103нче мәктәп традицияләр үрнәгендә яши

Безнең мәктәп.  Без, укытучылар, балалар белән бергә укыйбыз, педагог буларак, алар белән бергә үсәбез, мәктәп тормышы дәресләрен бергә үтәбез. Үзебезнең укучыларыбызны бик яратабыз һәм әлеге яратуның үзара бәйләнгән булуын тоеп йөрибез. Шушы ярату безне эшкә әйди, иҗатка рухландыра. Йөрәгебезне аңлаганнары өчен балаларга бик тә рәхмәтлебез. Бер зирәк кеше : “Белем ул — шәһәр, аны төзәргә һәркем үз ташын алып килә,” – дигән. Без укучылар өчен шул ташларның нык, каты булуына ярдәм итүчеләрдән булырга, ул ташлардан салынган нигезнең ерак гасырларда да саклануын телибез.

Һәр мәктәпнең үзенә генә хас сүрүе була. Традицяләребездән күренгәнчә, безнең мәктәпнең сүрүе – мәктәп бусагасын атлап кергән теләсә-нинди кешегә – белем йортына әнисе белән җитәкләшеп килгән мәктәпкәчә яшьтәге сабыймы ул, әллә тиздән туган мәктәбе белән саубуллашырга җыенган унберенче сыйныф укучысымы, яисә оныгын хор студиясенә озата килгән олы яшьтәге ханыммы — ягымлы мөнәсәбәт, якты йөз булыр. Биредә һәркем үзенә аңлау, кирәк икән – ярдәм дә табар. Озак еллар буе яшәү дәверендә, мәктәпнең Яңа Савин районында үз дәрәҗәсе, үз абруе бар. Халык арасында 103нче мәктәпнең укытучылары турында: “Бик тә кече күңеллеләр,” – дигән сүз йөри. Юк, киң күңелле түгел, нәкъ менә кече күңелле, нәни кешенең күңелен аңлый, аңа авыр чакларында ярдәм кулы суза ала торган кече күңелле! Безнекеләргә уку процессында катнашучы барлык гавәмгә ярдәм итәргә, шәхси мөмкинлекләрен исәпкә алып, һәр укучыга психологик- педагогик шартлар тудырырга омтылу хас. Без һәр сабыйны ничек бар шулай кабул итәбез, аны шәхес буларак хөрмәтлибез.

Мәктәп традицияләргә таянып, ачык белем бирү мохите тудырып эш итә. Биредә укыту, тәрбияләү һәм шәхесне социальләштерү ягъни дөнья белән таныштыру процесслары бер-берсенә тыгыз рәвештә бәйләп оештырылган.

Һәр мәктәпкә үз традициясен булдыру зарур. Алар шәхестә гомум коллективка хас мәнфәгать формалаштыра, мәктәп тормышына аерым бер ныклык, ышаныч һәм даимилек төсмере бирә. Ә иң мөһиме, нәкъ менә традицияләр мәктәпнең аерым, үзенә генә хас “йөзен” тудыра. Ул үзенчәлекле, кабатланмас булып истә кала.

Традицияле мәктәп ул, бер карасаң, клуб та, гаилә дә. Ул балаларның фәнни белем ала торга урыны гына түгел. Биредә алар үзләре турында, әйләнә-тирә мохит турында, җәмгыятьтә үз урыннарын табу, тормышта үз мөмкинлекләрен тормышка ашыру турында белем алачаклар. Гореф-гадәтләр укучыларның үзләре арасында гына түгел, педагоглар белән укучылар, балалар белән ата-аналар, ата-аналар белән педагоглар, хәтта педагогларның үзләре арасында да тойгы-хисләр бәйләнешен җайга салырга ярдәм итә.

Безнең 103нче мәктәп үзе алдына әхлакый тәртип күнекмәләренә ия булган рухи-әхлакый шәхес формалаштыру, мәктәпнең кадрлар потенциалын ныгыту һәм фәнни яктан нигезләнгән укыту программаларын, укыту һәм методик әсбапларны гамәлгә кертү кебек традицияләрне өлге итеп куя.

Укытучыларыбыз үзләренең дәресләрендә эшчәнлекнең төрле алымнарыннан: индивидуаль-группалы хезмәтләрдән, эшлекле уеннардан һәм проектлы технологияләрдән файдаланалар. Укытучылар белән укучылар үзара актив хезмәттәшлек итә. Бу аларның фәнни-тикшеренү эшчәнлекләрендә дә ачык чагыла. Мисалдан, мәктәбебездә укучыларның “Ачык дөнья” исемле җәмгыяте оештырылуын әйтеп китәргә мөмкин.

Кешелек, өченче меңъеллык бусагасын атлаганнан соң, үзен җирдә тормыш дәвам итүе өчен җаваплы булган берлек итеп тоя башлады. ХХI гасырдагы тормыш глобаль проблемаларны хәл итү өчен яңа алымнар таләп итә. Шуңа күрә, мәктәп баласы планетар һәм глобаль фикер йөртүче, экологик тәрбия алуга ирешкән, толерантлык рухында тәрбия алган, үзе һәм башкалар хокукын аңлауга ирешкән Дөнья кешесе булып тәрбияләнә. Кешелеклелек, шәфкатьлелек, гуманизм идеяләре буыннардан буыннарга күчеп барырга тиеш. Боларга бары тик мәктәп традицияләрен саклап һәм туплый барып кына ирешергә мөмкин.

Безнең мәктәп рус-татар мәктәбе статусын йөртә. Туган тел һәм әдәбият үз халкыңның тарихын, аның гореф-гадәтләрен, мәдәниятен, борынгы мирасын аңлау, йөрәктә саклау, үз халкыңа карата хөрмәт һәм ярату уяту өчен уңай шартлар тудыра. Туган тел аша күрше һәм башка дөнья халыкларының телләрен аңларга юл ача. Туган телне белү – үсеп килүче буынны этно-мәдәни традицияләрдә тәрбияләүгә күчерүдә иң оптималь юл ул.

Милли традицияләр, халыкның милли мәдәнияте һәм рухи кыйммәтләренең шартлары буларак, укучыларда әхлак, тәртип кагыйдәләрен, фикерләү рәвешен формалаштыруда да нигез булып тора. Бу очракта мәктәп халык иҗатының, татар һәм рус халыклары сәнгате һәм әдәбиятының иң талантлы вәкилләре иҗатына таяна. Мәктәптә татар халкының күренекле шагыйре, драматургы һәм язучысы Фәнис Яруллин истәлегенә оештырылган музей кеше рухының нинди авыр чирләрне дә җиңеп чыгуын чагылдыра, укучыларны милли характерның иң гүзәл үрнәкләрен күрсәткән әсәрләре белән таныштыра.

Мәктәптә ата-аналар белән үткәрелгән традицион халык уеннары, халык бәйрәмнәре – ул өлкәннәрнең һәм балаларның бергә аралашу урыны, ул укучыларның рухи ихтыяҗларын формалаштыру юлы. Милли уеннар һәм бәйрәмнәр үз көчеңә ышану, ышаныч хисләрен үстерә. Ел саен “Татар кызы”, “Татар егете” конкурсларының төрле номинацияләрендә катнашу һәм җиңү яулау да матур традициягә әйләнде.

Хәрби-патриотик тәрбия буенча мәктәптә төрледән-төрле чаралар уздырыла. Әмма аларның бик азлары гына традициягә әйләнә. Ә менә 5 – 8 нче сыйныфларда “Аты-баты” дип аталган гаскәри саф һәм хәрби җырлар смотры, “Командос” һәм “Аҗаган” хәрби-патриотик уеннар мәктәптә матур традициягә әйләнде. Төрле сугыш учакларында булган хәрби ветераннар катнашында оештырылган очрашулар да шундый күңелгә тансык бәйрәмнәр рәтендә тора. Хәзерге буыннарда Туган илнең иминлеген саклаучыларга, үткән тарихыбызга карата хөрмәт һәрвакыт йөрәк түрендә сакланырга тиеш.

Җир шары – чиксез галәмнең без яшәгән кечкенә генә бер өлеше. Аның гүзәллеген, бөтенлеген кайгыртырга өйрәнү – безнең дә бурычыбызга керә. Укучылар арасында экологик тәрбия кысаларында “Ел фасылларын саклау”, “Табигать-Ананың шикаятьләр китабы”, “Яшь эколог көндәлеге”, “Бергә үсәбез” кебек бәйрәмнәр уздыру, мәктәп ишегалдында агачлар утырту әйләнә-тирәбезгә игътибарлы булырга, табигатьнең сабый бала сыман яклауга мохтаҗ булуын аңларга өйрәтә.

Матурлыкны аңламый торып, гармонияле үсеш алган шәхесне күз алдына китерү мөмкин түгел. Ә матурлыкны бөтен җирдә – табигатьтә дә, кеше

күңелендә дә табарга мөмкин. Сабыйларның дәрестән соңгы адымнары да гүзәллек дөньясына юнәлсен иде. Шуңа да көз көннәренә “Көзге күргәзмәләр”, “Көз бүләкләре” бәйрәмнәре уздыру мәктәбебездә матур гадәткә әйләнде. Менә хәзер, ямьле көз аеның октябрь ае да — мәктәбебездә шушындый конкурсларның иң кызган чагына туры килә.

Саулык – шәхес булып үсүдә төп нигез булып тора. Ансыз барлык сарыф ителгән көч юкка чыгарга мөмкин. Шуңа күрә мәктәптәге иң үзәк мәсьәләләрнең берсе – укучыларның сәламәтлеген ныгыту һәм саклау. Уку йортында, гадәти физкультура дәресләреннән кала, “Күңелле стартлар”, “Физкультурник көне”, “Чаңгычы көне” кебек гомуммәктәп спорт бәйрәмнәре, футбол, хоккей буенча сыйныфара ярышлар үткәрелә, байтактан бирле скаутлар хәрәкәте эшләп килә.

Мәктәп укучылары төрле фәнни конференцияләрдә, форумнарда, дистанцион Интернет-конкурсларда һәм олимпиадаларда актив катнашалар. Уку йортының әле яңа гына узган Бөтенроссия олимпиадасының район турында 3нче урынны яулавы – шуның нәтиҗәсе. Укучыларыбыз мәктәптән соң өлкәнәю чорындагы тормышларында да туган мәктәпләрендәге якты традицияләрне күңелләрендә якты хатирә итеп сакларлар дип ышанасы килә.

Ринат Хәбибуллин,
Казан шәһәре Яңа Савин районының 103нче рус-татар гомуми урта белем мәктәбе директоры

Добавить комментарий