Логотип Магариф уку
Цитата:

Биюче профессор

Мәскәү татарлары узган гасырның туксанынчы елларында башкаланың берәр мәктәбе каршында татар балалары өчен якшәмбе мәктәбе ачу артыннан йөри башлый.

Аның башында Мәскәү татарларының иҗтимагый үзәген оештыручыларның берсе, сәясәт белгечләренең «Урта Азиядә һәм Кавказда Россия сәясәте» төркеме җитәкчесе, сәясәт фәннәре докторы Урал Зыятдин улы Шәрипов тора. Ниһаять, моннан ундүрт ел элек, кала белән Юрий Лужков хакимлек иткән чорда, татарларның гозере үтәлә: 28 нче мәктәп бинасында якшәмбе мәктәбе эшли башлый. Бирегә, өелеп, балалар килә, һәм татар зыялылары руслашып бара торган сабыйларга татар рухы сеңдерергә керешә. Урал Зыятдинович үзе иске татар имласын өйрәтсә, «Хыял» ансамбле җитәкчесе Роза Җәфар кызы Шакирова җыр дәресләре алып бара. И.М.Губкин исемендәге нефть химиясе һәм газ сәнәгате институты профессоры Фирдәүс Габделфәрт улы Җәгафаров балалар белән бию түгәрәге оештырып җибәрә.
Бие, бие, Хәйбулла,
Биегән кеше бай була
Бу хакта миңа, маясы якшәмбе мәктәбендә салынып, соңрак Татарстан Хөкүмәте ярдәме белән ачылган һәм Муса Җәлил исемен йөртүче 1186 нчы татар мәктәбе директоры Роза Җәфаровна сөйләгән иде. «Җай туры килсә, шул искитмәле шәхес – Фирдәүс әфәнде белән очрашырга тырышыгыз әле», – дип тә өстәде җырчы һәм композитор статусыннан педагог-җитәкче кәнәфиенә күченгән ханым. Бераздан андый форсат та чыкты. Менә хәзер без чәчләрен бәс сарган профессор белән Мәскәүдә көн күрүче татарлар тормышы турында бик тәмләп әңгәмә корып утырабыз. Сүзебезне татарча башлыйбыз да русчага күчеп алабыз. Бераздан кабат ана теленә әйләнеп кайтабыз. Фирдәүс әфәнде: «Карагыз әле, без ике телле икәнбез бит. Ә менә күңел, рух – ул бары татарныкы гына», – дип куя. Шулай булмыйча, ул Тукай туган Казан арты егете ич. Без сүзне дә аның бала чагыннан башладык.
– Мин Кызыл Яр авылында 9 майда туганмын. Әнием Гөлбахар «Шундый зур бәйрәмне гади малайның туган көне итеп күрсәтү язык булыр», – дип уйлаганмы, туу таныклыгына 10 май дип теркәткән. Барыбер җитмеш яшьлек юбилеем Җиңү бәйрәме белән кушылып китте. Әни мәктәптә хуҗалык эшләрен алып барды. Зур бакча эчендә утырган сигезьеллык белем йортыбыз хәзер юк инде, – дип, беразга гына балачак хатирәләренә бирелде профессор. Аннан нәсел-нисбәт хәлләренә күчеп дәвам итте. – Әти ягыннан бабамнар – мулла-мәзин токымнары. Гаиләбезнең шәҗәрәсен карасак, гыйлем эстәүнең бабайның бабасы Габдерахман хәзрәттән башлануын күрербез. Күрше авыл мәдрәсәсендә дини белем алып чыккан Һәди әбием (әтинең әбисе була инде) гыйлемле абыстай саналган. Авылда яшь абыстайлар барлыкка килгәч, аны инде карт абыстай дип олылаганнар. Әтием Габделфәтнең әтисе Мирзагабдерахман булып, ул, өч мәчетле авылда имамлык итү өстенә, кибет тоткан. Совет хакимияте урнашуга, аны сөргенгә озатканнар. Таланган, гаиләсе туздырылган әбием, балаларын җыеп, авылда калган. Ләкин колхозлаштыру башлангач, әтинең олырак туганнары барыбер, эзәрлекләүдән качып, кайсы – Түбән Тагил, кайсы Мари республикасына чыгып качарга мәҗбүр булган.
Шул елларда безнең нәсел бөтен Рәсәйгә чәчелгән. Без гаиләдә биш бала үстек. Әти, мәрхүм, яшьтән саулыкка туймады. Шуңа күрә аны сугышка алмыйча, хезмәт фронтына – Мәскәүдән Уралга күчерелгән Войков исемендәге чуен кою заводына эшкә җибәргәннәр. Сугыш вакытында гына түгел, ул тәмамлангач та, авылда яшәү бик авыр иде. Әни: «Ичмасам, тамагың туяр», – дигәч, мин, сигезенче сыйныфны тәмамлауга, Казандагы 10 нчы профессиональ-техник училищега барып кердем.
Ул уку йорты ике – ипи пешерү һәм кондитер бүлекләреннән гыйбарәт иде. Мин, малай кеше булсам да, баллы ризык тирәсен сайлаганмын. Безнең төркем һөнәри осталыкка өйрәнү өчен карамель, мармелад җитештерүче «Святоч» һәм шоколад конфетлары, тортлар эшләп чыгара торган «Заря» фабрикаларына йөри, ә төннәрен, малайлар белән җыелып, 3 нче икмәк заводына акча эшләргә бара идек. Менә шулай итеп, беренче һөнәрем буенча мин – торт һәм ипи пешерүче. «Ә биюче һөнәрен кайчан үзләштердегез?» – дип сорауга әңгәмәдәшемнең күзләрендә очкын кабынудан ук аның бу мәсьәләгә һич битараф булмавын аңлап алдым. Чыннан да, ул балачактан ук биюче булу турында хыялланган икән. Кызыл Яр малае конфетлар һәм тортлар пешерү серләрен үзләштереп йөргән көннәрдә хореограф Әхмәт Кәлимуллин халык бию ансамбленә яшьләр җыю турында игълан бирә. Бәхетенә, Фирдәүсне шул ансамбльгә кабул итәләр. «Без анда өч дус идек, – дип искә ала хәзер ул. – Мин, солистыбыз Фердинанд Гыймадиев һәм Ринат Ганиев. Соңрак Ринат, «Раззадоры» дигән үз ансамблен оештырып, аның алыштыргысыз җитәкчесе, баш балетмейстеры булды. Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре исемен алды. Ул бит яшьтән атаклы «Березка», аннан соң «Россия» ансамбльләрендә биегән. Ринат җитәкләгән ансамбль репертуарында дистәләрчә милләтнең халык биюләре, шул исәптән татар биюләре дә бар. Барлык дусларым кебек үк, Ринат Габдуллович – бик кызыклы шәхес. Ә Фердинанд Гыймадиев исә «Татарстанның халык артисты» исемен алды. Хәзер инде ул лаеклы ялда».
Онытылмый беренче саф мәхәббәт,
Онытылмый Агыйдел сылуы...
«Биюдән химик һөнәренә кадәр ара бик ерак бит әле», – дип уйлап кына алам, сизгер күңелле әңгәмәдәшем аршинлы адымнар белән мине иң кызыктырган темага якынлаша башлый: «Ничек итеп Арча артындагы бер кечкенә татар авылында туган татар егете Мәскәүнең иң абруйлы югары уку йортларының берсендә профессор булу дәрәҗәсенә ирешкән?» Минемчә, Фирдәүс Габделфәртовичны кызыксынучанлыгы, мавыгучанлыгы һәм сәнгатькә гашыйклыгы Рәсәй буенча киләп сардырган. Уку йортларын тәмамлаучылар, ул чактагы таләп буенча, бөтен союзга таралырга тиеш була. Алдан күрүчән Фирдәүс, зирәклек күрсәтеп, ике абыйсы яшәгән кала – Чиләбе өлкәсенең Троицк шәһәрен сайлый. Үзләренең данлыклы якташы – шагыйрь Габдулла Тукайның шушы калада озак кына гомер сөрүен белү, аның эзләреннән йөрү кондитер егетнең күңелен горурлык хисе белән тутыра. Алда менә-менә ниндидер шатлыклы вакыйга көткән сыман тоела аңа.

Сөенечле вакыйгалар бер-бер артлы килә. Егет Мәскәү азык-төлек техникумына читтән торып укуга кабул ителә. Аннан ашкынган йөрәге артыннан халык театрына килеп, шунда спектакльләрдә уйный башлый. «Яраткан рольләрем байтак булды. Истән чыкмый торганы – Узеир Гаджибековның «Аршин мал алан»ындагы уен, – ди дә серле елмая әңгәмәдәшем. – Бер тамаша вакытында мин бер чибәр кызга гашыйк булдым. Ул Уфа сәнгать училищесында укый иде. Хисләрем шулкадәр көчле иде, мин кыз артыннан ул укыган калага күчеп китәрмен кебек тоелды. Тик бу вакытта мин инде – һөнәремне алыштыру турында ныклы карарга килгән кеше. Мәскәүнең азык-төлек техникумының икенче курсыннан китеп, В.И.Ленин исемендәге политехника техникумына көндезге бүлеккә укырга кердем. Баштагы мәлдә башкалада яшәүләре җиңел булды дип әйтә алмыйм. Акча юк, торыр урын юк. Кичләрен башкала урамнары буйлап «Вечерняя Москва» газетасын таратып йөрергә дә, башка төр кара һәм авыр эшләр башкарырга да туры килде. Язмыш дими, нәрсә дисең. Нәкъ менә шул чорда егеткә кабат үзенең тәүге мәхәббәте белән очрашу насыйп була. Анысы болайрак килеп чыга. Бинада авария булганнан соң, политехника техникумын ябып, Мәскәүдә пропискасы булмаганнарны Уфа нефть техникумына озаталар. Егетнең тәүге мәхәббәте белән очрашу шатлыгы хәзер инде томан артында калган шикелле генә. Андагы химия заводында практика үткәндә, егет күңелендә инде башка төр мәхәббәт бөреләнә. Ул чын-чынлап... органик һәм нефть химиясе фәненә гашыйк була. Бу мәхәббәт Фирдәүсне яңа төр хисләргә чорный. Чөйне чөй белән бәргәләп чыгаралар диләр. Техникумны «отлично»га тәмамлап, Грузиядә хәрби хезмәт үткән егет инде Уфага түгел, Мәскәүнең И.М.Губкин исемендәге нефть химиясе һәм газ сәнәгате институтына кайтып төшә.
Без сөябез, җаный, яр булсынга,
Без йөрмибез вакыт узсынга
Менә, ниһаять, безне очраштырган темага кабат килеп чыктык. Тукай әйтмешли, сүз башы бит Шүрәле! Мәскәүдә татар мәктәбе ачып җибәрү турында сөйләшмәкче идек бит әле. Бәлкем, үз улларының ана теленнән читләшүе аны, җиң сызганып, башкаларның оланнарын туры юлга бастыру өчен тырышырга этәргәндер? Әңгәмәдәшем:
– Туксанынчы еллар башында милли хисләр көчәя башлагач, татар зыялылары Мәскәүдә инкыйлабка кадәр үк татар мәктәбе эшләвен исләренә төшерде, – дип, мине аеруча кызыксындырган мәсьәләгә, гадәтенчә, төпләп һәм ерактан әйләнеп килде. – Малый Татарский тыкрыгында 1 нче гильдия сәүдәгәр Ага Шәмси Асадуллаев төзеткән һәм үзара Асадуллаев йорты дип йөртелгән дүрт катлы бинада урнашкан булган ул. Шунда безнекеләрнең мәдәни үзәге дә эшләгән. Сугыш вакытында госпиталь оештырып торганнан соң, аны инде татарларга кайтарып бирмәгәннәр.
Үз көчләре белән генә башкала үзәгендәге андый матур бинага кабат хуҗа була алмасларына ышанган милләттәшләрнең эшне балалар өчен якшәмбе мәктәбе оештырудан башлаганын аңлаган идек инде.
– Ул чакта мәктәп оештыруның идеологы Урал Шәриповка бик күпләр ярдәмгә килде. Озак еллар Фәннәр академиясендә эшләгән филология фәннәре кандидаты Гөлсем ханым Галиева балаларга иске татар имласын өйрәтте. Күренекле Көнчыгыш галиме, тәрҗемәче Нияз Абдрахман улы Гайнуллин, язучы, «Азатлык» радиосының үз хәбәрчесе, шагыйрь Мостай Кәримнең килене Нәзифә Кәримова һәм мин дә бу эшнең уртасында кайнадык, – дип, игелекле башлангычның инде онытыла башлаган ваклыкларын барлап, янә сөйләп китте Фирдәүс Габделфәртович. – Әйтергә кирәк, яшьлектә биюгә мәхәббәт аркасында танышкан Фердинанд дустымның хатыны Надия белән Нәзифә бер тирәдәрәк укмашып йөрүче татар зыялыларының пыскып торган милли горурлыкларын дөрләтеп җибәрүчеләр булдылар. Безгә беренчеләрдән булып
«Хыял» ансамбле җитәкчесе Роза Шакирова кушылды.
Укытучылар да табылгач, тулы канлы татар мәктәбе ачарлык көч тупланды. Сез инде анда мине балалар белән биеп кенә йөргән дип уйламагыз. Мәктәптә химия, биология фәннәрен укыттым. Командировкага киткәндә, мине хатыным Суфия алыштыра иде. Җан тартмаса да, кан тарта дигәндәй, инде токымнарына башка милләт канын кушкан татарлар да, бер вакыт килеп, милләтне яшәтү турында кайгырта башлый. Фирдәүс әфәнде Мәскәү татарларын оештыруга вакытын да, малын да кызганмаган шәхесләрләрнең иң алгы сафына язучы Гариф Ахуновның улы Рәшит Ахуновны куя.
– Казаннан күченеп, Мәскәү татарлары арасыннан кинәт калкып чыккан эшмәкәр, Татарстанның тышкы элемтәләр министры булып торганда республика чиновникларына чит илләргә юл күрсәткән Рәшит Гарифовичның ярдәме белән барлыкка килгән «Интеллектуал» клубы милләттәшләребезне берләштерүгә зур өлеш кертте, – дип, әңгәмә вакытында берничә тапкыр кабатлады аксакал. – Аның алыштыргысыз директоры Нәзифә Кәримова клуб эшчәнлегенә иҗат әһелләрен тартса, мин, аның урынбасары буларак, фән, җитештерү өлкәсендәге милләтпәрвәрләрне җәлеп иттем. Егерме биш ел эчендә мәшһүр шагыйрьләр, танылган җырчылар, күренекле
гыйлем ияләре белән аралашу рухыбызны ныгытып, иң кыйммәтлесе – яшьләребездә милли горурлык тойгылары уятты.
Андый кичәләр, билгеле инде, милли уеннар, татар җыр-биюләре белән тәмамлана. Уен түгәрәге эчендә биюче профессор Фирдәүс Җәгафаров булмый, кем булсын! Кендек каны тамган төбәктән еракта яшәп танылу алган галимгә дә хас ул җан тарту һәм җирсү. Аның әңгәмәбезгә нокта куяр алдыннан милләт яшьләре мәсьәләсенә әйләнеп кайтуыннан сизелеп тора: Фирдәүс Габделфәртовичның аларга әйтәсе сүзе бар.
– Губкин институтында элек-электән Казаннан да, Уфадан да күп татар егетләре укыды. Республикаларның үзләрендә безнеке профилендәге вузлар ачылгач та бирегә аларның агымы тукталмады. Монда аларны тырыш, эшчән, иманлы булганнары өчен яраталар. Безнең институтта, башка эре нефть компанияләренеке кебек үк, «Татнефть»нең дә үз кафедрасы бар, – дип, уйчан гына сөйләп китте профессор. Әйтерсең, аксакал яшь буынга үзенең васыятен җиткерергә җыена иде. – Тик академиягә әйләнгәч, биредә укулар нык авырлашты. Беренче курста студентларга физика, математика аеруча кыен бирелә. Мин аларга үз фәнемне, мәктәп укучыларына аңлаткан кебек, бөртекләп төшендерергә тырышам. Бүгенге көндә, уңышка ирешү өчен, һичшиксез, инглиз телен камил белү мөһим. Мәктәптә аны безгә укытмадылар. Мин бу телне үзлегемнән үзләштердем. Швециянең Король институты белән нефть-газ өлкәсендә уртак проектыбыз бар, инглиз теле кирәк. Кытай, Көньяк Кореянең химия институтларында лекцияләр укырга туры килә. Европада гыйльми конференцияләрдә катнашасың – һәр илдә аралашу инглиз телендә.
Хәзерге заманда бу телдән башка уңга да, сулга да бер адым ясый алмыйсың. Шушы араларда гына Мәскәүгә Татарстанның Дәүләт киңәшчесе, беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиевнең Казан үзәгендә өч телдә – рус, татар, инглиз телләрендә белем бирүче полилингваль мәктәп ачу турындагы фикере килеп иреште. Бу – аны тормышка ашыручыга һәйкәл куярлык карар. Ул – милләтен мәшһүр Дәрдмәнд әйткәнчә сөйгән һәр татарның күптәнге изге хыялы.

Сөмбел ТАИШЕВА

Фото Фирдәүс Җәгафаров архивыннан


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ