Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанда Г. Тукайның туган көне уңаеннан кызыклы чаралар әзерләнә

Быел «Мин татарча сөйләшәм» акциясе берничә өлештән торачкак, дип вәгъдә итәләр Бөтендөнья татар конгрессында.  Бәйрәм чаралары әлеге атна ахырында ук башланып китәчәк. «Татар-Дозор — 2018» квест-уены...

Быел «Мин татарча сөйләшәм» акциясе берничә өлештән торачкак, дип вәгъдә итәләр Бөтендөнья татар конгрессында.  Бәйрәм чаралары әлеге атна ахырында ук башланып китәчәк. «Татар-Дозор — 2018» квест-уены, «Тяжело с татарским» антипремиясен тапшыру, Bez.tatar икетеллелек рейтингы, Татарстан мәктәпләрендәге бәйге һәм Яр Чаллы шагыйрәсе Айгөл Гайсина белән музыкант Илья Барамия танылган «АИГЕЛ» дуэты катнашында концер көтелә. 


Бөтендөнья татар конгрессы Бөтендөнья татар конгрессы

22 апрельдә тугызынчы тапкыр «Татар-дозор 2018» квест-уены уздыралачак. Катнашырга теләүчеләр саны елдан-ел арта бара: квестны беренче тапкыр үткәргән елда командалар саны 5-7 булса, быел, сайлау турыннан үтеп, урта гомуми белем бирү мәктәпләреннән 30, Татарстанның гомуми һәм профессиональ белем бирү йортларыннан, югары уку йортларыннан 10 команда катнаша.ТАТАРДОЗОР


Берничә ел дәвамында «Мин татарча сөйләшәм!» акциясенең оештыручылары тарафыннан ике дәүләт телендә дә мәгълүмат җиткермәгән дәүләт оешмалары рейтингы төзелә. Ел дәвамында оештыручылар төрле оешмаларга татар телен куллануларын сорап хатлар язалар. 15 кешедән торган команда муниципаль берәмлекләр ике дәүләт телендә дә мәгълүмат җиткерү-җиткермәвен тикшерделәр.


«Мин татарча сөйләшәм» акциясенең гала-концерты 26 нчы апрельдә - Габдулла Тукай туган көнендә узачак. Бу көнне 16:00 сәгатьтә Бауман урамында концерт кына түгел, акция логотиплары ясалган ябыштыргычлар тарату һәм башка чаралар да була.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ