Логотип Магариф уку
Цитата:

9нчы сыйныфлар сынатмый

Атнаның Халыкара укытучылар бәйрәме белән башланып китүе Яңа Савин районындагы 71нче урта гомуми белем мәктәбендә укытучыларга да, укучыларга да аның башка көннәрен дә шундый күтәренке рухта үтәргә кө...

Атнаның Халыкара укытучылар бәйрәме белән башланып китүе Яңа Савин районындагы 71нче урта гомуми белем мәктәбендә укытучыларга да, укучыларга да аның башка көннәрен дә шундый күтәренке рухта үтәргә көч биргән. Моның шулай икәнлеген мәктәпнең милли мәсьәләр буенча директор урынбасары Рамилә Кашшапованың бик тә дулкынланып Укытучылар бәйрәмендә мөгаллимнәр коллективының Арча районының Кырлай авылында урнашкан бөек шагыйребез Габдулла Тукай музеена барулары турында сөйләвеннән дә аңларга мөмкин иде.
- Музей экспозициясенең шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлын шул кадәрле бөтен, шул кадәрле төгәл итеп күзалдына китерерлек төзелүенә таң калып карап йөрдек, - диде музей караганнан соң күңелләре эрегән Рамилә ханым. – Экскурсоводлар музейга килгән халыкны татар һәм рус телләрендә таныштырып йөргәндә шагыйрьнең тормышы турында шул хәтле күңелләргә үткәзерлек итеп сөйләделәр ки, безнең коллективтагы рус милләтеннән булган укытучыларның да күзләренә яшьләр килде хәтта. Талантлы шагыйрь иҗат иткән шигырь, нинди генә милләт вәкиленеке булса да, ялкынлы тәэсир итү көче белән барлык милләт ул һәм кызларының йөрәкләрен дә әсәрләндерә ала икән! Музейның эченнән дә, тышыннан да күз явын алырлык итеп яңартылуыннан шагыйрьнең зурлыгын гына түгел, милләтебезнең абруен да бермә-бер арттыруын тою күңелдә горурлану хисләре уятты. Шул кадәрле әзерләнеп каршы алганнар өчен бик зур рәхмәт Тукай музее хезмәткәрләренә!
Алтынчы октябрьдә мәктәптә “Татар егете – 20” һәм “Татар кызы – 20” бәйгесенә Яңа Савин районы мәктәпләре арасында сайлап алу туры уздырылган. Җиңүчеләр арасында 71нче мәктәпнең 9нчы сыйныф укучылары Ләйсән Вәлиева белән Илгизәр Шиһаповның булуы мәктәп данын тагын да күтәреп җибәргән. Моның үзенә күрә бер сәбәбе дә бар, чөнки барлык мәктәп “халкы” академик стильдә башкаручы, йомшак тембрлы Илгизр Шиһаповның, мәктәпне тәамлагач, зур җырчы булып китүен көтә. Беркемнең дә аның әлеге бәйгедә шәһәр буенча узачак финалга чыгачагына һәм анда да җиңүче булачагына шиге юк. Илгизәр район беренчелегенә узган турда Салих Сәйдәшевнең Таҗи Гыйззәт шигыренә язган “Әдрән диңгез” җырын башкарган. Ә менә аның сыйныфташы Ләйсән Вәлиева ярышта Фәнис Яруллинның “Яхшылык эшләргә ашыгыйк” дигән шигыре белән җиңеп чыккан. Ләйсәннең дә Илгизәр белән бергә ноябрь аенда Авиатөзелеш районы мәктәпләре җиңүчеләре белән алышасы бар. Әле яңа гына шушы бәйгенең “Добрый молодец” һәм “Чибәр кыз” дип аталган рус телендәге варианты узган иде. Анда шулай ук 9нчы сыйныф укучысы Карина Миншина җиңеп, алгы турга чыккан.
Бөтенроссия һәм Татарстан буенча уздырылган күпсанлы вокал конкурслар лауреаты Карина Миншина
Бүген 9нчы сыйныф укучылары ОБЖ (Тормыш иминлеге нигезләре) буенча “Мәктәптә һәм өйдә янгын иминлеге” дигән темага ачык дәрестә катнашты. Ул 48нче махсуслашкан янгынга каршы коткару часте хезмәткәрләре катнашында үтте. 9нчы сыйныфларның иҗатта да, укуда да сынатмавы әллә каян күренеп тора.
Ирек НИГЪМӘТИ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ