Логотип Магариф уку
Цитата:

«Интернет балаларны игътибарсыз итә»

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында VIII мөселман яшьләре форумына  багышланган матбугат конференциясе булып узды.Быел ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан елына ике тапкыр үткәрелә торган трад...

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында VIII мөселман яшьләре форумына  багышланган матбугат конференциясе булып узды.
Быел ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан елына ике тапкыр үткәрелә торган традицион Мөселман яшьләре форумы Тәфсир елына багышлана. Форумда катнашу өчен дөньяның төрле почмакларыннан  барлыгы 290 гариза кабул ителгән. Җыенда сайлап алу турын узган 200 кеше катнашачак.
- Без барлык катнашучыларны электрон  чатта җыйдык. Ничә кеше булса, шуның кадәр сорау. Ни аяныч, яшьләр хәзер бик игътибарсыз. Гади белдерү буенча да күп сорау туа. Моңа социаль челтәрләр гаепле! – дип искәртә ТР МДН социаль бүлеге башлыгы Айгөл Биктимирова.

Форумда лекцияләр, мастер-класслар, түгәрәк өстәлләр, экскурсияләр, спорт чаралары, шулай ук түгәрәк өстәл һәм интеллектуаль уеннар, танылган кешеләр белән очрашулар каралган. Остазлар арасында: Мөхәммәд Пәйгамбәрнең нәсел дәвамчысы, ислам хокукы нигезләре буенча магистр, шәех Абдуррахим Лакрим һәм Россия ислам институты мөгәллиме, гакыйдә, Хәнәфи фикһе, тәфсир буенча хезмәтләр авторы Әхмәд Әл-Хәнәфи бар.
Программа рус һәм гарәп телендә оештырыла. Телне аңламаучыларга тәрҗемәчеләр була. Мөселман яшьләре форумы – егетләр һәм кызлар өчен  дини белемнәрне тирәнәйтү, мөселман социаль проектлары өстендә эшләү һәм аларны тәкъдим итү мәйданчыгы.
– Без үзебезнең тәҗрибә белән уртаклашырга һәрвакыт әзер. Әлегә гаилә кору буенча яңа проект өстендә эшлибез. Аның төп нияте парларны кавыштыру түгел, ә  яшьләр арасында гаилә турында булган  стереотипларны бетерү, низаглы хәлдән чыгу юлларын табарга ярдәм итү.

Шулай ук, Айгөл Биктимирова формуның максатын билгеләп үтте.  Ул – дөнья дәрәҗәсенә чыгу. Анда яшьләр иманнарын ныгыта, Россия һәм төрле почмаклардан килгән дин кардәшләр белән аралаша, Коръән белән якыннан таныша алачак.
Ралинә ЗАҺИДУЛЛИНА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ