«Бүгенге вакыйга иртәгә тарихка әйләнә»

Татарстан Милли музее – Россиянең иң борынгы хәтер мәгарәләренең берсе. Биредә һәр чорның, һәр вакыйганың шаһите булган экспонатлар тупланган. Быел ТАССР төзелүгә 100 ел тулу белән беррәттән, республикабызның тарихи-мәдәни мирасын саклаучы төп оешма да юбилеен – үзенең 125 еллыгын билгеләп үтә.

Шул уңайдан эшли башлаган яңа экспозиция ачылган көннәрдә Милли музейның генераль директоры, тарих фәннәре докторы Гөлчәчәк Нәҗипова белән очраштык. 

– Гөлчәчәк Рәхимҗановна, Сез – Милли музейда фәнни хезмәткәр вазифасыннан генераль директор дәрәҗәсенә күтәрелгән кеше. Әйтегез әле, Сез эшкә килгән чордагы музейга йөрүчеләр хәзерге заманныкыннан аерыламы?

– Әлбәттә, элек укучыларны музейга класс җитәкчесе, укытучы җитәкләп алып килгән булса, хәзер әти-әни, әби-бабай белән йөрүчеләр дә шактый. Шуны күзәткәнем бар: безгә бер мәртәбә килгән кеше кабат килү юлын, сәбәбен таба. Үз халкыңның мәдәниятен, үз тарихыңны өйрәнә башлауга йөз белән борылу өчен тәүге адым ясау гына җиңелләрдән түгел. Кайбер мәктәпләр безнең белән тыгыз элемтәдә тора, һәм алар һәрдаим укучыларны музейга алып килә.

Кайбер дәресләрне музейда оештыру практикасы бар, кайбер очракта онлайн дәресләр оештырыла. Башкаланың тарихны үз иткән мәктәп-гимназияләре, лицей мөгаллимнәре белән тыгыз элемтәдә торабыз, алар моннан чыкмый да. Яшел Үзән, Лаеш, Спас, Апас, Югары Ослан, Кукмара, Арча, Балтач, Балык Бистәсе мәктәпләре дә еш килә. Музей дәресләре әзерләдек. Монда килә алмасалар, үзебез чыгабыз. Хезмәткәребез аерым бер теманы экспонатлар аша тәкъдим итә – бу бала күңеленә шулкадәр үтеп керә, мәктәпкә кайтып өстәмә рәвештә мәгълүмат бирүнең, материалны кабатлауның кирәге дә калмый. Лекцияләр интерактив рәвештә уза. Хөкүмәт бездә саклана торган экспонатларның яхшы күчермәсен ясату мөмкинлеге бирде, районнарга шулар белән йөрибез һәм күрсәтәбез.

– Укытучыларга ярдәм, ә балалар үзләре кызыксынамы?

– Китәселәре килми. Аларның теге йә бу экспонат белән очрашканнан соң шаккатудан зур итеп ачылган күзләрен күргәч, алып барган эшебезнең дөрес юнәлештә булуын аңлыйбыз. Бер нәрсә генә күңелне борчый –музейга килгән татар мәктәпләре дә экскурсияне рус телендә алып баруны сорый. Югыйсә, татар телле экскурсоводлар да әзерләдек.

Гомумән, тел мәсьәләсе бик борчый мине. Телне гаиләдә генә саклап калып булмый, аңа бар җирдә ихтыяҗ булырга тиеш. Татар мәктәпләрендә дә дәүләт имтиханын русча бирергә әзерләү аяныч хәлләргә китерергә мөмкин. Бүгенге балалар бик төгәл, кирәк булмаган әйберне өйрәнеп тормый алар. Шулай бервакыт Австралиядән Вәлиевләр
гаиләсе килде. «Татар теле бетә», – диләр. Тарихи Ватаннарыннан читтә яшәүчеләр арасында 100 ел сакланган мәктәпләр хәзер ябылган – аралашу ихтыяҗы калмаган. Бу очракта алман дәүләтен мисал итеп күрсәтер идем. Моннан 15 еллап элек аларның да туган телләре юкка чыгу куркынычы алдында иде.

Тиз арада дәүләт күләмендә чаралар күрелде. Мәктәпләрдә бары тик немец телендә укыталар, диссертацияләр шул телдә генә яклана. Бу мәсьәләне хөкүмәт дәрәҗәсендә хәл итәргә кирәк. Тел бетсә, мәдәниятнең да кирәге калмаячак.

Бүгенге ата-анага, укучыга ярыш-бәйгеләр ошый. Шуңа күрә андый форматларны күбрәк кулланырга кирәк. «Әдәби марафон», «Сәламәт иртә» кебек марафоннар белән беррәттән, якын киләчәктә «Музей татарча сөйләшә» дигәнен дә оештырып карау фикере бар.

– Һәр чараны җиренә җиткереп оештырырга да кирәк бит әле. Хезмәткәрләр җитәме?

– Элек без музейда экскурсияләр генә үткәрдек тә әйберләр тарихын өйрәндек. Ә хәзерге хезмәткәрләр нәрсә генә эшләми. Алар – төрле һөнәр кешесе.

Галимнәр, экспозиционерлар, рәссамнар, журналистлар, укытучылар, хәтта җырчы-биюче, режиссер, сценарист та бар. Билгеле, милли музейда төрле һөнәр вәкилләре җыелган. Ә кечкенә музейларда бер кеше берничә юнәлешне алып бара.

Мәктәпләргә булышу өчен аерым белгечләр кирәк. Чөнки музейларда эшләүчеләрнең үз юнәлеше булган кебек, педагогның да үз эше. Бергә эшләр өчен без – мәктәпкә кереп, аларның программаларын, ә мөгаллимнәр музей фондларын өйрәнергә тиеш. «Музей – территория образования» проекты шул юнәлеш белән китте. Педагог белән музейны очраштырып, дуслаштырып эшләтәбез. Балалар бакчалары, мәктәптә укытыла торган төрле фәннәр өчен аерым-аерым программалар төзибез. Мәсәлән, тарих фәне программасында Татарстан тарихы юк.

Әмма теләүчеләр аны Россия тарихы кысаларында музейга килеп өйрәнә ала.

– Быелгы вируслы вазгыять яшәешнең бөтен өлкәләренә тәэсир итте. Онлайн форматта эшләү нинди нәтиҗәләр бирде?

– Бер михнәтнең бер рәхәте була. Онлайн форматта эшләү зур университет булды. Традицион «Музейлар язы»н үткәргәндә, социаль челтәрләрдәге язылучылар саны 15 мәртәбә артты. Республика районнарындагы музейлар белән актив эшләдек. Төрле мастер-класслар, экскурсияләр, лекцияләр, экспонатлар турында әңгәмәләр оештырдык. Бер йодрыкка әйләндек. Журналистлар да бик булышты. Антон Райхштад белән бергә, мәсәлән, «Бер көн – бер экспонат» проектын башлап җибәрдек. Бу проект кысаларында телесюжетлар һәм интернет челтәрендә иң күренекле музей экспонатлары турында язмалар сериясе урын ала. Кайбер экспонатлар турында яңа экспозицияне эшләгәндә, шактый мәгълүмат тупланды. Бөтен нәрсә тарихын беләбез дип уйлаган саен, яңа фактларга тап булабыз. Хәзер бит эш тукталмый: интернет, электрон архивлар ярдәмгә килә. 

– Инде берничә ел дәвамында «Бүләк итү көннәре» акциясе оештырыла. Вакыт узу белән аның популярлыгы югалмадымы?

– Юбилейлар чоры булгангадырмы, быел аеруча активлык күрсәтелә. ТАССРның 100 еллыгына багышланган экспозицияне эшләгәндә, күп кенә оешмаларга хатлар язган идек: һәрберсе үз продукциясен тәкъдим итте. ТАИФ каучугын, полиэтилен валчыкларын китерде, Түбән Кама ГЭС кабель үрнәген җибәрде. Әлфия Афзалованың кызы әнисенең күлмәген алып килде, әле шул көннәрдә генә Илһам Шакировны соңгы көннәренә кадәр тәрбияләгән Илһам Хаҗиев артистның концерт костюмын китерде.

Чынга ашарлык хыялым бар – республикада нәрсә эшләп чыгаралар, барысын да бирегә куеп, республика халкына һәм кунакларга күрсәтәсе иде. Түбән Камада каучук, автошина, Чаллыда Камаз ясауларын, Әлмәттә нефть чыгаруларын, каучук ясаганнарын күрсеннәр. Сара Садыйкова, Аида Гарифуллина, Александр Сладковский кебек шәхесләрнең Татарстанга хезмәт итүләрен белсеннәр. Спортта ирешелгән уңышлар башкаларны да таң калдырсын. Яңа экспозицияне ачканга күп вакыт та үтмәде, әмма ул безгә килүчеләрнең яраткан аерым бер тукталышына әйләнде инде. Бер караганда, 1940-1990 елларның көнкүреш әйберләре куелган урын бик мөһим дә кебек түгел. Пионер тормышы, фотоаппарат, телевизор, «хрущевка» интерьеры. Шулай да бу урында көн саен һәм көн буе кеше шыгрым тулы. Баксаң, әле кайчан гына үзебез яшәгән чор истәлекләре. Шуңа да гел әйтә киләм: тарих бит ул бик борынгы әйберләр генә түгел. Бүгенге вакыйга да иртәгә тарихка әйләнә.

– Димәк, Милли музей республика буйлап сәяхәткә чыгар алдыннан беренчел мәгълүмат алу урыны булып хезмәт итә?

– Әйе, бу – эшебезнең бер юнәлеше. Бездәгесен күрдегез, инде Болгарга, Алабугага, Зөягә барыгыз дибез. Моңа эшебезнең тагын бер юнәлеше бәйләнеп китә. Президентыбыз Р.Миңнеханов яисә башка кунаклар килгәндә, районнарда бер көнлек төрле күргәзмәләр үткәрелә. Күпме көч, хезмәт кергән бит аларга. Алар да республика елъязмасын хасил итә. Шуңа күрә дә андый күргәзмәләр Милли музейда даими булырга тиеш дип саныйбыз. 

Алып барылган эшебезнең тагын бер юнәлеше турында әйтеп үтәсем килә. Ул фондларны саклау белән бәйле. 2006 елда музейга бирелгән бинаны реновация алымын кулланып яңартырга булдык. 2016 елда Рөстәм Нургалиевич аңа старт бирде, бүген проект эшләре тәмамланды инде. Музейдагы әйберләр сакланырга һәм бүгенге көндә дә эшләргә тиеш. Кайберәүләр: «Музей ник милли дип атала? Ул нинди милләткә хезмәт итә?» дигән сораулар бирә. Минемчә, милли дигән сүз ул аерым бер милләткә түгел, ә шул төбәктә яшәүче халыкка карата кулланыла. Миландагы Леонардо да Винчи милли музеен мисал итеп алсак, анда фондлар ачык. Хәзер бездә дә андагыча – витринада борынгы, хәзерге тегү машиналарының төп нөсхәләре куела. Ә залдагы өстәлдә кызларны интерактив рәвештә тегәргә өйрәтәбез. Бүгенге көндә энә тота белмәгәннәр дә бар бит. Без аларга тегү тарихын күрсәтәбез, нәрсә белән теккәннәр: сөяктән ясалган, аннан соң металлдан ясалган энәләрне, уймакларны күрсәтәбез. Тегә-чигә торган машиналар белән таныштырабыз. Фәнни-техник прогрессның башка мисаллары да күз алдында: бүгенге смартфоннар үзләре әллә ничә функцияне башкара: телефон аппараты, фотоаппарат (элек аңа кушып зурайткыч, фотобочка кулланылган), видеокамера, хәреф җыю машинкасы, кәгазьне берләштерә. Берничә буыннан соң балалар боларның нәрсә икәнен дә белмәсләр. Язу тарихына багышланган аерым бер бүлмә ясамакчы булабыз. Каләм, ручкалар, компьютер белән таныштырганнан соң, матур язу серләрен өйрәтәчәкбез.

– Ничек кенә карасак та, музей белән мәктәп юлы гел кисешеп тора.

– Бу тагын мәктәпләр базасында ачылган музейлар эше белән дә бәйледер. Соңгы вакытта алар контрольсез калды: элек ул юнәлешне мәгариф министрлыгының бер бүлеге алып бара иде, ә хәзер – юк. Эшчәнлек мәктәп директоры һәм инициативалы педагоглар карамагында гына. Шуңа да карамастан, музейлар оешып тора. Үз төбәге тарихына битараф булмаган укытучылар бай материал туплый. Минемчә, бу музейларны мәдәният министрлыгы контрольгә алырга тиеш, ә без, үз чиратыбызда, аларны методик һәм фәнни яктан тәэмин итәргә әзербез. – Сезнеңчә, музей акча эшләү урынымы? – Юк. Без – таможня кебек, кеше күңеленә ишек булып торабыз. Акчасын да эшлибез анысы, әмма тарихи ядкәрләрне барлау, җыю, саклау һәм киләсе буынга тапшыру кебек дәүләти вазифаны үтәү – безнең өчен беренчел. Икенче мөһим юнәлеш – яшь буынны тәрбияләү. Мәктәпләрдән тәрбия функциясен алдылар, ул кайтса – хәл үзгәрәчәк. Чөнки тәрбияле баланың укыйсы да килә, татар телен дә беләсе килә, ул тарихны да онытмый, тирә-юньдәге кешеләрне дә ихтирам итә башлый. Мәктәпнең, музейның, матбугатның уртак максаты шул.

Ландыш НӘСЫЙХОВА
Фото: ТР Милли музее архивыннан алынды 

 

 

Добавить комментарий