Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанның 2016 елгы иң яхшы яшь кулибинчысы – Кукмарадан

Күпләрегезгә мәгълүм булганча, «Мәгариф» журналы 2009 елдан башлап, Татарстан уйлап табучылар һәм рационализаторлар җәмгыяте белән  берлектә, техник иҗатка омтылышы булган мәктәп укучылары арасында «Я...

Күпләрегезгә мәгълүм булганча, «Мәгариф» журналы 2009 елдан башлап, Татарстан уйлап табучылар һәм рационализаторлар җәмгыяте белән  берлектә, техник иҗатка омтылышы булган мәктәп укучылары арасында «Яшь кулибинчылар» бәйгесе уздырып килә. Быелгы бәйгенең бирем-сорауларын «Мәгариф» журналының май ае санында (Әюпов М., Нуруллин Р. Яшь уйлап табучылар конкурсы //Мәгариф. – №5. – 2016. – Б.50) тәкъдим иткән идек.  Конкурс укучыларда зур кызыксыну уятты. Шушы көннәрдә мәртәбәле жюри аңа йомгак ясады.


 

Моңарчы уздырылганнарында Арча районының Яңа Кенәр, Түбән Мәтәскә, Менделеевск районының Песәй, Мамадыш районының Урта Кирмән, Аксубай районының Иске Ибрай урта мәктәпләре укучыларының «Елның иң яхшы кулибинчысы» дип табылганнары бар иде. Быелгы җиңүче исә – республикабызның иң тырыш һәм һөнәрле ягы саналган Кукмара төбәгеннән: Ул – Зур Кукмара урта мәктәбенең X сыйныф укучысы Илсаф Мөхәммәтгалиев. Ул, бәйге сорауларына иң төпле һәм анализлы җаваплар язып, 50 мөмкинлектән 44 балл җыеп, беренчелекне яулады, аңа «Татарстанның 2016 елгы иң яхшы яшь кулибинчысы» дигән мактаулы исем бирелде. Тыйнак, техника серләренә төшенергә бик тә мөкиббән егет. Видеога төшерергә ярата. Киләчәктә программмист булу хыялы белән яши. Хыялын, һичшиксез, чынга ашырачагына шигебез юк.


Татарстан уйлап табучылар һәм рационализаторлар җәмгыяте җиңүче егетне кул сәгате һәм Диплом, ә «Мәгариф» журналы китаплар белән бүләкләде. Иҗади ачышларга ирешергә, илне, халкыңны сөендереп яшәргә насыйп булсын сиңа, Илсаф!


mukhametgaliev-ilsaf-ilsurovich


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Куз тимэсен Автор: Самат

    БАШКА ЯЗМАЛАР

    Ишетми калмагыз

    Аудиоязмалар

    • Гильм Камай

    • Җәлилнең якын дусты

    • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

    • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


    ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ