Логотип Магариф уку
Цитата:

Хәкимне Җәлил рухы бөтереп алды

«Җәлил укулары» әдәби бәйгесендә катнашкан һәр бала кабатлыйдыр кебек бу сүзләрне. Бәйге ифрат колачлы булды шул: Татарстанның 38 районыннан, Казан, Чаллы,  шәһәрләреннән, РФ нең 11 төбәгеннән, 4 Ерак...

«Җәлил укулары» әдәби бәйгесендә катнашкан һәр бала кабатлыйдыр кебек бу сүзләрне. Бәйге ифрат колачлы булды шул: Татарстанның 38 районыннан, Казан, Чаллы,  шәһәрләреннән, РФ нең 11 төбәгеннән, 4 Ерак һәм Якын чит илләрдән 4000 бала һәм яшүсмер катнашты анда. Димәк, һич икеләнмичә 4000 нән артык бала үзе өчен каһарман шагыйрь Муса Җәлилне ачты,  аның шигырьләренең рухын тойды дип әйтә алабыз.  Бәйге кысаларында Җәлил шигырьләре нинди генә телләрдә яңгырамады!  «Җәлил укулары»ның Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры бинасында узган йомгаклау кичәсендә катнашучылардан да бәхетле кеше булмагандыр. Шул исәптән, Удмуртиянең Можга шәһәреннән килгән Хәким Газизуллин да күңеле белән күкнең җиденче катында «очып йөрде» шикелле ул көнне. Бөтен гаиләсе – әтисе Габдерәшит, әнисе Әлфия, игезәк сыңары Ясминә һәм кечкенә сеңлесе Газизә дә залда иде.  Дөрес, «очып йөрде» дигәч тә, башка яшьтәшләре кебек дөбер-шатыр чабып йөрүнең дә ни икәнен белгән  бала түгел Хәким. Сәхнәгә дә күтәреп кенә алып чыктылар аны. Кемдер кызганып та куйгандыр әле бәлкем. Андыйларга: «Сез әле аны белмисез!» - дияргә генә кала. Чыннан да өченче сыйныфта укучы бу егет үзен жәлләтә торганнардан түгел. Өч яшеннән укырга-язарга өйрәнгән, әдәби китапларны су урынына эчә торган  улларын әти-әнисе  юкка гына «китап корты» дип атамый бит инде. Ике сыйныфны мәктәпкә йөртеп укытсалар да, бүгенге көндә ул укуын өйдә – әнисе ярдәмендә дәвам итә икән.
- Укуга килгәндә, яштәшләреннән шактый алдан элдерә. Аны өченче сыйныф программасы белән чикләү дөрес тә булмас иде,- ди Хәкимнең әнисе Әлфия ханым.
Казанда каһарман  шагыйрьнең һәйкәленә чәчәкләр салып, ТР Милли китапханәсендә «Моабит дәфтәрләре»нең оргиналын күреп кайтканнан соң  М.Җәлилнең бәйгедә катнашучыларга бүләк ителгән шигырьләр җыентыгын бөтенләй икенче күзлектән укырга тотынган Хәким. Казанда узган бәйгедә «Соңгы җыр»ны татар телендә яңгыраткан булса, Можгадә узачак шигырь бәйрәмендә Җәлилне рус телендә укырга планлаштыра ул хәзер. Ул гына да түгел, әти-әнисеннән Рафаэль Мостафинның Җәлилчеләргә багышланган китабын таптырткан. Бу арада мөкиббән китеп шуны өйрәнүе икән. Хәер, «Җәлил укулары»нда катнашкан балалардан бер Хәкимне генә бөтереп алдымы икән әлеге рух, әлеге дулкын?
Расиха ФАИЗОВА

Автор фотолары

 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ