем депутат чагымнан беләм.


Менә аның милли компонент турындагы ике чыгышыннан (проектның ике укылышында) стенографик өзекләр:


« О.Н.Смолин … Второй сюжет – ликвидация регионального, национально-регионального и школьного компонента. Мы пока не знаем, как будет функционировать закон в условиях федеративного государства, если этих компонентов не будет… Мы не можем поддержать этот законопроект».


« О.Н.Смолин … В законе отныне больше не будет регионального и национально-регионального компонента, и не очень понятно, как наши края, области и республики смогут реализовать свои права в области образования, предусмотренные статьей 72 Конституции».


сөләймановТимур СӨЛӘЙМАНОВ, «Сәләт» оешмасының  башкаручы директоры:



  1. Минемчә, ике төп шарт үтәлергә тиеш. Беренчесе: укуны кызыклы, мавыктыргыч процесс итеп оештырырга кирәк. Сингармонизм законнары, җөмлә төрләре, килешләрне төгәл белү генә түгел, сөйләм теленә зур игътибар бирелергә тиеш. Икенчедән, яшьләр өчен күбрәк актуаль һәм кызыклы булган контентлар уйлап табып, төрле проектлар һәм берләшмәләр аркылы татар телле мохитне булдыру зарур.

  2. Өстәрәк әйтелгән фикерләр вакытында тормышка ашырылган булса, татар теленә карата килеп туган низагны булдырмый калу, әлбәттә, мөмкин иде.


галиәхмәтоваАйсылу ГАЛИӘХМӘТОВА, Татарстан китап нәшрия­тының балалар һәм яшүсмерләр бүлеге редакциясе мөдире, өч бала әнисе:



  1. Телне саклап калу өчен, методикаларны камилләштерергә, татар теле дәресләрен татар балалары өчен – аерым, татар телен белми торган балалар өчен аерым үткәрергә кирәк. Ул, беренче чиратта, сөйләмгә нигезләнгән булырга тиеш.


Татар телендә сөйләшүгә ихтыяҗ тудырылмыйча, аны саклап калу турында сүз булырга да мөмкин түгел. Муниципаль һәм дәүләт органнарында, хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүчеләргә ике телне дә белү таләп ителергә тиеш. Менә шундый бурычлар куелса, әти-әниләрнең: «Татар телен өйрәнү нәрсәгә кирәк ул?» дигән сораулары үзеннән-үзе юкка чыгачак.


Ихтыяҗны дәүләт үзе барлыкка китерә. Рус һәм инглиз телләрен ихтыяҗ булганга өйрәнәбез бит. Телләр турындагы идеаль законыбыз бар. Аның үтәлешен тикшерергә тиешле башкарма дәүләт органнары бар. Кызганыч, әлеге закон үтәлми.



  1. Мин аны низаг дип санамыйм. Рус ата-аналары төркеме, үз фикерен белдереп, В.Путинга хат язып җибәрде. Шуларны туктату өчен оештырылган татар ата-аналар төркеме шулай ук үзенең фикерләрен хат рәвешендә ил башлыгына юллады. Мин монда демократик җәмгыятьтә була торган үз фикерләреңне башкаларга да җиткерүне генә күрәм. Икенче яктан караганда, әгәр без – татарлар: «Без толерант инде, күп сөйләнмик, тик кенә утырыйк»? – дип, авызыбызны йомсак, каршылык өскә чыкмас иде. Әгәр татарлар хокукларын даулый башлаган икән, алар сакланырга тиеш. Бу ситуацияне низаг итеп кабул итү ул безнең хокукый җәмгыятьтә яшәмәвебезне күрсәтә. Бу очракта бөтен халыкларның да хокуклары бертигез дәрәҗәдә тормышка ашырылмый, бары тик бер генә халыкныкы өстен булып чыга.

  2. Берни дә эшләмәделәр. Биектау районына баргач, Илдар Гыйльметдиновның сайлаучылары белән очрашуында булырга туры килде. Анда җыелган авыл мәктәбе укытучылары депутатка: «Безнең мәктәпләребезне ябалар», – дип, үз зарларын җиткерде. Ул аларга: «Үзегез гаепле, мәктәпләр өчен көрәшегез», – дип җавап бирде. Халык ярдәм сорый, ә ул аларның башларын төеп, сүгеп утыра. Ярдәм итәсең икән, хаталарын күрсәт, яннарына кил. Кайчандыр Азат Зыятдинов үзе кайтып, артыннан йөреп, көрәшеп, Балтач районының Таузар авылындагы мәктәпне яптырмый калган иде. Ә монда федераль мохтариат җитәкчесе, Дәүләт Думасы депутаты мескен авыл мәктәбе укытучыларын сүгеп утыра. Аларның кулларында рычаг юк бит. Алар нәрсә әйтсәң, шуны тыңлыйлар, кайдан башларга, ничек итеп эшләргә кирәк икәнен белмиләр. Депутат икәнсең, өйрәт инде.


Үзебездәге җитәкчеләр дә «башларын комга тыгып» торалар. Сигналларга үз вакытында реакция булырга тиеш. Һәрбер күтәрелгән проблемага, һәрбер әйтелгән мәсьәләгә, һәрбер бирелгән сорауга вакытында җавап бирергә кирәк. Бездә вак-төяк түрәләрнең эшләүләре җитми.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ