Адалай оныклары

Хикмәтле 2020 ел җәенең онытылмас бер мизгеле Балтач белән бәйле булды. Башка елларда, ял эзләп, балалар белән Төркиягә, Болгариягә, Хорватиягә, Грециягә, Италиягә, диңгезләр буендагы башка чит илләргә барып кайта идек тә ел әйләнә шуларда алган тәэсирләр белән яши идек. Пандемия барыбызның да тормышына төзәтмәләр кертте. Ерак җирләргә әллә барып була, әллә юк дип уйлаштык та журнал коллективы белән чакырган җиргә – юк, диңгезгә түгел, Балтачның атаклы Кара күленә китеп бардык.

Кара диңгез урынына – Кара күл

Сылтау да чыгып торды. Хезмәттәшебез, шагыйрь Ирек Нигъмәтинең юбилеен табигатьтә уздырырбыз дип сөйләшкән идек. Чыннан да, шәп булды. Егетләр-кызлар катамаранда йөзделәр, теләгәннәре балык тотып, уха пешерде. Казанда пылау кайнады. Аннан, Ирек абыйның фәлсәфи шигырьләрен тыңлый-тыңлый, шул нигъмәтләрдән авыз иттек. Балтачның фермерлар, үзмәшгульләре безнең өчен генә ярминкә оештырганнар иде. Теләсәң, бал, чәк-чәк, кош теле, каймак, истәлеккә сувенир сатып ал. Менә шулай «Мәгариф», «Гаилә һәм мәктәп» журналларының коллективы һөнәрле Балтачта тагын бер эш төре – туризм юнәлешен ачып кайтты.

Мондый үзенчәлекле ялның авторы да бар. Ул – Балтач мәгариф идарәсе башлыгы, педагогика фәннәре кандидаты Алия Юныс кызы Шагаева. Әлеге вакыйгадан соң журналистларыбыз аның белән әледән-әле очрашкалап тордылар. Районга барган саен бер яңалык алып кайталар: әле анда түләүле сыйныфларда балаларны өстәмә заманча белгечлекләргә укыта башлаганнар, әле барлык мәгариф оешмалары, ТАССРның йөз еллыгына багышлап, спектакльләр куйганнар. Ә Алия ханым үзе берләштерелгән концертта җырлаган. Әлбәттә, журналист күңелендә мондый оештыручы, күпкырлы шәхес белән аерым очрашу теләге тумый калмый. Андый күрешүләр вакытында район мәгариф тармагының үзенчәлекләре турында гына сөйләшеп калмыйсың, нәсел-нәсәбә йомгагының җепләрен дә сүтәсең. Алия Юнысовна белән соңгы очрашуда аның шул концертта татар халык җырын бик оста башкаруы турында ишетүемне әйттем. Яшь чагында Икенче Бөтенсоюз халык иҗаты конкурсында лауреат булуын да белгән идем. Анысын да исенә төшердем.

Битколовка кайту

– Мин үскәндә, безнең өйдә барысы да җырлыйлар иде. Рус теле укытучысы әбием дә, математика укытучысы бабаем да, әнием дә, география укытучысы әтием дә, – диде ул. – Гомумән, безнең нәсел өчен дүрт нәрсә хас: музыка, мөгаллимлек, армия сафларында хезмәт итү һәм атлар.

Менә шулай без, сүз ара сүз чыгып, нәселендә 56 укытучы булган Битколовларның зур шәҗәрәсе белән танышуны башладык. Алия ханымның әйтүенә караганда, күп тармаклы бу тамырның тарихын 1600 еллардан ук күзәтергә була. Аларның борынгы бабалары, Явыз Иван Казанны яулап алганнан соң, шушындагы мари җирләренә күченеп килгән булырга тиешләр.

– Мин туган Пыжмара авылының яңгырашы ук мари сүзеннән ясалган булуын әйтеп тора. Пыжым мара ул. Димәк, Мари пыжымы – урыны, – дип сөйләде ул. – Рус дәүләтенең чикләрен киңәйтү, чәчелгән-сибелгән татар халкын тагын да ныграк буйсындыру һәм чукындыруны көчәйтү өчен, моннан ерак түгел генә Малмыж кирмәне төзелгән. Шуңа да карамастан, нәселебез юкка чыкмаган, татар булуыннан туктамаган. Алар һаман мөгаллимлек эшен дә, ат асрауларын да дәвам иткәннәр. Биткол бабайдан соң Сәиткол, Кабай, Шәяхмәт. Өченче буын ерак бабамның җиде баласы булган. Шуның өчесе егетләр: Гайнан, Закир, Шакир. Безнең карт әби шулай сөйләргә ярата иде: «Мине Гайнан бабагыз җигүле 12 ат белән Иске Йөректән килен итеп төшерде». Гайнан бабайның кушаматы русларның удалай сүзеннән ясалган Адалай булган. Утызынчы елларда, кулаклар дип мунчасын сүтә башлагач, кайнар йөрәкле бабам түзмәгән: җимерүчеләрнең «бугазына ябышкан». Аны төрмәгә алып киткәннәр. Озак тормаган, кайткан.

Ул чакта гаиләсе белән үзбаш яшәгән Закир яңа ачылган совет мәктәбендә математика укыткан. Кемдер, төнлә аларның өенә килеп, иртәгә сезне авылдан сөрәчәкләр дип әйткән. Ул тиз генә гаиләсен, нәселен җыештырып, туган яктан чыгып киткән. Алар Красноярск шәһәренә барып урнашканнар. Шунда абый, рус теле өчен кулай булганга, барысына да үзләренең борынгы Битколов фамилиясенә паспорт эшләткән. Абый-апалар күбесе мәктәптә эшләгәннәр. Әхмәтҗан исемле абый, Петрозаводскига барып, заводка эшкә кергән. Ул да, паспорт алганда, исемен Ян дип яздырырга мәҗбүр булган. Биш елдан абыемнар бу якларда Пыжмара кешесен очратканнар һәм, үзләре турында органнарга хәбәр итүдән куркып, Урта Азиягә күчеп киткәннәр. Закир абыем Алма-Атаның мәгариф идарәсен җитәкләгән. Коронавирус зәхмәте котыра башлаганчы, без ирем Әнвәр белән туганнарны күреп, танышып кайту өчен Урта Азиягә бардык. Алма-Атада татар зиратында булып, Закир абыйның каберен яд иттек. Аның мәрмәр ташына «шәһәр мәгарифенә, зиратына нигез салучы» дип язылган.

Алия ханым әле көрсенеп, әле күзләрен очкынландырып, Россия төбәкләренә генә түгел, бөтен БДБ илләренә, хәтта чит илләргә сибелгән нәсел очкыннары турында сөйли дә сөйли. Мин аның хикәятләрендә илебезнең фаҗигале язмышын шәйләп, шуның иминлеге өчен башларын куркыныч астына куйган милләттәшләремә сокланып та, аптырап та утырам. Әхмәтҗан абыйларының тәвәккәллегенә генә кара әле син. Икенче Бөтендөнья сугышы башланганда машинист булып эшләгән Әхмәтҗан (Ян) фронтка шул кадәр ыргылган, хәтта паровозын рөхсәтсез рәвештә төньяк-көнбатышка таба «куалап» киткән. Ярый, элеккеге тугрылыклы хезмәтен искә алып, тоткынлыкка озатмаганнар үзен. Хәзер аның Виктор исемле улы Костромада күренекле рәссам икән. Шакир абыем, Кыргызстанда оешкан

316 нчы укчылар дивизиясе составында генерал-майор И.В.Панфилов кул астында Мәскәү янында фашистларга каршы барган сугышта катнашып, исән-имин Алма-Атага кайткан.

Нәселләре белән горурланырлыгы бар шул Алия ханымның. Закир абыйсының улы Нур Битколов 2013 елда атом энергетикасы юнәлеше буенча зур ачышы өчен Нобель премиясенә тәкъдим ителгән булган. Ул – оборонага хезмәт иткән зур галим. Бүгенге көндә үзе вафат инде, ә хатыны hәм кызы Санкт-Петербургта яши. Бу кадәресен мин үзем интернеттан укып белдем. «Битков Нур Закирзянович, доктор технических наук, профессор, Санкт-Петербургның «Сәнәгать һәм диңгез медицинасы» дәүләт унитар фәнни-тикшеренү институты лабораториясе мөдире» дип язылган анда. Хәер, Алия Юнысовна үзе дә зур нәсел-нисбәтенең дәвамчыларын интернет аша эзләп таба бит. Берничә ел элек дөньяның дүрт кыйтгасына таралган Адалайлар Балтачка Алиянең әнисе Резида Рәфкать кызының юбилеена җыелалар. Бу – Алиягә әбисе Зөлфиянең васыяте була.

Матур гаилә – хыял җимеше

Ә әбисе Зөлфия белән бабасы Рәфкать гаиләсе – аның өчен укымышлы, тату, мәхәббәтле гаилә учагының өлгесе ул.

– Мәктәптә математика укыткан бабам үзләренә Әгерҗе якларыннан рус теле укытырга килгән кызны бик яратып өйләнгән. Әйтергә мөмкин, ул аны дустыннан «тартып» алган. Без еш кына аларга кунакка кайта идек. Бабай әбигә бик игътибарлы булды, авыр сүз әйткәнен хәтерләмим. Үзем дә шундый тыныч, тату, зур гаилә турында хыялландым. Кияүгә чыгып, күпмедер вакыт узганнан соң, бу хыялым челпәрәмә килер дип уйламаган идем. Бер-бер артлы улыбыз Айсаф белән кызым Миләүшә тудылар, ә бераздан кызым Мирьям дөньяга аваз салды. Ләкин гаилә гомерле булсын өчен, бала гына җитми, уртак мәнфәгатьләр кирәк. Икең бер якка карап уйлаудан туктасаң, ул таркала. Безнең дә шулай килеп чыкты. «Өч бала белән бүтән гаилә кора алмассың», – дип юрауларга карамастан, юлымда Әнвәр Авзалович пәйда булды. Ул игътибары, сүзендә торучанлыгы, балаларга мәхәббәте белән бик тырышып, мине үзенә каратты. Ике ел элек никах туе уздырдык – 21 октябрь безнең беренче бәйрәмебез. Ул – чын ир-ат: күп сөйләми, сүзендә тора белә. Безне уртак мавыгулар берләштерә – классик музыка, матур әдәбият. Беренче очрашканда, аларның Миләүшә белән туган көннәре бер көндә – 2 июнь булуын белгәч, без моны язмыш билгесе дип кабул иттек. Балтач гимназиясендә укучы төпчек кызыбыз – безнең гаиләне берләштерүче коммутатор ул. Өлкән балалар Казанда укыгач һәм ирем Әнвәр дә башкалада эшләгәч, бу бик мөһим. Шуны истә тотып һәм заманнан калышмаска тырышып, ватсапта үзебезнең гаилә төркемен оештырдык.

Битколовларның дәвамчылары белән очрашу Казанның Островский урамындагы Татар китабы йортында барды. Әтисенең тезенә менеп кунаклаган Мирьям анда:

– Мин ватсапка үземнең билгеләремне куям. Әнигә бәлеш пешерергә булышуым, әниемне ничек яратуым турында язам, – дип, тыйнак кына әйтеп куйды. Гомумән, бу гаиләдә балалар шаккатмалы тыйнак һәм сабырлар.

– Алар минем искиткеч мөстәкыйльләр дә әле, – дип, өлкән балаларын мөстәкыйль сүзенә аерым басым ясап мактап алды.

Җиденче сыйныфтан Айсаф Казандагы 7 нче татар-төрек интернат-лицеенда, Миләүшә 4 нче төрек-татар лицеенда белем алып, икесе тиң КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтына укырга кергәннәр. Менә тагын әниләренә горурлану өчен бер сәбәп: димәк, кече Адалайлар да ата-баба һөнәрен дәвам итәчәк. Лицейда татар, рус, төрек телләрен камил үзләштергән Миләүшә хәзер университетта инглиз, испан, кытай телләрен өйрәнә. Мин бу балаларның практик акылына торып-торып исем-акылым китә. Кулында сатып алырга дип рус, татар, инглиз телләрендә чыккан яңа китапны тотып торган Миләүшә сөйли:

– Ике ел элек без гаилә белән Төркиянең Кызыл Агач дигән җиренә ял итәргә баргач, мин чит тел белергә кирәклеген бик нык аңладым. Матур, дөрес итеп төрекчә сөйләшсәң, самолетта иң әйбәт урыннарны сиңа бирәләр. Кибетләрдә товар алганда, төрекчә сөйләшкәч, зур-зур ташламалар ясыйлар. Төрекләр аларның туган телен өйрәнгән кешеләрне бик нык хөрмәт итә. Беркөнне әни ясалма тауга менгәч егылып төште дә без аны иминиятләштерү шартлары буенча табибларга күрсәтергә алып киттек. Шунда мин төрекчәдән – татар теленә hәм татарчадан төрекчәгә тәрҗемә итеп тордым. Мактануым түгел, ләкин телемнең камиллегенә сокланган табиб, тиз арада рентгенга төшереп, тиешле дәва билгеләде. Соңыннан: «Кызыгызга рәхмәт әйтегез», – диде ул өлкәннәргә.

Айсаф, лицейда яхшы уку белән бергә, футбол белән дә шөгыльләнгән. Аның хыялы – инглиз телендә белем бирүче математика укытучысы булу. Димәк, полилингваль мәктәп өчен ышанычлы белгеч әзерләнә. Хәзергә егет, университетта уку белән бергә, 2 нче татар-төрек лицеенда, ә сеңлесе 4 нче кызлар лицеенда тәрбияче булып эшли.

– Балалар 14 яшьтән үз көннәрен үзләре күрә. Бездән акча сорап аптыратканнары юк, – дип, бу юлы Алия ханым акча сүзенә басым ясый. Лицейны тәмамлагач кына без аларга смартфоннар бүләк иттек. Аңа кадәр төймәле телефоннардан файдаланганнар иде.

Менә бу Айсафның яраткан темасы булып чыкты ахры.

– Мәктәптә телефон куллану, гомумән, дөрес түгел, –

дип, ул да, ниһаять, сүзгә кушылды. – Телефоннан карап бирелгән җавап – белем түгел. Социаль челтәрләрдә утыру да – вакыт уздыру гына, шуңа күрә без укыган лицейларда куелган тәртипне дөрес дип саныйм. Үзем дә шундый таләпчән укытучы булачакмын. Кешенең бер генә минуты да бушка узмаска тиеш.

Бер генә минутны да бушка уздырмаска – Адалайлар нәселенең төп шигаре шул.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.