Татарстанда бүген яшен һәм көчле җил көтелә

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген – 24 июльдә республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Көндез урыны белән яңгыр,  аерым районнарда яшен булуы ихтимал.

Grozzza

Җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан исә, талгын. Ләкин урыны белән җилнең тизлеге кыска вакытка секундына 15-20 метрга җитеп көчәергә дә мөмкин.

Татарстанда бүген һаваның уртача температурасы көндезге сәгатьләрдә +19..+24 градус булачак.

«Татар-информ» МА материаллары буенча.

Добавить комментарий