Логотип Магариф уку
Цитата:

103нче мәктәптә – шагыйрь бәйрәме

Казан шәһәренең 103нче урта белем бирү мәктәбендә Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай һәм М.Җәлил исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты Фәнис Яруллинның туган көне уңаеннан, аның иҗатына багышланган ш...

Казан шәһәренең 103нче урта белем бирү мәктәбендә Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай һәм М.Җәлил исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты Фәнис Яруллинның туган көне уңаеннан, аның иҗатына багышланган шәһәр фәнни-гамәли конференция уздыру инде байтак еллардан бирле матур гадәткә әйләнеп киткән иде. Аның нәкъ менә шушы мәктәптә үткәрелүе исә биредә 2008 елдан шагыйрь Фәнис Яруллин музее эшләп килүенә бәйләнгән. Әмма, башка еллардан аермалы буларак, быел ул үзенең статусын үзгәртте һәм тәүге мәртәбә Татарстанның Халык шагыйре Фәнис Яруллинның иҗатына багышланган «Мин тормышка гашыйк» исемле I республика фәнни-гамәли конференция дип аталды.

Иң элек аның быел тагын да киңрәк колачта - республика мәктәпләре укытучылары һәм укучылары көче белән язылган хезмәтләр нигезендә уздырылучы конференция булуын әйтү зарур булыр.
Әлеге олуг фәнни җыенны ачуда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф бүлеге җитәкчесе Энҗе Гыйззәтуллина, Казан мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Марат Фаттиев, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарының мәгариф идарәсе хезмәткәрләре, республика мәктәпләре укытучылары һәм укучылары катнашты.
Конференциянең тантаналы өлеше Фәнис Яруллинның туган көненә багышланган әдәби композиция белән башланып китте. Аны Татарстанның халык артисты Луара Шакирҗанова алып барды. Әдәби кичә мәктәп укучылары башкаруында шагыйрьнең җырлары, шигырьләре белән аралаштырып төзелгән иде. Шагыйрьнең 103нче мәктәп укучылары Алия Вәлиева, Асилә Гатиятуллина, Алмаз Гаффаров, Әмир Даутов тарафыннан сәнгатьле итеп башкарган тирән фикерле шигырьләре тыңлаучылар күңелен үзенә бик тиз әсир итте. Кичәнең төп герое, әлбәттә, татар хатын-кызларына хас булган сабырлыкны, тыйнаклыкны үзенә туплаган Фәнис абыйның хатыны Нурсөя апа иде.

Әмир Даутов үзенең чыгышын хәтта Илдар Юзеевның «Фәнис, Нурсөя кебек» дигән шигыре белән тәмамлады һәм азактан Нурсөя ханымга чәчәкләр букеты бүләк итте. Бәйрәмгә шулай ук аның сеңлесе, галимә Сәвия Минһаҗеваның килүе дә күңелләргә нур өстенә нур булды. Нурсия ханымга атап җылы сүзләр әйтергә Мәскәү өлкәсенең төбәк татар милли мәдәният автономиясенең җаваплы хезмәткәре Фәнилә ханым Шәрәфгалиева кайткан иде. Тантанада Татарстанның атказанган кәмит остасы Әбри Хәбринең катнашуы да тамашачылар күңелен күтәреп җибәрде.

103нче мәктәп директоры Ринат Хәбибуллин килгән кунакларны шагыйрьнең туган көне белән котлады һәм конференциянең эшендә уңышлар теләде. Ә I республика фәнни – гамәли конференция исә анда катнашучылар Фәнис абый Яруллин музее белән танышканнан соң гына башланып китте. Шагыйрь гүя үзенең язмышын йөрәкләре аша кичергәннәре өчен музей бусагасын атлап керүчеләргә иҗаты аша рәхмәт әйтә сыман иде.

 
Быелгы конференциягә республика мәктәпләреннән 100гә якын фәнни эш кабул ителде һәм шулардан 65 хезмәт авторына чыгыш ясарга тәкъдим ителде. Конференция үзенең эшен 7 секциягә бүлеп эшләде. Республика мәктәпләреннән килгән яшь галимнәр - укытучылар һәм укучылар - сайланган темаларының актуаль булуын, проблеманы чишү тирәнлеген, тулылыгын, үзенчәлекле ысуллар кулланылган булуын; фәнни эштә логик эзлеклелек саклауны; мөстәкыйль фикер йөртү, сөйләм, аралашу культурасын, иҗат эшенең темасын, жюри сорауларына биргән җавапларны югары кимәлдә ачуны бурыч итеп куйды.

Аларның фәнни-гамәли хезмәтләрен, чыгышларын Татарстанның Мәгарифне үстерү институты галимнәре, Казан Мәгариф идарәсе методистлары, иҗат вәкилләре кергән жюри бәяләде. Конференциядә җиңгән укучыларга – Арча шәһәрендәге 2нче мәктәпнең 6нчы сыйныф укучысы Лиана Мөхәммәтшина белән Әлки районындагы Иске Чаллы мәктәбенең 8нче сыйныф укучысы Равил Вәлиевкә һәм укытучылар – Казан шәһәренең Идел буе районындагы 18нче мәктәптән Гөлназ Вәлиәхмәтова белән Яңа Савин районының 7нче лицей-интернатыннан Айдар Закировка Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы дипломнары тапшырылды.

 Ирек НИГЪМӘТИ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ