Логотип Магариф уку
Цитата:

2021 елдан да бары тик уңышлар көтәбез, әлбәттә!

Мәктәбебез, белем сыйфатын күтәрү белән беррәттән, социаль проектлар әзерли һәм шуларны тормышка ашыра. Узып баручы ел, күп чикләүләргә карамастан, зур уңышлары белән истә калыр.Бәйрәкә мәктәбенең «Йө...

Мәктәбебез, белем сыйфатын күтәрү белән беррәттән, социаль проектлар әзерли һәм шуларны тормышка ашыра. Узып баручы ел, күп чикләүләргә карамастан, зур уңышлары белән истә калыр.

Бәйрәкә мәктәбенең «Йөрәк җылысы» волонтерлар отряды, Россия күләмендә оештырылган «Изгелек каникулларга китми» бәйгесендә катнашып, җиңү яулады. «Туган телдә укыту һәм тәрбия бирү буенча иң яхшы тәҗрибәле мәктәп» бәйгесендә дә грант иясе булдык. Әлеге проектларның максаты – милли тәрбия бирү, халык тарихын өйрәнү, туган җиргә, туган телгә карата горурлык хисләре, янәшәдәгеләргә хөрмәт тәрбияләү.
Укучыларыбыз һәм укытучыларыбыз бәйгеләрдә, олимпиадаларда уңышлары белән сөендереп торалар. Үз укучыларыбызның белгечлек алып туган мәктәпләренә кайтулары да зур куаныч.
2021 елдан да бары тик уңышлар көтәбез, әлбәттә. Барыбызга да сау-сәламәт булып, җан тынычлыгы, көр күңел белән яшәргә, эшләргә язсын!
Илнур АБДУЛЛИН,

Ютазы районы Бәйрәкә урта мәктәбе директоры

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ