Логотип Магариф уку
Цитата:

"Татарстан яшьләре" газетасы баш мөхәррире билгеле булды

Бүген "Татарстан яшьләре" коллективына баш мөхәррир исемен хәбәр иттеләр. Редакциягә Россиянең Дәүләт Думасы депутаты, Татарларның федераль милли-мәдәни автономиясе рәисе, Татарстан Республикасы Яшьлә...

Бүген "Татарстан яшьләре" коллективына баш мөхәррир исемен хәбәр иттеләр. Редакциягә Россиянең Дәүләт Думасы депутаты, Татарларның федераль милли-мәдәни автономиясе рәисе, Татарстан Республикасы Яшьләр оешмалары советы рәисе Илдар Гыйльметдинов килде.


metshi


Гыйльметдинов белән очрашу вакытында коллектив газетаның баш мөхәррире итеп Атлас Гафиятов билгеләнүе турында хәбәрдар булды. Бу турыда Атлас әфәнде Матбугат.ру хәбәрчесенә шәхсән үзе белдерде. Ул 26 июньнән бу вазифаны вакытлыча башкаручы итеп билгеләнде.


Исегезгә төшерәбез, 23 июнь көнне "Татарстан яшьләре"нең баш мөхәррире Исмәгыль Шәрәфиевне соңгы юлга озаттылар. Ул бу вазифаны 27 ел башкарган иде.


Матбугат.ру сайтыннан алынды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ