Логотип Магариф уку
Цитата:

8 Март бәйрәменә багышлап

8 Март – Халыкара хатын-кызлар көнен уздыру безнең мәктәптә ел саен егетләргә йөкләнә.Быел да шулай булды.Бәйрәмнең беренче өлешендә V –VIII сыйныф егетләре әниләре турында инша язып килгәннәр иде, ма...

8 Март – Халыкара хатын-кызлар көнен уздыру безнең мәктәптә ел саен егетләргә йөкләнә.Быел да шулай булды.
Бәйрәмнең беренче өлешендә V –VIII сыйныф егетләре әниләре турында инша язып килгәннәр иде, матур итеп шуларны укыдылар. Әниләре белән төшкән фотолардан презентация эшләгәннәр. Икенче өлештә үзләренең сыйныфташ кызларын котладылар. Алар сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләде, җырлар багышлады, баянда уйнады. Соңыннан әниләргә хөрмәт йөзеннән басып «Җырлыйм әнием турында» дигән җырны җырладык. Мәктәбебез директоры Дания Шәрифулла кызы Газизова педагог-оештыручы Эльмира Зыятдин кызы Фәйзрахманова җитәкчелегендә әлеге бәйрәм чарасын оештыруда катнашканнарның һәммәсенә зур рәхмәт белдерде. Кичә ахырында ул районкүләм ярышларда җиңү яулаган укучыларга Мактау грамоталары тапшырды.
Әниләребез озын гомерле, сау-сәламәт, кызларыбыз һәрвакыт инсафлы, көләч йөзле булсын дигән теләк белән таралыштык.
Лидия КОНСТАНТИНОВА,

Мамадыш районы Үсәли урта мәктәбе укытучысы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ