Логотип Магариф уку
Цитата:

2019 ел химия укытучылары өчен үзгә ел булачак

Болай дип язуымны һич кенә дә мөгез чыгару дип уйламагыз. Чыны да шулай. Нәкъ менә Берләшкән Милләтләр Оешмасы киләсе елны бөек рус химигы Дмитрий Иванович Менделеевның периодик таблицасы елы дип игъл...

Болай дип язуымны һич кенә дә мөгез чыгару дип уйламагыз. Чыны да шулай. Нәкъ менә Берләшкән Милләтләр Оешмасы киләсе елны бөек рус химигы Дмитрий Иванович Менделеевның периодик таблицасы елы дип игълан итте. Бу юкка түгел. Нәкъ менә киләсе елда рус галиме Д.И.Менделеевның химия фәненең нигез ташларының берсе – химик элементларның периодик законын ачканына һәм аларның периодик системасын төзегәненә төп-төгәл 150 ел тулачак. Киләсе елга мәшһүр галимебезнең үзенең дә юбилей елы әле: 8 февральдә аның тууына 185 ел тулачак.


Фото: 24smi.org Фото: 24smi.org

Д.Менделеев – тумышы белән безнең якныкы булмаса да, республикабызда иң хөрмәт ителүче галимнәрнең берсе. Аның исемен йөртүче химиклар каласы юкка гына безнең Татарстандадыр дисезме!?


Мәгълүм булганча, заманында Д.И.Менделеев төтенсез дары төрен уйлап таба, аның беренче партиясе ул чактагы Бондюг химия заводында (хәзерге Менделеевск химия берләшмәсе) эшләнә. Галим шунда химик технология буенча консультант була.


Менделеевскилар бүгеннән үк мәшһүр химикның олуг юбилеена әерләнә башлаган: үз калаларындагы Ушков утраулары паркы каршында Дмитрий Ивановичның химик элементларыннан тулы бер аллея төзеп, химик элементларның периодик таблицасын мәңгеләштеләштерергә булганнар.


Безнең «Мәгариф» журналы да атаклы химик Д.И.Менделеевның тормыш юлы һңи фәнни эшчәнлегенә багышланган язмаларга һәрдаим урын биреп килә. Менә аларның кайберләре:


Агапова Н., Галиева Н. «Д.И.Менделеевның периодик законы» темасын өйрәнү //Мәгариф. – 1998. – №10. – 77–78 б.


Гыйльфанов Ф. Кайсыгыз тапкыррак? //Мәгариф. – 2009. – №7. – 73 б.


Зыятдинова Ф. «Химик элементлар» иленә сәяхәт //Мәгариф. – 2008. – №8. – 75–76 б.


Мөхәммәтшина Р. Д.И.Менделеев нәрсә дип әйткән? //Мәгариф. – 2008. – №6. – 85 б.


Хисамов З. Химик чайнворд //Мәгариф. – 2007. – №12. – 96 б.


Хәлиуллин Р. Белемлеләр бәйгесе //Мәгариф. – 2009. – №2. – 70–72 б.


Чинаева В. «Химияне беләсеңме?» конкурсы //Мәгариф. 1994. – №12. – 44–46 б.


Чинаева В. Химик элементлар //Мәгариф. –2000. –№2. – 65–67 б.


Шакирова Н. Бакыр патшалында //Мәгариф. – 2007. – №8. – 71–73 б.


Галимнең 185 еллыгы һәм 2019 ел – Периодик таблица елы уңаеннан химия укытучыларыбыз бу темага кабаттан алынып, кызыклы язмаларын, иң яхшы дәрес эшкәртмәләрен редакциягә юлласыннар иде. Аларның иң уңышлы дип табылганнары «Мәгариф» журналы битләрендә урын алачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ