Татарстан районнарында бүген кыска вакытлы яңгыр көтелә

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген республикада алмашынучан болытлы һава торышы саклана. Көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр көтелә.

Clipboard02

Көн дәвамында көньяк-кынбатыштан талгын җил исә. Татарстанда көндезге максималь һава температурасы һава +20..+25 градуска җитсә, Казанда +22..+24 градус җылы булачак. Татарстан башкаласында яңгыр яумый, ди синоптиклар.

«Татар-информ» МА материаллары буенча.

Добавить комментарий