Татарстанда бүген урыны белән көчле яңгыр көтелә

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, республикада бүген – 25 августа, алмашынучан болытлы һава торышы саклана.

efefc

Көндез Татарстанның күпчелек районнарында яңгыр, урыны белән көчле яңгыр көтелә. Урыны белән яшен булу һәм боз яву ихтималы да фаразлана. Яшен вакытында җилнең тизлеге секундына 15-20, урыны белән 25 метрга кадәр җитеп көчәергә мөмкин.

Көндезге максималь һава температурасы +22..+27 градус җылы булачак.

«Татар-информ» МА материаллары буенча.

Добавить комментарий