Логотип Магариф уку
Цитата:

ТР Мәгариф һәм фән министры вазифаларын башкаручы Рафис Борһанов Кукмарада балалар бакчасы ачылышында катнаша

Бүген Кукмара районы Нырья авылында 50 балага исәпләнгән яңа балалар бакчасы ачыла.  Тантанада ТР Мәгариф һәм фән министры вазифаларын башкаручы Рафис Борһановның да катнашуы көтелә.Бу авылда мәктәпкә...

Бүген Кукмара районы Нырья авылында 50 балага исәпләнгән яңа балалар бакчасы ачыла.  Тантанада ТР Мәгариф һәм фән министры вазифаларын башкаручы Рафис Борһановның да катнашуы көтелә.2363


Бу авылда мәктәпкәчә яшьтәге балалар саны 130 га җитә. Авыл зур, төзек йортларлан тора. Гомумән алганда, Кукмара районында  елдан-ел яңа балалар бакчалары, мәктәпләр, мәдәният йортлары сафка бастырыла. Йортлар калкып чыга.  Район күләмендә балалар туу буенча да алга китеш күзәтелә. Бу хакта район башлыгы  Сергей Димитриев «Мәгариф» журналы баш мөхәррире Сөмбел Таишева белән очрашу барышында сөйләп узды.


– Бүгенге көндә районда барлыгы 52 мең кеше яши, читтән, бигрәк тә Киров өлкәсеннән килеп төпләнүчеләр күп. Барлык халыкның 78 процентын татар, 5 процентын рус, 14 процентын удмурт һәм 2 процентын марилар тәшкил итә. Яшьләрне үзебезнең төбәктә калдыру максатыннан, дәүләт программалары нигезендә төрле спорт, мәдәният, мәгариф учреждениеләре сафка бастырыла. Эш урыннары булдырыла. Мәсәлән, кичә Кукмара бистәсендә чаңгы базасы ачылса, бүген яңа балалар бакчасы үзенә сабыйларны кабул итә. Биредә балалар өчен дә, тәрбиячеләр өчен дә барлык уңайлыклар да тудырылган. Гомумән, бездә мәктәп һәм балалар бакчалары эшчәнлегенә зур игътибар бирелә. Районда булган бер генә мәктәп тә ябылмады, киресенчә, балалар саны артуы сизелә, әле балалар бакчаларына булган чират бездә дә саклана. Төп ниятебез– районда яшәү шартларын яхшырту, яшьләрне үзебезнең җирлектә калдыру,- диде район башлыгы.


Кукмараның балалар бакчалары белән танышуыбызны дәвам итәбез. Рәттән тезелеп торган зур, яңа балалар бакчаларының берсе – «Созвездие» балалар бакчасы – 2015 елда төзелгән. Өч йөз балага исәпләнгән бакчада сабыйлар татар, рус, удмурт телләрен өйрәнә.  ФДБС шартларына нигезләнеп үткәрелгән шөгыльләрне карагач, биредә тәрбияләнүче балалар өчен шатланып, аларның әти-әниләреннән бераз гына көнләшеп тә куясың. Чөнки күпчелек шәһәр бакчаларында да мондый шартлар тудырылмаган, үз эшенең остасы булган тәрбиячеләр дә җитеп бетми. Тагын бер әһәмиятле фактор – балалар бакчасы янәшәдә урнашкан 3 нче номерлы мәктәп белән тыгыз бәйләнештә эш алып бара. Укытучылар бирегә килеп балалар белән таныша, шулай ук сабыйлар да әкренләп мәктәп кагыйдәләренә төшенә.


–Балалар бакчалары, мәктәпләр кадрлар белән тулысынча тәэмин ителгән, бары тик физика укытучылары җитеп бетми. Безгә күбрәк Арча педагогия көллиятен тәмамлаучылар, КФуның Алабуга, Чаллы филиалларыннан, шулай ук Ижаудагы Удмурт дәүләт университетын тәмамлаган яшь белгечләр кайта. Районыбыз күпмилләтле булганлыктан,  укытучылардан да телләрне белү сорала. Балалар да татар, рус, удмурт телләрен камил беләләр, иркен сөйләшәләр,- диде район мәгариф идарәсе башлыгы Роберт Мансуров.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ