Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарларга милли әдәбият кирәкме?

Бүген, 19нчы майда, “Гаилә һәм мәктәп” журналы һәм язучы Илдар Әбүзәров Казан федераль университеты студентлары, аспирантлары һәм мөгаллимнәре белән очрашты.Татарларга милли әдәбият кирәкме? Очрашуда...

IMG-20170519-WA0004


Бүген, 19нчы майда, “Гаилә һәм мәктәп” журналы һәм язучы Илдар Әбүзәров Казан федераль университеты студентлары, аспирантлары һәм мөгаллимнәре белән очрашты.


Татарларга милли әдәбият кирәкме? Очрашуда язучы Илдар Әбүзәров, “Гаилә һәм мәктәп” журналы баш мөхәррире Ркаил Зәйдулла, филология фәннәре докторы Әлфәт Закирҗанов һ.б. кунаклар шушы сорау буенча үз фикерләрен җиткерде.


Белүебезчә, язучы Илдар Әбүзәров, рус телендә язса да, үзен татар язучысы дип саный. “Кызганыч, шәһәрләрдә татар теленә ихтыяҗ һәм мохит юк, шәһәр кешеләренең күпчелеге татар телен начар белә, шунлыктан татар язучылары рус телендә иҗат итәргә мәҗбүр була. Мин шундыйларның берсе”, - ди Әбүзәров.



“Минем фикеремчә, татар әдәбияты бары тик татар телендә генә булырга тиеш”, - ди язучы Ркаил Зәйдулла.


IMG-20170519-WA0001



Бу сүзләрдән соң студентлар шаулатып кул чапты.



“Әмма язучы үзен рус телле татар язучысы дип саный икән, аның моңа хокукы бар. Рәхмәт сиңа, Илдар!” – дип сүзен дәвам итте баш мөхәррир.



Илдар Әбүзәров әсәрләре рус телендә булса да, аларга татар теленең йогынтысы көчле, аның татар милләтеннән булуы әсәрләрендә ачык күренә. Әмма шунысы аянычлы: аңа китапларын чыгарган вакытта татарлыгын күрсәтмәскә тәхәллүс (псевдоним) алырга да тәкъдим иткәннәр хәтта, татар язучыларының китаплары сатылмый, дип үгетләгәннәр. “Хуш” романының исеменә дә бәйләнгәннәр.


IMG-20170519-WA0002



“Бу бит ата-бабаларыбыздан, милләтебездән баш тартырга чакыру дигән сүз. Мин үз исемемне яклап, татар мин дип күкрәп киереп йөрүемә карамастан, татар язучыларының син татар язучысы түгел дип әйтүләре мине бик рәнҗетә”, - ди ул.



Филология фәннәре докторы Әлфәт Закирҗанов фикеренчә, рус телендә иҗат итүче язучылар татар язучыларымы, русныкымы дигән сорауга бер яклап кына якын килеп булмый. Бер яктан, ул татар милләтенә хас булганча, милләт проблемаларын күтәрә, әмма рус телендә яза, шунлыктан, татар язучысы булырга хаклы, икенче яктан караганда, Туфан Миңнуллин әйткәнчә, татарча язмый икән, ул татар язучысы түгел. Киләчәктә татар телендә иҗат итүче язучылар югалып калырга да мөмкин, рус телендәге татар язучылары өстенлек алуы да бар, - дип белдерде галим.


Бүгенге көндә Илдар Әбүзәров иҗаты һичшиксез актуаль, аның әсәрләре алман, әрмән, гарәп һ.б. телләргә тәрҗемә ителгән, әсәрләре өйрәнелә, фәнни эшләр языла. Бигрәк тә яшь буын өчен аның иҗаты кызык, студентларны ул үзенең әдәбият дөньясына җәлеп итә ала. Очрашуда И.Әбүзәров иҗаты буенча кандидатлык диссертациясе әзерләүче аспирант Әдилә Нәбиуллина да чыгыш ясады.


Ике сәгатькә сузылган очрашу ахырында Илдар Әбүзәровка нигә татар телендә язмыйсыз, аны өйрәнмисез дигән сорау да бирелде.



“Мин татар телендә аралаша алам, әмма зур әдәби роман язарлык базам юк. Бу өстемдәге зур җаваплылык булуын аңлыйм”, - дип белдерде язучы.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ