Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстан географларын бу уку елында нинди кызыклы чаралар көтә?

Бу хакта бүген КФУда булып узган Рус география җәмгыятенең Татарстандагы төбәк бүлеге каршындагы географик белем бирү комиссиясе утырышында мәгълүм булды. Шуларның кайберләре хакында әйтеп үтик. Сөмбе...

Бу хакта бүген КФУда булып узган Рус география җәмгыятенең Татарстандагы төбәк бүлеге каршындагы географик белем бирү комиссиясе утырышында мәгълүм булды. Шуларның кайберләре хакында әйтеп үтик.


Сөмбел Таишева фотолары Сөмбел Таишева фотолары

Беренчесе – быелның 11 ноябрендә Татарстанда географик диктант яздыру үткәреләчәк. Һәр район һәм шәһәрдә диктант яздыру пунктлары билгеләнгән, анда катнашырга теләк белдергәннәрдән заявкалар алу бүген инде төгәлләнгән. Географик диктант язу чарасында барысы меңнән артык кеше катнашыр дип көтелә.


Икенчесе – 16 ноябрьдә КФУда «Туган шәһәремнең экологиясе» дигән темага төбәкара конференция үтәргә тиеш. Темасы ук бик тә актуаль. Анда чыгыш ясарга теләк белдергән галимнәр, география укытучылары докладларында экологиянең төрле аспектларын колачларга җыена. Георафия фәне белән кызыксынган һәркем ул чыгышлардан үзе өчен бик тә файдалы мәгълүматлар, эшлекле фикер-тәкъдимнәр ишетә алачак.WhatsApp Image 2018-10-30 at 14.34.40


24 –25 ноябрь көннәрендә исә яшь географлардан торган команда турниры үтәчәк. Анда алтмышлап команда катнашырга теләк белдергән. Жюри, аларның сайлап алу турына тәкъдим иткән эшләрен анализлаганнан соң, 18 командага республика турнирына катнашу хокукы бирәчәк. Әлеге турнирның инде бездә өченче тапкыр уздырылуы.


Бу уку елында да географиядән укучылар катнашындагы Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы 2018 елның гыйнвар аенда үтәчәк. Бу көннәрдә аның мәктәпләрдәге этабы бара.


Киләсе елның сентябрендә география һәм җәмгыять белеме укытучыларының Россиякүләм X ассамблеясы Казанда үтәргә тиеш. Бүгенге утырышта аны оештыру һәм үткәрүгә бәйле мәсьәләләр хакында да эшлекле сөйләшү булды.


Киләсе елда шулай ук «Казан эзтабары» дигән республика конкурсын оештырып карарга кирәклеге әйтелде.


Планнар зурдан. Тик алар чынга ашсын дисәк, география фәнен яраткан укучыларның һәм география укытучыларының активлыгы кирәк.


Комиссия утырышын КФУның беренче проректоры, социология фәннәре докторы, профессор Рияз Гатаулла улы Минзарипов алып барды.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ