Татарстанның атказанган укытучысы: «Мәктәптәге ике дәрес татар теле «погоды не делает»

«Әтнә таңы» сайтында ТР атказанган укытучысы Саимә Сабированың хаты басылып чыкты. Анда укытучы бүгенге вәзгыятькә бәя бирә, үз тәҗрибәсе белән уртаклаша. 

«Авылда гына тәрбия­ләнгән оныкларым шә­һәр­гә беренче класска кит­теләр.
Мәктәп классларны рей­тинглап  бүлә.  Русча бел­мәгән татар баласы берничек тә яхшы клас­с­­та укый алмый. Бер сүз рус­ча белмәгән оныкларым  ниндидер таш­­ламаларга өмет итә ал­мый, әлбәттә. Ләкин алай иттек, болай, теге­ләрне тиешле класска урнаштырдык. Беренче класска билге куймыйлар, ә икенчедә  болар классында  өч отличник: минем ике оныгым һәм Булат. Шулай итеп,  мәктәпне медаль  белән  тәмамладылар. Моның бе­лән минем нәрсә әйтәсем килә? Имеш, мәктәпкә кадәр бала русча белмәсә, ул укый алмый. Шуның өчен шәһәрнең татар әти-әниләре балага рус телен сеңдерергә тырышалар. Тырышлык шул дәрәҗәдә көчле ки, бала киләчәктә аны ки­рәк­сенми.
Матбугат дулкынлана, җә­мәгатьчелек борчыла, интернет шартлый. Татар телен коткару турында сүз бара. Роберт Миннуллин, Ркаил Зәйдулланың тел турындагы шигырьләрен укып моңланабыз, теләктәш­лек белдерәбез.  Телне югал­ту илне югалтуга тиң, минемчә. Гадел Кутуй­ның  сагыну турында нәсере бар. Күзләргә яшь килә аны укыганда. Телне сагын­ганда да шулай ук.
Раилә, Зөлфәт һәм мин Мисырда ял итәбез. Кичләтеп диңгезгә киттек. Халык юк дә­рә­җәсендә, рәхәтләнеп, кыч­кыра-кычкыра татарча сөйләшәбез. Яр бу­енда бер ханым пәйдә бул­ды. Ул кыймыйча гына, әкренләп безгә якынлаша.  Күлмәк итәкләренең юешләнгәнен ул сизми.  Аның бар омтылышы татарча сөйләшкәннәр янына килү. Сөйләшеп киттек, ул Омскидан икән. Тирә-ягында татар­лар юк. Бик күптәннән  татарлар белән аралашмаган. Һәм нинди бәхет! Ми­сырда татар сүзе яң­гырый. Җыр­га-моңга гашыйк икән яңа танышыбыз. Ничек инде Зөл­фәтне җырлатмаска?!  Урта диңгез буйлап, ярларга сыймыйча,  татар моңы агыла. Диңгез буен­да утырган барлык халыкларга барып җитә сыман бу көй.  Барып җитсен! Соклансыннар алар безгә. Ярдагылар да безнең якка борылып катып калдылар. Ханым үксеп-үксеп елый, без аны тынычландыра алмыйбыз. Тырышмыйбыз да, еласын, эчен бушатсын. Сагынуы, сарсуы басылсын. Тагын бер мисал. Без, бер төркем турист, Венгриядә. Будапештта адаштык. Үзебезнең отельне ник таба алыйк! Тегесен-бусын тук­­татып, аңлатырга тырышабыз, кая ул, аңламыйлар. Тел белмибез.  Бер ир-атны тотып, тагын аңлатырга керештек. Хәрәкәтләр, ишарәләр белән күрсәтәбез тегеңә,  юк кына бит. Авызы моның җәелгәннән җәелә. Бер заман бу чип-чиста рус телендә: ”А я и сам нездешний”, – димәсме. Рәхәтләнеп көлдек, отель­­­не оныттык, тегенең белән бер сөйләшү бе­лән сөйләшәбез. Туган ме­ни. Чит җирләрдә син бел­гән телдә сөйләшкән ке­ше туган кебек була ул. Ә ул Чиләбе урысы булып чык­ты.
Тел турында сөйләшкәндә, иң  беренче гаиләне онытмаска кирәк. Мәктәптәге ике  дәрес  татар теле “погоды не делает”.  Җәй җитсә, авылларга “двати” һәм “дваниләр” тула. Каян килгән бу исемнәр? Ев­ропадан, чөнки Анг­лия, Германия, Франциядә әби-бабайларны нәкъ шулай исемлиләр. Аларда әби, бабай дигән сүзләр юк, дәү әти һәм дәү әни аларда. Әйтегез әле, ничек дип әйтергә тиеш булабыз без   “әби-бабай гореф-гадәтләре” дигән сүзтезмәне?  “Дәү әни һәм дәү әти гореф-гадәтләре” дипме?  Баланың теле “дван­на-­нна” дип ачыламы әллә “әббә-ббә” дипме? Моның турында бер язылды инде. Сез урыс малаеның “большой отец, большая мама” дигәнен ишеткәнегез бармы? Юк шул! Ул “дед, деда, дедушка, баба, бабаня, бабушка” ди. Әти-әнинең кечесе-зурысы булмый. Чеп-чи татар авылында үскән кешеләрнең балалары татарча белми. Әле ниндидер горурлык хисе кичерәләр  баласы татарча белмәсә. Ә авылдагы әби-бабай русчалаштыруны дәвам итә. Вата-ерта русча сөйләшә оныгы белән. Кирәкме соң аннан безгә татар теле?  Бала олыгайгач, киленнәрне, кияүләрне татарны эзлибез. Ә поезд китте бит инде, җәмәгать. Бу медальнең бер ягы.
Икенче ягы.  Рус телен укыту турында. Мин  бишенче класс мисалында мәсьәләне яктыртасым килә. Бездә, татар мәктәп­ләрендә,  рус теленә   бишенче  класста  өч сәгать бирелә, әдәбиятка – ике сәгать.  Рус  мәктәпләрендә  рус  теленә  биш сәгать,  әдәбиятка 3 сәгать бирелә.   40 %ка  рус теленнән  безнең сәгатьләр ким. Ни өчен әле бу бик җентекләп саный, дип уйлыйсыздыр. Санавым очраклы түгел. Россиянең  рус мәк­тәпләре дә һәм без фәкыйрьләр дә шул ук БДИны бирәбез. Аерманы чамаладыгызмы? Без өч сәгатебез белән теге­ләр биш сәгәтьтә биргән белемнәрне бирәбез.  Нә­тиҗәбез Россиядән өстен дә өстен, Татарстанда безнең район рус теле БДИы буенча Бөгелмәдән соң икенче урында. Менә шундый әзерлек бездә. Моның өчен мәгариф бүлеге җитәкчелегенә рәхмәт белдерергә кирәк, ми­немчә. Контроль бул­маса, иркенәергә яра­табыз, шулаймы? Күп­ме сынау (пробный) им­тиханнары уздырыла уку­чылар белән роно һәм мәк­тәпләр тарафыннан?  Күпме өстәмә, түләнми торган консультацияләр. Ба­рысы тырышлыктан то­ра.
Яңа укыту планнарында безнең мәктәпләрдә дә рус теле һәм әдә­биятына бирелгән сәгать саны федераль стандартларга туры китереп арттырылды.   БДТга, югары уку йортларында укырга әзерләнү өчен шартлар тагын да уңайланды. Тик туган телебезнең киләчәге, ә димәк, милләтебезнең киләчәге – безнең кулларда икәнен онытмасак иде. Татар телен  белгән ке­ше төрек, үзбәк һәм баш­ка төрки телләрне тиз үзләштерә. Рус телен белгән славян телләрен: украин, белорус телләрен беләчәк. Ике  тел аркылы ул полиглот була. Тел белү – ул культура. Галимнәр әйтүенчә, ике телле балаларның баш мие яхшырак эшли, аларда игътибар туплау сәләте көчлерәк була, туган телдә сөйләшү башка телләрне өйрәнгәндә комачауламый, киресенчә, ярдәм генә итә. Башка бер тикшеренүләр күрсәткәнчә, икетеллелек олы яшьтәге кешенең организмындагы үзгәреш­ләрне кичектерә, шул исәптән Альцгеймер авы­руын да. Күргәнегезчә, никадәр өстенлек!
Балаларыбызны ана теленнән мәхрүм итмик.  Милләтне двани, двати кулларына калдырмыйк!

Саимә САБИРОВА, Татарстанның атказанган укытучысы»

Добавить комментарий