Татарстанда төнлә томан төшүе көтелә

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, иртәгә –  26 июньдә алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Төнлә һәм иртән томан төшүе көтелә.

2514

Республика районнарында урыны белән кыска вакытлы яңгырлар. Җил көньяк-көнбатыштан, уртача тизлектә. Төнлә һаваның иң түбән температурасы +4…+9, көнбатыш районнарда +11 градуска кадәр булачак. Көндез иң югары температураның +21…+26 градуска кадәр күтәрелүе фаразлана.

Казанда төнлә алмашынучан болытлы һава, явым-төшемнәр көтелми. Җил көньяк-көнбатыштан, уртача тизлектә. Һаваның иң түбән температурасы +9…+1… градус.

Көндез алмашынучан болытлы һава, урыны белән кыска вакытлы яңгыр көтелә. Максималь һава температурасы +23…+25 градус булачак.

«Татар-информ» МА материаллары буенча.

Добавить комментарий