100 еллык мәктәпле булсаң иде ул!

«Кара әле, бу мәктәптә 100 элек тә Низамиев фамилияле кеше директор булып эшләгән, бүгенгесе дә Низамиев», – дип уйлап куйдым, Балтач районы Түбән Кенә мәктәбе турындагы мәгълүматларны караштырып утырганда. Журналыбыз битләрендә йөз еллык тарихы булган уку йортларына мәйдан бирү – күркәм гадәт, шуңа Түбән Кенә төп белем бирү мәктәбенә шалтыраттым. Директор Рамил Вәкил улы Низамиев белән сөйләшкәндә, игътибарны җәлеп иткән фактны да әйтеп үттем. «Нәби Низамиев – минем бабам ул!»– димәсенме?! Мәктәп белән кызыксыну тагын да артты. Шул исәптән Низамиевләр династиясе белән дә.

фото коллектив в 2

– Безнең нәселнең педагогик стажын 300 елдан артып китә, – дип сүз башлады Рамил Вәкилевич. – Гаиләдә биш бала – өч малай, ике кыз үстек. Мин – иң кечесе. Резеда апам белән Шамил абыем да укытучы булып эшләделәр. Шамил абыйның хатыны Римма да, үземнең хәләл җефетем Гөлнара да – мөгаллимәләр. Әниебез Сәрия Нигъмәтҗановна 40 елдан артык татар теле һәм әдәбияты укытты. Ә Нәби бабаема килсәк, аның да биш баласы булган. Венера һәм Мәрфуга исемле кызлары – шулай ук педагоглар.

– Һөнәр сайлыйсы булмаган икән сезгә?

– Булды. Балачакта ветеринар булырга хыялланып йөрдем. Мал-таур арасында буталырга да ярата идем, күршебездә ветеринар Наил абый яшәде, аны да күзәткәнмендер. Ветеринарлыкка тартылуымның тагын бер сәбәбе бар. Безгә бу һөнәр дә нәселдән килә. «Мин ветеринар булам!» дип йөргән Рамилгә әтисе: «Улым, бәлки укытучы һөнәрен сайларсың. Әниең дә, апаң, абыең да укытучылар бит», – дип киңәш бирә. Күрәмсең, ата кешенең төпчек улын мөгаллим итеп күрәсе килгәндер. Әтисе киңәшен тота егет. 1994 елда Казан педагогия институтының география-биология факультетын тәмамлап, туган авылына эшкә кайта. 2004 елдан директор вазифасында.

География фәнен дә укытам әле мин, шуңа балалар белән турыдан-туры аралашу да бар. Мәктәптә барлыгы 17 укытучы эшли. Барысы да югары белемле. «Элегрәк мөгаллим нинди фәнне укыта ала яки укытырга теләге бар, шул фәннән дәрес бирә иде. Хәзер алай түгел. Укучыларга белемне профильле югары белем алган белгеч бирергә тиеш. Бу таләп безнең мәктәптә 100 процентка үтәлә. Хәзер бит әти-әнинең дә сайлау хокукы бар. Баласын кайсы мәктәпкә тели, шунда бирә. Мәсәлән, безгә йөреп укучыларның Карадуганга барып уку мөмкинлеге дә бар. Әмма балалар: «Кенәгә барабыз, анда волейбол түгәрәге бар, рус телен дә яхшы укыталар», – ди. Көндәшлек заманы бит. Шуңа һәр мәктәп үз «бренд»ын булдырырга омтыла. Укытучыга балаларны мәктәпкә җәлеп итү таләбе дә куела. Мәсәлән, бездә рус телен, күрше авылдан килеп, Елена Николаевна Плотникова укыта. Ул татарча яхшы аңлый. Әмма укучылар белән бары тик русча гына аралаша. Русча сөйләшергә оялып йөргән бала да, рус телендә җавап бирергә мәҗбүр», – ди директор. Әлеге мәктәп 2017 – 2018 уку елын 65 бала белән тәмамлаган. 1 нче сентябрьгә 70 бала килер дип көтәләр. Соңгы берничә елда укучылар саны кимемәгән, әле бераз арткан да. Балалар бакчасын да үзләренә сыендырганнар: бүгенге көндә сабыйлар мәктәп бинасының бер өлешендә тәрбияләнә. Таушалган, иске йорттан уңайлы, яхшы урынга күчкән 23 нәни дә, ата-аналар да шат.DSC07297

«Без Түбән Кенә мәктәбендә Фәнил белән бер чорда эшли башладык. Менә педагогик стажыбызга егерме бишенче ел китте. Мәктәптә волейбол да чирек гасыр яши дигән сүз бу. Укучыларыбызның волейболны шәп уйнавы хакында күпләр белә, даныбыз ерак таралган. Ярышларда кенәлеләр катнашса, «Әй, аларны җиңеп булмый», диләр». Физкультура укытучы Фәнил Ибраһимов белән директор шулай дип таныштырды.

– Чынлап та, безнең мәктәп укучылары волейболга бик һәвәс. Уйныйбыз дип атлыгып торган балалар булганда, аларны туктатып булмый. Үзем дә волейбол яратам, – дип сөйләп китте Фәнил Фаил улы. – Пединститутны тәмамлап кайткан елны волейбол белән шөгыльләнергә тотынган идек, шуннан бирле туктаган юк. Чагыштырырга яраса, йогышлы авыру кебек инде ул. Хәзер буыннан-буынга күчеп бара. Кечерәкләр олы балаларга кызыга. 2002 елда 1988 – 1989 елгы малайлар белән республика күләмендә үткәрелгән волейбол ярышында беренче урын алганнар. Әмма хәзер республика күләмендә җиңү өчен таләпләр бик зур, беренчелекне алу җиңел түгел икән. «Район ярышындагы җиңүләрнең төгәл санын әйтеп тә булмый», – диде Фәнил.

Ничә еллар дәвамында район волейбол ярышларында Кенә укучылары беренчелекне тота. Кайбер укучылары, мәктәпне тәмамлагач та, кая гына укырга керсәләр дә, мөмкинлек чыгуга, тагын волейболга тартыла икән.IMG_0782

– Бер укучыбыз Арча педкөллиятенә керде. Укулары турында сорашканда, «Мин анда волейбол уйный башладым», – ди. Ул малай, безнең мәктәптә укыганда, төп составта түгел, «алыштыручы» яки резервта гына иде. Ә Арчада төп составка эләккән, димәк, бездә «алыштыручы» булып кына торучылар да көчле. Элеккеге укучыларыбызның кайберләре, авылга кайткач, рәхмәт әйтә. Ата-аналардан да рәхмәт сүзләре ишетәбез. Укытучы эшенең иң рәхәте менә шул инде. Бер баланың әтисе: «Улымның йөрәге авырта. Син аны бик шөгыльләндермә инде», – дигән иде. Мин барыбер: «Була синнән, була», – дип канатландырып тордым. Шундый үз итеп китте спортны, ярышларда да урыннар ала иде. Армиядә дә, һөнәр алганда да, волейболдан аерылмаган. Хәзер эшли инде, һаман волейбол ярышларында катнаша әле. Әтисе: «Минем малайдан кеше ясадың», – ди хәзер. Бернинди диплом, грамота да кирәкми. Күңелгә иң рәхәте шул, – ди Фәнил.

Мәктәп укучылары быел районда туризм буенча да беренчелекне алган. Ике кызлары республика ярышында катнашкан. «Туризмның файдасы да зур. Экстремаль шартларда югалып калмаска өйрәтә ул. Аннан соң табигать берләштерә, йомыграк балалар да ачылып китә. Кайвакыт тискәре яклары да күренеп куя әле. Балаларны үзара да, укытучы белән дә якынайта торган чара ул туризм», – диде Рамил Вәкилевич.

Физкультура буенча республика олимпиадаларында да катнашканнар. «Республика күләмендәге олимпиадада урын алу – җиңел эшләрдән түгел. Башка фәннәрдән, гадәттә, язмача биремнәр генә эшләргә кирәк, ә менә физкультура буенча биремнәр күп төрле. Биредә универсаль булырга кирәк. Урта мәктәп булганда, гел призлы урыннар алып кайттык. Дүрт бала алып барсам, дүртесе дә урын ала иде. Хәзер төп уку йорты без, республика олимпиадаларында катнашу мөмкинлеге чикле, – ди Фәнил Фаил улы. – Мин гел әйтәм инде, мәктәптә иң төп фәннәр – математика, рус теле һәм физкультура! Кеше авыртса, сәламәт булмаса, математика да, рус теле дә кирәк түгел. Иң мөһиме: саулык, һәм физкультура укытучыларының төп максаты да – ярышта урын алу түгел, физик яктан да, психик яктан да сәламәт бала үстерү.

Укытучы Раушан Закирҗановның нинди фәннәрдән белем бирүен санап чыгарга озак. Күп фәннәрдән дип кенә әйтик. Универсаль кеше ул. Аның әти-әнисе Роза апа һәм Фәрит абый да Кенә мәктәбендә озак еллар мөгаллимлек иткән.

– Әти-әниебез укытучы булгач, безгә таләп кырыс булды, апаларым, абыем һәм мин «4»ле, «5»ле билгеләренә генә укыдык. 8 нче сыйныфны тәмамлагач, әтием мине Арча педагогия училищесына укырга илтте. Аңарчы 15 чакрым ераклыктагы район үзәгенә дә бер-ике генә барган, кечкенә буйлы, ябык малайга 45 чакрым ераклыктагы Арчада, таныш булмаган балалар арасында, тулай торакта торып укый башлау җиңел булмады. 4 нче курста вакытта педагогик практиканы күрше Кенәбаш мәктәбендә үттем. Ул вакытта Люция апа Ибәтуллина җитәкләгән мәктәп коллективы белән уртак телне тиз табып, аларның ярдәменә таянып эшләдек. Андагы балалар хәзер дә ул көннәрне матур итеп искә алалар әле, – диде Раушан Фәрит улы.

Хезмәт юлын рәсем һәм җыр укытучысы, өлкән пионервожатый булып башлаган һәм һөнәрләрен арттырган ул. Казан индустриаль-педагогик техникумын тәмамлап, производствога өйрәтү мастеры, техник-төзүче, технолог һөнәрләре үзләштергән. КДПУны тәмамлап, география укытучысы белгечлеге алган. Укытучы гел укый һәм укыта инде ул. Әле быел да, квалификация күтәрү курсларында белем арттырып, диплом алып кайткан. 2007 елда ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының «Мәгарифтәге уңышлары өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнгән. Мактау грамоталары, дипломнары да күп.

Добавить комментарий