МОҢСАРА ЯКИ КАЛФАКЛЫ САНДУГАЧ

Ләйсән ГАЙНЕТДИНОВА,
Казандагы 4 нче татар гимназиясенең педагог-оештыручысы, Сара Садыйкова музее җитәкчесе

Музейлар – халык, милләт хәтере генә түгел, алар – тәрбия чарасы да. Музей педагогикасы яшь буынны тәрбияләүдә, аны шәхес итеп үстерүдә мөһим чараларның берсе булып тора. Мәктәп музейларының әһәмияте шунда: ул эзләнү-тикшеренү эшләре барышында укучыларны, укытучыларны, ата-аналарны берләштерә, үз халкына, горефгадәтләренә, мәдәниятенә карата кызыксыну хисләре уята, үз милләте тарихына, шәхесләренә битараф булмаска өнди. Казан шәһәренең Киров районындагы 4 нче татар гимназиясендә урнашкан Сара Садыйкова музее да үзенә шундый бурычлар йөкли. Үз вакытында популяр драма артисты, 20 – 30 нчы елларның мәшһүр җырчысы, татар опера театрының күренекле солисткасы, һәм, ниһаять, татар халкын берсеннән-берсе матур җырлары белән куандырган мәшһүр композитор Сара Садыйковага багышланган әлеге музей белән танышып чыккан укучыларда иҗатка омтылыш уяна яки фәнни-эзләнү эшләренә керешү теләге туа икән, бер дә гаҗәп түгел.
Гимназиядә Сара Садыйкова музеен оештыру эшен гимназия директоры Илхания Абзалетдин кызы Вахитова башлап җибәрә. «Татар гимназиясе милли моңнарыбыз белән өретелгән булырга тиеш. Балаларыбызга тәрбияне дә, Тукай әйтмешли, «чын безнеңчә матур, милли көй»ләр аша бирү – иң нәтиҗәле ысулларның берсе», – дигән фикердә тора ул. Үзенең ниятләре белән 2002 елдан башлап гимназиянең фәнни җитәкчесе булган, бүгенге көндә профессор, педагогика фәннәре докторы, Казан федераль университетының география кафедрасы мөдире вазифасын башкаручы Илгизәр Тимергали улы Гайсин белән дә уртаклаша Илхания ханым. Остаз, үз чиратында, И.Вахитованы Сара Садыйкованың кызы, балет сәхнәсе ветераны Әлфия Айдарская белән таныштыра. Шул очрашуда күп елларга сузылган һәм бүгенге көнгә кадәр дәвам итүче хезмәттәшлеккә нигез салына. Әлфия Айдарскаяның ярдәме белән музей ачу өчен шактый материал туплана.
– Сара Садыйкованың кемдә нинди шәхси әйбере саклана, Әлфия апа шуларны безгә әйтә торды. Без исә, алар белән элемтәгә кереп, кайсын сатып, кайсын сорап алып кайта тордык», – дип сөйли Илхания Абзалетдиновна, уенын-чынын бергә кушып.
Тырышлык бушка китми: 2004 елда гимназиянең бер бүлмәсендә Татарстан АССРның халык артисты, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Тукай бүләге иясе җырчы (лирик-колоратуралы сопрано) Сара Садыйкова музее үзенең эшен башлап җибәрә.

КЕМ СИН БИБИСАРА?
Бибисара Гариф кызы Садыйкова 1906 елның 1 ноябрендә Казан шәһәрендә приказчик гаиләсендә дөньяга килә. Башта шул заманның данлыклы кызлар гимназиясе – Фатиха Аитова мәктәбендә, аннан соң Казан педагогика техникумында белем ала. 1921 елда техникум студенты Сара Садыйкова, беренче тапкыр артист һәм җырчы буларак сәхнә тотып, К.Рәхимнең «Бүз егет» драмасында Сәхибҗамал ролен башкара. Композитор С.Габәши тәкъдиме белән Мәскәүгә укырга китә һәм 1922 – 1928 елларда Мәскәү консерваториясе каршындагы музыка техникумында вокал буенча М.Г.Цыбущенко классында укый. Мәскәү татар театрында төп рольләрдә уйный, шунда булачак ире – Газиз Айдарский белән таныша.
30 нчы елларда Сара Садыйкова Татар академия театры спектакльләрендә Салих Сәйдәшевнең бик күп музыкаль әсәрләрен башкара, җырлап уйнала торган күп кенә образлар тудыра.
1934 – 1938 елларда ул Мәскәү консерваториясе каршындагы Татар опера студиясендә укый, аны тәмамлагач, яңа оешкан Татар дәүләт опера һәм балет театрының беренче солистлары төркемендә була.
Сара Садыйкова Татарстанда беренче хатын-кыз композитор дип горурлык белән әйтә алабыз. Салих Сәйдәшев озак кына үзешчәннәр рәтендә йөргән Сара Садыйковага көйләр язып карарга киңәш итә. Ул 1942 елда Ә.Ерикәй сүзләренә «Көтәм сине» тангосын язуы белән композитор буларак эшен башлап җибәрә. Аның әсәрләре халык арасында киң популярлык казана һәм татар музыкасының алтын фондына керә. Билгеле, халык күңелендә буыннан-буынга сакланып килсен өчен, әлеге мирас архивларда гына түгел, музейларда, һәйкәлләрдә, урам, шәһәр исемнәрендә дә сакланырга тиеш. Кызганыч, сынчы Рада Нигъмәтуллина тарафыннан Сара Садыйковага багышлап иҗат ителгән һәм сынчы үзе исән чагында ук коелган «Җидегән чишмә» һәйкәленең әлегәчә дөнья күргәне юк.

ШӘХСИ ӘЙБЕРЛӘРДӘ – КУЛ ҖЫЛЫСЫ
Музей экспонатлары арасында Сара Садыйкованың шәхси әйберләре, концертларда кигән күлмәк-костюмнары, аксессуарлар, уен кораллары саклана. Монда стендлар, көнкүреш җиһазлары урнаштырылган витриналар, афишалар да зур урын алган.
Иң түрдә, музейның күрке булып, Сара Садыйковага юбилее уңаеннан бүләк ителгән пианиносы тора. Музейга исә аны Казан шәһәренең 2 нче гимназиясе директоры К.З.Хәмидуллина тапшыра. Шунда ук композиторның өстәле, зур вазасы урнашкан. Әлеге җиһазларның музейга килү тарихы да бик кызыклы. Алар 300 сумга сатып алына. Өстәлне, машина яллап, Югары Ослан районыннан алып кайталар.
Сара кечкенәдән үк көзге каршында төзәтенергә, алкалар, мәрҗәннәр тагарга, брошкалар кадарга, матур киенергә, энҗе калфактан йөрергә яраткан. Аны бу гадәте гомер буена озата бара.
Замандашлары аны аралашучан, эчкерсез кеше буларак искә ала. Сара Садыйкованың иҗатташ дуслары, замандашлары, туганнары белән төшкән фотолары бихисап. Фотосурәтләрнең кайберләрен гимназия музеенда да күрергә була.
Сара Садыйкованың иҗади мирасын барлап, аларны халыкка чыгаруда аның бердәнбер кызы, балет сәхнәсе ветераны, тынгысыз шәхес – Әлфия Айдарскаяның өлеше бик зур. Затлы нәсел дәвамчысы – татар халкының югары белемгә ия беренче татар режиссеры, актер, Мәскәү татар театрына нигез салучы, беренче татар операсы – «Сания»не сәхнәгә куючы шәхес Газиз Айдарский һәм татар опера җырчысы һәм композитор Сара Садыйкованың бердәнбер кызы – татар классик балет сәнгатенә нигез салучыларның берсе Әлфия апабызга да шушы көннәрдә 95 яшь тулды. Шуңа да карамастан, җиңел гәүдәле, җилдән җитез Әлфия Айдарская әле дә иҗат рухы белән яши: әнисе иҗатына багышлап, кичәләр, концертлар оештыра. Гимназиядә үткәрелгән чаралар да аның катнашыннан башка узмый.
Һәр уку йортының аны таныткан, башкалардан аерып торган бер чарасы бар. «Үз композиторы» булган 4 нче татар гимназиясенең дә бар андый фишкасы. 2004 елдан башлап, гимназия коллективы Сара Садыйкова исемендәге яшь башкаручыларның төбәкара фестиваль-конкурсын үткәреп килә. Узган ел без аны унынчы тапкыр үткәрдек. Һәм, әйтергә кирәк, моннан 16 ел элек директорыбызның шундый фестиваль булдырасы иде дигән тәкъдимен дә беренчеләрдән булып Әлфия Айдарская хуплап, күтәреп ала. Хәтта ярдәм йөзеннән, беренче фестивальгә жюри әгъзаларын чакыру эшен үзенә йөкли. Шул рәвешле Зилә Сөнгатуллина, Миңгол Галиев, Лидия Әхмәтова, Марат Әхмәтов; музыка белгечләре Земфира Сәйдәшева, Маргарита Коварскаялар белән озак елларга сузылган иҗади хезмәттәшлеккә нигез салына.
– Фестивальнең географиясе елданел киңәя бара. Беренче фестиваль гимназия статусында үтеп, анда бары тик Казан шәһәренең Киров һәм Мәскәү районнары мәктәпләрендә укучы утызга якын бала катнаша. Конкурсантларның яртысы диярлек «Казан кичләре» җырын башкарды. Икенче елны башкаручылар Казан шәһәренең барлык районнарыннан килде. 2007 елдан ул республика фестивале статусын алып, Татарстан Респубикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы канаты астында үткәрелә башлады. Алга таба фестиваль тагын да үсте. Бүгенге көндә республикабызда Сара Садыйкованың «Казан кичләре»н җырламаган бала юк дип әйтә алабыз, чөнки ул фестивальнең гимны буларак яңгырый, – ди Илхания Абзалетдиновна.
Соңгы елларда фестивальдә ким дигәндә 200 гә якын конкурсант катнаша. Алар арасында Мәскәү, Пермь, Әстерхан өлкәләреннән һәм Австралиянең Аделаида шәһәреннән дә катнашучыларны очратырга була.
Шуны да әйтергә кирәк: гимназия республиканың татар теле һәм әдәбияты укытучыларының практика үтү, өйрәнү мәйданы булып тора. Ә монда шундый матур гадәт яшәп килә: мәктәпкә аяк баскан һәркемне, зурлап, Сара Садыйкова музеена чакырабыз. Шулай итеп, 4 нче татар гимназиясе күпләр күңеленә милли белем бирүче уку йорты гына түгел, ә татар моңын популярлаштыруда, җыр аша төрле милләт балаларына әхлак тәрбиясе бирүдә үз өлешен кертүче, үз традицияләре, үз кыйбласы, үз моңнары булган уку йорты буларак та кереп кала.

Добавить комментарий