Логотип Магариф уку
Цитата:

1000 стакан урман чикләвеге сатып, мәктәпкә костюм-чалбар алдык

Сер түгел: хәзер ата-аналар балаларны мәктәпкә бик зурдан кубып әзерли.  Һәм  ул елдан-ел гаиләдәге иң үзәк, иң хәтәр мәшәкатьләрнең берсенә әверелеп бара. Ата-аналарның бу кыбырсынуларына  еш  кына ү...

Сер түгел: хәзер ата-аналар балаларны мәктәпкә бик зурдан кубып әзерли.  Һәм  ул елдан-ел гаиләдәге иң үзәк, иң хәтәр мәшәкатьләрнең берсенә әверелеп бара. Ата-аналарның бу кыбырсынуларына  еш  кына үземнең шаһит булганым бар. Әлбәттә инде, ул  гел елдагыча һәм гел бер үк гадәти сәбәп белән,   өйдә кара тавыш чыгудан башлана. Чөнки әти кешенең күңеленнән генә баласын мәктәпкә әзерләүгә куйган эчке бәһасе, төрле сәбәпләр илә, һәрвакыт әни кешенекеннән арзанрак килеп чыга. Баш бәясе торырлык әйберләр аласы килми аның әкияти Ярты колак хәтле сабыена. “Кирәк –яракның уртача хак торганнары да буа буарлык бит”,- дип ыңгыраша  ул. Тавыш әнә шуннан саркып чыга. “Нигә минем газизем кеше баласыннан калышырга тиеш”,- дип мәсьәләне кабыргасы белән куя ана  һәм шушы катгый карашы белән “оппозициядәге” иренең каршылыгын гайрәтле өндәү белән  чикли. Ә ата мәсьәләнең бу ягын башына да китерми. Аның нибары гаилә бюджетын хәллерәк итеп саклыйсы гына килә югыйсә. Әйтеш-тарткалаш ничек барса да, ул барыбер әни кешенең барлык фронт буенча әнә шундый тоташ тантаналы җиңүе белән тәмамлана.


Без сабый чакта ничек итеп узды икән соң бу гел ыгы-зыгыдан торган  мәктәпкә әзерлек кампаниесе? Уйлап-уйлап куям да,  хәзергедән бернинди аермасы юк иде, - дигән фикергә киләм. Әйе, нәкъ шулай. Кечкенәрәк чакта һәркайсыбызның әтиләр яки абыйлар ясап биргән самокатлары бар иде. Тауларга менеп, “һава еланнары” очыртып уйный идек. И, ул вакыттагы хыялланулар! Болары ял иткән чакларда гына. Җәй сабый вакытта бик озын, тулы бер гомер кебек тоела иде. Без ул чакта мәңгелек тоелган балачак илендә яшәвебез хакында уйлап та карамаганбыз. Өйгә Казаннан туганнарның җигелгән атларда Сабан туена кунакка кайтулары зур бәйрәм, матур хатирәләр булып истә калган. Үсә барган саен Җәй иле әкренләп кечерәя барды. Үскән саен әти-әнинең кул астына керә бардык.  Эшкә яраклы була башлауны, гадәттә, әнә шулай кул арасына керү  дип йөртәләр иде. Безнең “кул арасына керү” өй тирәсендә каз бәбкәләре, тавык чебиләре караудан,  эссе кояш астында көннәр буе капка төбендә киезгә җәелгән ашлыкны киптерүдән башланды. Тагын да зурая төшкәч, әти-әниләргә печән, утын әзерләргә ярдәм итәргә керештек. Бервакыт, августка кергәч, әнием әйтте: “Улым, урманда чикләвек өлгереп килә. Әйдә, мәктәпкә өстеңә алырга бераз ярдәме булыр, икәүләп чикләвек җыйыйк быел, яме”. Шулай итеп без әни белән көн саен аркага биштәр асып, урманга чикләвеккә йөри башладык. Беребез җәпләкә белән куакны сыгып тора, икенчебез чикләвек җыя. Аны алып кайткан саен, кәшәңкәсеннән кубар өчен кисмәккә салып, бастырып куябыз. Бер атна дигәндә без мең стаканнан артык урман чикләве җыярга өлгердек. Аннары икәүләшеп Казандагы колхоз базарына алып барып саттык. Аны сату үзе бер маҗарага әйләнде. Ул елларда базарда беләкләренә кызыл тасма таккан бәндәләр, кешенең сатарга алып килгән зур өметләр тулы әйберләрен җиргә бәреп, таратып, ватып, үзләрен базардан куып йөриләр иде. Безгә дә бәйләнеп караганнар иде. Әмма, безнең бәхеттән, сатып алучы халык безне “ду” кубып  яклап чыкты. Иң рәхәте чикләвек саткан акчага әниемнең миңа костюм-чалбар алып бирүе булгандыр. Иң-иң бәхетле вакытым иде ул минем. Чикләвек акчасы әле аннан соң да күп әйберләр, өйгә күчтәнәчләр алырга җитте. Мәктәпкә яңа киемнәр киеп укырга бару безнең өчен дә зур мәртәбә иде. Бер генә ата-ананың да үз баласын башкалардан ким итеп күрәсе килмәгәндер.


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ