Логотип Магариф уку
Цитата:

«Театр кешенең зәвыгын тәрбияләргә түгел, аны бозмаска тиеш!»

«Мәгариф» журналы сораштыру үткәрәТеатр балаларны, яшьләрне гаджетлардан аерып, аларда ватанпәрвәрлек, киң күңеллелек, мәхәббәт хисләрен тәрбияләүдә бүген үз бурычын үтиме? Гасырдан артык мәгариф һәм...

«Мәгариф» журналы сораштыру үткәрә



Театр балаларны, яшьләрне гаджетлардан аерып, аларда ватанпәрвәрлек, киң күңеллелек, мәхәббәт хисләрен тәрбияләүдә бүген үз бурычын үтиме? Гасырдан артык мәгариф һәм фән өлкәсен яктыртучы, мөгаллим һәм тәрбиячеләрнең өстәл китабына әйләнгән мәртәбәле, абруйлы басмада хезмәт куюым һәм илебезнең киләчәге нинди яшьләр кулына калуына борчылуым Г.Камал театры актрисалары белән булган матбугат конференциясендә әлеге сорауны бирергә мәҗбүр итте. Якынлашып килүче хатын-кызлар бәйрәме уңаеннан оештырылган матбугат хезмәткәрләре белән очрашуга өч буын вәкилләре килгән иде: Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәевның әнисе – Наилә Гәрәева, Татарстанның халык артисты Раушания Юкачева һәм артистка Гөлчәчәк Хәмәдинурова.DSC_1006


Хатын-кыз бәхете, аның гаиләдә һәм җәмгыятьтә тоткан урыны, актрисалар алдына кайсы заман нинди бурычлар куйган, театрның репертуары – матбугат конференциясендә сүз әнә шул темалар тирәсендә барды. Репертуар дигәннән, «Арбалы хатыннар», «Үлеп яратты» һәм башка шундый саллы спектакльләрнең сәхнәдән төшеп калуын килгән кунаклар милләт кирәксенми, тамашачы йөрми дип аңлаттылар.


Ә тәрбия мәсьәләсенә килгәндә Раушания Юкачева: «Театр – тәрбияләү урыны түгел, аның өчен махсус мәгариф учреждениеләре бар», – дип җаваплады. Әлеге сүзләр мине шәхсән бераз аптырашта калдырган иде, бу халәттән Наилә Гәрәева чыгарды. «Театрның төп максаты кешене үз асылына кайтару, аның кеше икәнлеген, кеше булып калырга тиешлеген исенә төшерү», – диде ул. Һәм шул урында үзе кебек үк Г.Камал театры легендасы Равил абый Шәрәфиевның да сүзләрен китереп узды: «Театр кешенең зәвыгын тәрбияләргә түгел, аны бозмаска тиеш!»


Бу сүзләрдә хаклык ярылып ята, ләкин бит алар өлкәннәргә төбәп әйтелә. Ә менә үзебезнең журналда ук чыккан бер язмада шундый юллар бар: «Театр нәниләрне сихри дөньяга алып керә, аларның сәләтен ачарга ярдәм итә, иҗади фикерләү сәләтен, сөйләм телен үстерә, актерлык осталыгына өйрәтә, эстетик һэм әхлакый тәрбия бирә».


Бу сорауны безнең сайтны укучылар өчен дә, гомумән, театр, мәгариф белән кызыксынучылар өчен дә ачык калдырасы килә.


«Замана театры яшь буынны тәрбияләүдә үзеннән өлеш кертергә тиешме?» Фикерләрегезне безгә дә җиткерегез, көтеп калабыз.



Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ