Логотип Магариф уку
Цитата:

“Татарстанның нәни принцессалары-2017” фестивале старт ала

Татарстанда  унынчы тапкыр“Татарстанның нәни принцессалары-2017” хәйрия фестивале үткәрелә.  Бу хакта бүген  “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә хәбәр ителде.– Әлеге...

Татарстанда  унынчы тапкыр“Татарстанның нәни принцессалары-2017” хәйрия фестивале үткәрелә.  Бу хакта бүген  “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә хәбәр ителде.



703A9895

– Әлеге фестивальне күпләр матурлык конкурсы дип уйлый.. Без кызларны матурлыгына, ниндидер параметрларга карап сайламыйбыз. Иң төп шарт булып кызлар талантлы булырга,  үзләре эшләгән хәйрия проектлары тәкъдим итәргә тиеш. Алар арасында сәламәтлекләре чикле булганнар да,  балалар йортларында тәрбияләнүче кызлар да бар. Матурлык конкурсы белән охшаш ягын атап узсак, бездә  башка кидерә торган таҗлар, ленталар охшаш,- дип әйтеп узды  “Татарстанның нәни принцессалары” региональ  балалар иҗтимагый оешмасы президенты  Наталья Киселева үзенең чыгышында.


  “Татарстанның нәни принцессалары” иҗтимагый оешмасы берничә төркем хәйрия проектына башлангыч бирә. Валентин Катаевның яхшылыкка өндәүче әкиятенә ияреп, әлеге игелек гамәлләрен “Цветик-семицветик” темасы берләштерәчәк. Шул рәвешле акцияләрнең һәркайсы үз төсенә ия булачак. Финалдан соң кызлар  игелекле эшләрен дәвам итеп, төрле хәйрия акцияләрендә  катнаша.


Татарстан данын Халыкара фестивальдә яклау да алар җилкәсенә төшә. Эллина Зиновьева   “Татарстанның нәни  принцессалар -2013” фестивале җиңүчесе, Little Miss Planet 2013 фестивале финалисткасы.


– Фестиваль барышында без  чын дусларга әвереләбез. Ниндидер көндәшлек хисләре түгел, ә киресенчә бер-беребезгә теләктәшлек итәбез. Фестиваль узгач та, безнең аралар суынмый. Төрле хәйрия акцияләрен оештыруда –без башлап йөрүчеләр,-ди Эллина.


Фестивальнең сайлап алу туры 13-14 нче  майда узачак. Ә финал өлеше 4 июньдә “Корстон” күңел ачу комплексында  зур хәйрия чарасы белән тәмамлана. Биредә фестивальдә катнашучы кызларның кул эшләреннән ярминкә оештырыла. Шунысын да әйтеп узу кирәк, ярминкәдә үз иҗат эшләнмәләре белән кечкенә принцессалар гына түгел, бар теләгән кеше катнаша ала.  Кызларның әниләре, туганнары, дуслары һәм, гомумән, чит кешеләр дә бик теләп үз иҗат эшләнмәләрен тәкъдим итә. Ярминкәдә сатылган әйберләрдән кергән керем исә авыр тормыш хәлендә калган бертуган Нуртдинова Камилла һәм Айгөлгә ярдәм йөзеннән күчерелә. Кызларның әтиләре юл-транспорт һәлакәтендә үлә, әниләре бүгенге көндә авыр хәлдә.


703A9811
 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ