Логотип Магариф уку
Цитата:

Җырчы Айлин мәктәп ачарга тели

Күпләрнең Айлин исемле яшь җырчы турында ишеткәннәре бардыр. Ул татар эстрадасында күтәрелеп килә торган йолдыз. Бүген Айлин һәм аның продюсеры Мурат Абдульманов журналистлар белән очрашты. Айлин Башк...

Күпләрнең Айлин исемле яшь җырчы турында ишеткәннәре бардыр. Ул татар эстрадасында күтәрелеп килә торган йолдыз. Бүген Айлин һәм аның продюсеры Мурат Абдульманов журналистлар белән очрашты. 
Айлин Башкортстан Республикасында туып, анда белем алган. Белгечлеге буенча ул инглиз теле укытучысы, театр һәм кино актрисасы. Сәнгать юлына инде 4 яшеннән үк баскан. «Бәләкәй чакта мин дә күп кенә балалар кебек үк урындыкка басып расческага җырларга ярата идем», - дип сөйли яшь җырчы.
Хәзерге вакытта  Айлин татар эстрадасының сыйфатын үстерү максаты белән яна. Яшь җырчылар зур шәһәрләргә китеп, үзләренең иҗат көч-кодрәтләрен шунда сыныйлар. Анда инде татар эстрадасы онытыла, дип саный хатын-кыз. Айлинның җан авыртулары хәзерге көндә татар эстрадасының аяныч халәттә булуы турында икән. Айлин татар җырларын югары дәрәҗәгә күтәрергә хыяллана.
2019 елның башыннан алып хәзерге көннәргә кадәр җырчы яңа җырлар яздыра, мәсәлән, май аенда «Магнит» җырына клип чыккан. Киләчәккә планнары тагын да зурдан. Бәлки, яшь җырчы үзен Голливуд актрисасы роленда да сынап карар.

Айлин өч бала әнисе. Авыр һәм тыгыз график буенча эшләвенә карамастан,  җырчы үз гаиләсе турында бер минутка да онытмавын әйтте. Аның өчен кайгыртучан әни һәм яраткан хатын булу бик тә мөһим. Айлин үзенең киләчәккә планнарын да үсеп килә торган балалар белән бәйләргә тели.  Җырчы балалар өчен иҗат мәктәбе ачарга тели.


Кадрия ХӘЛИМОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ