Татарстанда явымсыз көн көтелә

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, ,бүген – 23 августта, республикада алмашынучан болытлы һава торышы саклана. Явым-төшем көтелми. Көньяк-көнчыгыштан талгын җил исә.

Республикада төнге сәгатьләрдә һаваның минималь температурасы – +13..+18, көндез максималь температура +27..+32 градус җылы булачак.

Казанда төнлә – +15.+17, көндез +30..+32 градус җылы булыр дип фаразлана.
«Татар-информ» МА материаллары буенча.

Добавить комментарий