ИНСТИТУТТА ҮЗГӘРЕШЛӘР ЧОРЫ

Яңа уку елы башлангач, Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры, филология фәннәре докторы, профессор Рәдиф Рифкать улы ҖАМАЛЕТДИНОВ «Мәгариф» журналына интервью бирде.

– Рәдиф Рифкатович, редакция исеменнән Сезне, хезмәттәшләрегезне яңа уку елы белән котлыйбыз, гыйльми-иҗади уңышлар насыйп булсын! КФУда, шул исәптән Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында уку елы ничек башланып китте? Нинди үзгәрешләр көтелә?

– Бик зур рәхмәт. «Мәгариф» журналы белән озак еллар нәтиҗәле хезмәттәшлектә яшибез, аны киләчәктә дә дәвам итәрбез дип уйлыйм. Укытучылар да, студентлар да эш башлады. Старосталар белән очраштык, чөнки барлык студентларны да бергә җыю әлегә рөхсәт ителми. Староста – индикатор ул, группаның хәлен белеп тора. Уку елына үзгәрешләр белән килдек. Безнең уку бинасында белем бирү технологияләре үзәге (ЦОТ) ачылды. IT-технологияләрне җитештерүче компанияләр үзләре бирде, КФУ сатып алмады, бу проект бушка. Шушы ук компанияләрдә тагын яңа технологияләр эшләнсә, алыштырып кына куячаклар. Укытучылар өчен дә семинарлар уздырыла, студентлар да укый монда. Икенче катта ТР Хөкүмәте заказы белән билингваль, полилингваль белгечләр әзерләү өчен модуль кабинетлар ачтык. Дүртенче катта ремонт ясалды. Март аенда ТР Президенты Р.Н.Миңнеханов безнең институтта булып, хәер-фатихасын биреп китте. 1 сентябрьдә студентларны менә шундый әзерлек белән каршы алдык.

– Югары уку йортлары да хәзер дистанттан гадәти укыту тәртибенә күчте. Укытучыга һәм студентка коронавирустан саклану максатында нинди таләпләр куела?

– Укыту элекке форматта башланды. Дәресләрне традицион рәвештә дә, Майкрософт Тимс платформасында да үткәрәбез. Бинада һәм аудиторияләрдә битлектән йөриләр. Укытучылар фән министры Валерий Николаевич Фальков күрсәтмәсе буенча дәрестә битлек кимәскә мөмкиннәр.

– Сезнең институтка кабул итү кампаниясенә нинди үзенчәлекләр хас булды? Документларны электрон форматта гына тапшырдылармы?

– Сер түгел, яңа уку елын борчылып көткән идек. Узган уку елы дистанцион форматта төгәлләнде бит. Абитуриентлар документлар алып килерләрме дип борчылдык. Документларны электрон-дистанцион форматта тапшырдылар. Бу зур яңалык түгел инде, чөнки соңгы елларда КФУда гибрид форматта тапшыру башланган иде. Укырга кергән студентлар хәзер документларын кәгазь формада кадрлар бүлегенә алып киләләр. Абитуриентлар татар теле һәм әдәбияты, дизайн, музыка юнәлешләренә, БДИдан тыш, КФУ билгеләгән керү имтиханнарын да тапшырды. Балалар сынауларны дистанцион форматта үтәделәр, аларның эшләгәнен видеокамерадан карап тордык. Ясаган рәсемнәрен безгә сканер аша чыгарып җибәрделәр. Бүгенге технологияләр мондый мәсьәләне сыйфатлы хәл итәргә ярдәм итә. Безгә 1230 студент кабул ителде: шуларның 421е – бюджет урынына, 809 студент түләүлегә керде. 310 студент чит илдән киләчәк. Әлегә аларның барысы да Казанга килеп җитмәде. Хәзергә алар белән бөтен эшне дистанцион форматта оештырып җибәрдек. Болар дәресләргә Майкрософт Тимс платформасында катнашалар.

– Нинди яңа белем бирү проектларын, уку программаларын укыту процессына кертәсез?

– 2018 елдан башлап, безнең институт укытучылар да әзерли. Бу белгечлектә хәзер 132 бала укый, шуларның 82се көндезге бүлектә. Булачак белгечләр билингваль, ә быелдан полилингваль юнәлештә укытыла: инглиз телендә дә дәрес бирә ала торган математика, тарих, башлангыч мәктәп укытучылары һәм балалар бакчасы тәрбиячеләре. Институтны көндезге бүлектә тәмамлаган яшь белгеч рус, татар, инглиз телләрендә укыта алырлык булып чыгарга тиеш. Дәүләт заказы буенча әзерләнгәнгә күрә, алар, диплом алгач, Татарстанның шәһәр-районнарындагы мәктәпләрдә биш ел дәвамында эшләргә тиеш булалар. Студент тырышып укыса, 15 мең стипендия алачак. Көндезге бүлек өчен шулай каралган. Педагогик юнәлештәге белгечләр биш ел укый. Бездә билингваль белгечләр тәрбияләү тәҗрибәсе бар иде инде.
90 нчы еллар уртасыннан башлап, Казан дәүләт педагогия институты федераль кысаларда рус һәм инглиз телләрендә эшләүче укытучылар әзерләде. Хәзер моңа, татар теле дә өстәлеп, институттан өч телдә укытырлык педагоглар чыгачак.

– Татар теле, әдәбияты укытучылары һәм журналистлар әзерләү эше ничек бара? Милли белем бирүнең торышыннан Сез ни дәрәҗәдә канәгать?

– Бу мәсьәләне икегә бүлеп карыйм: укытучылар әзерләү һәм фәнни хезмәткәрләр әзерләү. Ике юнәлеш буенча да федераль бюджет хисабына укытабыз. Россия Федерациясе Хөкүмәте түбәндәге юнәлешләр өчен акча бүлеп бирә: бакалавриат: 1) татар теле, әдәбияты һәм инглиз теле укытучысы; 2) татар теле, әдәбияты һәм журналистика; магистратура: 1) татар телен, әдәбиятын укыту теориясе һәм технологияләре;  3) төрки телләр һәм мәдәниятара багланышлар. Татар телен башка төрки телләр белән чагыштырып өйрәтәбез. Түләүле укуга килүчеләр дә бар. 2021 елга да контроль саннар килде. Татар теле һәм әдәбияты буенча быелгы күләмдә бюджет урыннары биреләчәк. Уку программасын татар теле һәм әдәбиятын тулысынча укытырлык итеп төзибез. Әлегә кыскарту күздә тотылмый. 90 нчы еллар башыннан бирле гамәлгә ашырыла торган программа буенча студентлар параллель рәвештә инглиз телен дә өйрәнәләр. Теләсә нинди фәнне укытканда яңа технологияләрдән файдалану өчен чит тел белү таләп ителгән безнең заманда өстәмә рәвештә инглиз телен өйрәнү зарурлыкка әйләнде.
Филология юнәлешендә республикадагы ихтыяҗны канәгатьләндерү максатыннан «Татар теле, әдәбияты һәм журналистика» белгечлеген укытуны да планга керттек. Элек бу юнәлештә тәрҗемәчеләр генә әзерли идек. Быелгы уку елыннан журналистлар да тәрбияләячәкбез. Моның өчен «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте һәм «Татмедиа» агентлыгы белән берлектә махсус программа төзелде. Әлеге оешмаларда эшләүче белгечләр үзләре дә бу юнәлештә дәресләр алып барачак.
Миңа калса, милли мәгариф, милли матбугат бар, яши, яшәячәк. Ләкин ул заман белән бергә үзгәрешләр кичерә, шунсыз мөмкин дә түгел. Татар теле һәм әдәбияты буенча укучы студентларның дөньяга карашларын киңәйтү өчен институтта язучылар, сәясәтчеләр, күренекле шәхесләр белән очрашулар даими булып тора. Бездә «Мизгел» яшьләр театры дәрәҗәдә. КФУда татарча хор да, ансамбль дә элеккечә эшләп килә. Яшьләрнең сәләтләрен, компетенцияләрен үстерү һәм күрсәтү өчен һәртөрле шартлар тудырабыз.

– Татарстанда быел алты полилингваль мәктәпнең берсе – Алабугада, икесе Казанда ачылды. Мондый яңа төр мәктәпләр һәм гимназияләр өчен кадрлар әзерләү мәсьәләсен хәл итүгә Сезнең институт нинди өлеш кертә?

– Бездә белем алучы булачак кадрлар биш елдан гына полилингваль мәктәпләргә барачаклар, шуңа күрә хәзер аларда эшли башлаган укытучыларны өстәмә әзерләү мәсьәләсе алга килеп баса. Аны Татарстан Хөкүмәте, Мәгариф һәм фән министрлыгы хәл итеп бетерсә иде дигән теләк бар. Инде күпмедер күләмдә эш башланды. КФУ федераль юрисдикциядәге югары уку йорты булганга күрә, республика хөкүмәте акчаны безгә турыдан-туры күчерә алмый. 2019/2020 уку елында бу юнәлештә бер проект башлап җибәрелде, ләкин әлеге заказ конкурс нәтиҗәсе нигезендә КФУга бирелмәде. Әлеге мәсьәләнең ачыкланып бетмәгән яклары калганын Министрлар Кабинетында аңлыйлар дип уйлыйм. Укытучылар әзерләүдә безнең институт беренчел булгач һәм моңа кадәр үк аларны өстәмә укыту-әзерләү белән шөгыльләнгәч, полилингваль мәктәпләр өчен белгечләрне кабаттан өстәмә укыту да бер үк базада оештырылырга тиеш дип саныйбыз.

– Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановка сайлаучыларның күпчелеге уңай тавыш биреп, ул яңа срокка сайланды. Сайлауда студент яшьләрнең активлыгын ачыклый алдыгызмы? Ни дисәң дә, заманыбызның яшь буыны битарафлык чиреннән азат түгел.

– Сайлауда укытучыларның – 90, студентларның 80 проценттан артыгы катнашты. Яшьләр үзләренең гражданлык позициясен актив күрсәттеләр дип уйлыйм. Әлбәттә, моңа ирешүдә кураторлар һәм старосталарның өлешен билгеләп үтмичә булмый. Сәяси чараларда аңлатуның әһәмиятен беркем дә инкарь итми. Минемчә, республикада яшь буынны белемле, һөнәрле итү, актив тормыш алып бару өчен шартларның елдан-ел артуын күпчелек күреп һәм аңлап тора. Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты да бу эшкә үз өлешен кертә.

Илһам ФӘТТАХОВ
Автор фотолары

Добавить комментарий