Алда – республика олимпиадасы

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы инде чирек гасырга якын татар теленнән республика олимпиадасы уздырылып килә. Яңа Федераль дәүләт гомуми белем бирү стандартын гамәлгә ашыру шартларында, белемле, иҗади фикерләү сәләтенә ия булган укучыларны барлау һәм үстерүдә предмет олимпиадаларының роле, һичшиксез, зур. Татар телен укытуның эчтәлеген камилләштерү, алдынгы укытучыларны һәм сәләтле укучыларны барлау максатын куйган әлеге киң масштаблы чарада республикабызның төрле почмакларыннан килгән һәм олимпиаданың муниципаль этабында тиешле балл җыйган IV – XI сыйныф укучылары катнаша. Рус телендә белем бирү оешмаларының татар төркемнәре өчен татар теленнән республика олимпиадасы биремнәре, гамәлдәге программаларны истә тотып, һәр өч этапта да (мәктәп, муниципаль һәм республика турларында) билгеле бер калыпта төзелә. Ләкин шул ук вакытта аларны үтәү өчен, теоретик гомумиләштерү, иҗади һәм логик фикерләү, телне тоемлау осталыгы да таләп ителә.

Ел саен үткәрелә торган бу олимпиаданы укучылар да, укытучылар да көтеп ала. Анда катнашу – күпләр өчен зур мәртәбә. Шуңа күрә киләчәктә олимпиадага әзерләнгәндә игътибар ителергә тиешле мәсьәләләр белән танышу укытучыларга да, укучыларга да файдалы булыр дип саныйбыз.

Олимпиадада катнашучыларга ел саен диярлек тәрҗемә итү, эзләнү-тикшеренү характерындагы эшләр, иҗади һәм логик биремнәр, тестлар тәкъдим ителә.

Башлап, укучыларга биремнәрне игътибар белән укырга киңәш итәбез. Дөрес укылган бирем җавапка ачкыч булып тора. Сүз урынына җөмлә номерын яки киресенә язу очракларын булдырмау мөһим. «Бирелгән җөмләдән сингармонизм законына буйсынган сүзне язып алыгыз» кебек биремнәрдә игътибарсызлык аркасында, киресенчә, законга буйсынмаган сүзне язып алу ихтималы да бар.

Укучылар, гадәттә, тәрҗемә эшен кызыксынып башкаралар. Шул ук вакытта аерым сүзләрнең татарчага тәрҗемәләрен белмәү, җөмләне татарча дөрес формалаштырмау, сүзгә-сүз тәрҗемә итеп, стилистик төсмерне тоймау, хәреф хаталары булу тәрҗемәнең эчтәлегенә хилафлык китерә. Шуңа күрә дә тел дәресләрендә укытучыдан, дәреслектә тәрҗемә итәргә бирелгән күнегү белән генә чикләнеп калмыйча, иҗади якын килеп эш итү таләп ителә; урынлы, матур текстлар табып, рус теленнән татар теленә һәм, киресенчә, татарчадан рус теленә тәрҗемә итү күнекмәләрен ныгыту кирәк.

Тестларны уңышлы башкарып чыгу өчен, катнашучы югары дәрәҗәдә лингвистик компетенциягә ия булырга тиеш, ягъни укучының бер-берсе белән тыгыз бәйләнгән графика, орфография, лексикология, сүз ясалышы һәм төзелеше, морфология, синтаксис, пунктуация, стилистика һәм сөйләм культурасы бүлекләренә караган төп фәнни материалны камил белүе шарт.

Гадәттә һәр сыйныфта да фонетика бүлегенә кагылышлы сораулар урын ала. Сузык һәм тартык авазларның төрләрен билгеләү, аваз үзгәрешләрен атау кебек биремнәр, нигездә, дөрес башкарыла. Укучыларга сүз басымы, иҗек калыпларын, ь, ъ хәрефләрен язу, һәмзә авазының кулланылышын, алынма сүзләрнең төрләнү кагыйдәләрен кабатларга киңәш итәбез.

Лексикология бүлегенә караган синоним, антоним, омонимнарны, аларның кулланылышын, мәгънәләрен укучылар, нигездә, яхшы беләләр. Фразеология өлкәсендә эшләр катлаулырак. Фразеологизмнарны мәгънәләре белән туры китерүдә хаталар күп очрый, укучыларның күпчелеге фразеологизмнарының мәгънәләрен аңлап җиткермиләр. Аларны сайлап алу мөмкинлеге булуга карамастан, җавапларда хаталар шактый еш очрый. Олимпиадага әзерләгәндә, дәресләрдә моңа да игътибар итәсе иде.

Сүз ясалышы бүлегенә килгәндә, мәгънәле кисәкләрне дөрес билгеләмәү, тамыр морфеманы нигез белән бутау, тамырдаш сүзләрне яза белмәү кебек хаталарны булдырмау өстендә эш алып бару кирәк.

Тел гыйлеменең морфология бүлегенә караган сүз төркемнәре, аларның грамматик форма һәм мәгънәләре, төрләнеше укучыларда гадәттә кыенлык тудырмый. «Фигыль заманнары», «Фигыль юнәлешләре» темаларына игътибарны көчәйтү сорала. Фигыльгә морфологик анализда фигыльнең барлык формалары да чагылыш тапмау хата дип карала. Бәйлек һәм кисәкчәләрне, теркәгечләрне аермау – һаман да «авырткан» җирләрнең берсе. Бу юнәлештә системалы эш алып барырга киңәш итәбез.

Синтаксис өлкәсендә хаталарның күбесе гади җөмләгә анализ ясау, кушма җөмлә составындагы гади җөмлә чикләрен билгеләү, иярчен җөмләнең мәгънә һәм төзелеше ягыннан төрен ачыклау, бәйләүче чараны күрсәтү / күрсәтмәү һәм схема төзүгә туры килә. Бәйгедә катнашучыларның җавапларында аерымланган кисәкләрне күрмәү яки аларны иярчен җөмлә буларак карау, тиңдәш хәбәрләрне икенче гади җөмләнең хәбәре итеп билгеләү очраклары күзәтелә. Кушма җөмләдә составындагы аерым җөмләләрнең чикләрен дөрес билгеләмәү, иярчен җөмләнең төзелеше яисә мәгънәсе ягыннан төрен дөрес күрсәтмәү, бәйләүче чараны аера белмәү типик хаталар булып тора .

Олимпиадага әзерләнүчеләргә тел белеме терминнарының язылышын һәм билгеләмәләрен кабатлап чыгарга киңәш итәбез. Хәреф белән авазны, җөмлә кисәге белән сүз төркемен бутау, терминны дөрес атамау (сингармония – сингармонизм, нәзек сузык – нечкә сузык, тартымланган исем – тартымлы исем) нәтиҗәгә тискәре йогынты ясый. Орфографик хаталарның күп булуы (ә хәрефе урынына – э хәрефен, н урынына ң хәрефен язу һ.б.) бу өлкәдә планлы эш алып барылырга кирәклеген искәртә.

Бәйгедә катнашучы укучылар тел белемендәге яңалыклар, яңа юнәлешләр, соңгы елларда чыккан хезмәтләр, шул исәптән сүзлекләр турында да хәбәрдар булырга тиеш. Әзерлек барышында аларны уку, өйрәнү укучының фәнни әзерлеген һәм эрудициясен арттырачак.

Олимпиадада җиңү – укытучы белән укучының уртак хезмәте нәтиҗәсе. Укытучы олимпиадага әзерләнү эшчәнлеген аңлылык, активлык, фәннилек, системалылык һәм эзлеклелек принципларына таянып, максатчан оештырганда, көтелгән нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин.

Шунысын да әйтеп үтик: соңгы берничә елда татар теленнән олимпиадага әзерләнү өчен укучыларга һәм укытучыларга адресланган ярдәмлекләр дә дөнья күрде. Менә аларның берничәсе:

Харисова Ч.М., Харисов Ф.Ф. Татар теле: олимпиадага әзерләнү. 9 нчы сыйныф. – Казан: Мәгариф-Вакыт нәшр., 2016. – 120 б.

Харисова Ч.М., Харисов Ф.Ф. Татар теле: олимпиадага әзерләнү. 10 нчы сыйныф. – Казан: Мәгариф-Вакыт нәшр., 2016. – 87 б.

Харисова Ч.М., Харисов Ф.Ф. Татар теле: олимпиадага әзерләнү. 11 нче сыйныф. – Казан: Мәгариф-Вакыт нәшр., 2016. – 104 б.

Әйтелгән киңәш-тәкъдимнәр укытучыларга һәм укучыларга олимпиадага әзерләнү һәм яхшы нәтиҗәгә ирешүдә ярдәм итәр дип уйлыйбыз. Уңышлар юлдаш булсын сезгә!

Түбәндә белем, осталык һәм күнекмәләрне тикшерү максатын истә тотып, берничә вариантта олимпиада биремнәре тәкъдим ителә (җаваплар алдагы санда бирелә).

БИРЕМНӘРНЕ «МӘГАРИФ. ТАТАР ТЕЛЕ ЖУРНАЛЫНДА УКЫРГА

Фираз ХАРИСОВ,
Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты татар теле белеме кафедрасы профессоры, педагогика фәннәре докторы, профессор, жюри рәисе
Гөлназ ГАЙНУЛЛИНА,
ТР Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының гомуми лингвистика бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты, доцент, жюри әгъзасы

Добавить комментарий