100 укытучының кайтып эшләр мәктәбе бар

Быел Казан федераль университеты өч телле укытучылар әзерләүгә керешәчәк. 2020 елның кабул итү кампаниясендә Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты «Полилингваль белем бирү» юнәлеше буенча 4 төркем тупланачак. Бу хакта матбугат конференциясендә институт деканы Рамил Мирзаһитов сөйләде. 

Соңгы ике ел дәверендә КФУ ике телле укытучылар әзерли 

Мәгариф һәм фән министрлыгы заказы нигезендә университетта  билингваль укытучылар эзләү программасы эшләп килә. 2018 һәм 2019 елларда бу юнәлешкә  дүртәр төркем студент кабул ителгән.

«Бу елларны без билингваль, ягъни киләчәктә мәктәптә татар һәм рус телендә укыта торган белгечләрне әзерлибез. Бүгенге көндә алар беренче һәм икенче курсларда укыйлар. Бу «Математика-информатика», «Математика-физика», «Тарих-җәмгыять белеме», «Башлангыч мәктәп укытучылары» һәм «Башлангыч мәктәптә инглизчә укыту», «Музыка һәм өстәмә белем бирү» белгечлекләре», — дип белдерде Рамил Мирзаһитов.

Өстәвенә, читтән торып уку бүлегендә 99 студент белем ала. Әлеге студентлар «Мәктәпкәчә тәрбиячеләр» һәм «Башлангыч мәктәп укытучылары» белгечлекләрен үзләштерәләр. Шарт буларак читтән торып уку каралган юнәлешләргә республикабызның педколледжларын тәмамлаган абитуриентлар кабул ителә.

«Быел да читтән торып уку бүлегенә нәкъ шул ике юнәлешкә кабул итәбез. Бу программа республикада зур кызыксыну уятты. Быел да 50 бюджет урын бирелә», –дип өстәде декан.

2020 елда кабул ителәчәк яшьләр  дәресне татар, рус һәм инглиз телендә укыта алачак

Быел Казан федераль университеты «Полилингваль белем бирү» юнәлешенә кабул итәчәк. Мондый белгечлекне 100 укучы үзләштерә алачак.

«Узган елны икетелле белгечләрне әзерләсәк, быелдан без ТР мәгариф һәм фән министрлыгының заказы буенча өч телле белгечләрне әзерләргә уйлыйбыз. Киләчәктә укытучылар татар һәм рус телендә генә түгел, ә инглиз телендә дә тәрбия бирергә тиешләр. Шуннан чыгып без уку планнарын үзгәртеп төзедек».

Кирәкле белгечлекләр исемлеген ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы инде 2019 елның 1 нче октябренә кадәр юллаган.

«Шуның нигезендә без быел 25әр кешедән торган 4 төркем җыярга уйлыйбыз. Болар: «Математика һәм инглиз теле укытучысы», «Тарих һәм инглиз теле укытучысы», «Башлангыч белем һәм инглиз теле укытучысы», «Биология һәм инглиз теле укытучысы», — дип сөйләде Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты деканы.

Студентларга 15 мең күләмендә стипендия каралган 

Студентлар Татарстан Республикасы бюджеты хисабына белем ала.

«Без аларны бюджет урыннары дип әйтмибез. Россия Федерациясе тарафыннан билгеләнгән бюджет урыннары түгел алар. Әмма бу юнәлешләргә кабул ителгән студентлар акчаны үзләре түләми.  Өстәвенә, студентлар әйбәт кенә стипендияне ала. Аның күләме — аена 15 мең сум. Мондый сумма беренче семестрда барлык студентларга да түләнә. Икенче семестрда аны алыр өчен имтиханнарны «4», «5»  билгеләренә генә тапшырырга кирәк. Бу очракта да «5»ләр саны кимендә 50 процент булырга тиеш», — дип аңлатты Мирзаһитов. 

Булачак укытучылар дүрт яклы килешү нигезендә белем ала 

Полилингваль, билингваль белем юнәлешендә укучы студентлар максатчан (целевое) юнәлеш буенча кабул ителә. 5 елдан соң кайсы мәктәптә эшләячәкләре турында да беренче уку көненнән үк белеп торалар. 

«Студентлар теге яки бу мәгариф оешмалары белән килешү төзи. Ул дүрт яклы була. Аңа абитуриент/ булачак студент, аның әти-әнисе, мәктәп директоры, университет  җитәкчелеге кул куя. Килешү нигезендә, студент укуын тәмамлагач, кимендә 5 ел нәкъ менә шул мәктәпкә кайтып эшләргә тиеш була. Куркыр урын юк», — дип сөйләде декан.

Айгөл ЮНЫСОВА

Добавить комментарий