Логотип Магариф уку
Цитата:

2021 ел яңа бәхетләр белән килсен!

Бәхет-шатлыклары, борчу-мәшәкатьләре, хезмәт уңышлары, вакыт-вакыт киеренкелеге, искә ала торган вакыйгалары, куанычлары, күңел дәртен биреп башкарган эшләре белән тагын бер ел тарих булып калачак. Ра...

Бәхет-шатлыклары, борчу-мәшәкатьләре, хезмәт уңышлары, вакыт-вакыт киеренкелеге, искә ала торган вакыйгалары, куанычлары, күңел дәртен биреп башкарган эшләре белән тагын бер ел тарих булып калачак. Районыбыз укытучылары, укучылары hәм ата-аналарының тырыш хезмәте нәтиҗәсендә ирешкән уңышларыбыз күп: VIII «Яшь профессионаллар» (World Skills Russia) милли чемпионатында яуланган бронза медале, фән олимпиадаларында, төрле иҗади бәйгеләрдә, проектларда призлы урыннар.

Күмәк эшкә үз өлешен керткән һәрберегезгә зур рәхмәтемне җиткерәм. Алда безне яңа эшләр һәм яңа үрләр көтә. Бусагада – яңа ел. «Мәгариф» журналы редакциясе коллективын, Татарстан Республикасы педагогларын яңа 2021 ел белән тәбриклим!
Яңа ел һәр йортка иминлек, гаиләләргә тынычлык, муллык һәм бәхет-шатлыклар китерсен иде! Сезнең һәрберегезгә рух ныклыгы, күңел көрлеге һәм сәламәтлек телим. Шатлыклы хәбәрләр, ирешкән уңышлар узган елдагыдан да күбрәк булсын, күңелсезлекләр иске елда калсын.
2021 ел яңа бәхетләр белән килсен!
Елена ГЫЙМАДИЕВА,

Кама Тамагы районы мәгариф идарәсе җитәкчесе

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ