Академик Дамир Шәрәфетдинов татар халкы хәтерендә нинди булып истә калган?

“Формаль сөйлисе килми, чөнки ул үзе дә формаль кеше түгел иде, — дип сүз башлады ТР Фәннәр Академиясенең татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры Искәндәр Гыйләҗев, тарих фәннәре докторы, гуманитар фәннәр Академиясе академигы Дамир Рәүф улы Шәрәфетдинов истәлегенә багышланган түгәрәк өстәлдә. Д. Шәрәфетдиновнең һөнәрләре күп: ул тарихчы, журналист, спортчы, архивчы һ.б. Ә инде казанышларын саный китсәк, тагын да күбрәк. Хезмәтләрен барламыйча, нинди кеше, нинди җитәкче булган, шуны ачыклыйсы килә. Түгәрәк өстәлдә сөйләгәннәрдән дә шәхес, кеше буларак нинди сыйфатларга ия булган, шуларны гына “чүпләп” алырга тырыштык.

OLYMPUS DIGITAL CAMERA

Менә кайберләре:

* Архив эшчәнлегенә керткән хезмәте Татарстан һәм татар тарихын өйрәнү, язу эшен җиңеләйтте. Халыкның язмышы, тарихы белән яшәде ул. “Засекречный” тамгасы салынган бик күп докуметны дөньяга чыгарды.

* Мирсәет Солтангалиев эшчәнлеген өйрәнде. Бу бөек шәхеснең Россия төбәкләрендә, хәтта БДБ илләрендә яшәп яткан туганнарын тапты, яннарына барды, очрашты. Сәяси тарих белән генә түгел, авыл тарихлары белән дә кызыксынды. Татарның традициягә әйләнгән мәдәниятен дә өйрәнде.

* 16 китап һәм монография, күп кенә документаль повестьлар, очерклар, җыентыклар авторы һәм 24 тарихи-документаль җыентыкта автордаш. Аның инициативасы белән «Гасырлар авазы — Эхо веков» фәнни-документаль журнал нәшер ителә башлады. Архив эшчәнлеге тарихында мондый югарылыкта чыккан журнал юк иде әле.

* Буа районында туып үскән егет буларак, республикада беренчеләрдән булып Буа энциклопедиясен булдырды.

* Кабатланмас кеше шәхес иде. Бөтен нәрсә белән кызыксынды. Татарларның киләчәктә дәүләтле булачагына ышанып яшәде.

* Җитәкчеләр белән җиңел генә уртак тел таба белде. Аның дәлилли, ышандыра белү көче зур иде.

* Йөрми иде ул, йөгерә иде. Бөтен эшкә өлгерер өчен. Үз яныңа акыллы кешеләр тупларга кирәк дип әйтә иде.

* Хезмәттәшләренең эше белән генә түгел, гаиләсе, көндәлек тормышы, проблемалары белән дә кызыксынды. Проблемаларын хәл итәргә

булышты. Яшьрәк хезмәттәшләре өчен әти кебек иде. Үзе дә яхшы әти булды. Гаиләсен бик кайгыртып яшәде.

* Кунакчыллыгы таң калырлык иде. Берәр кунак килсә, табын корып куя да чәй эчертә. Бу эшне үзе башкара. Ризыклар сатып алырга да җәт кенә үзе барып килә. Хезмәттәшләрен эштән бүлеп кибеткә йөгертми иде.

* Кешене тыңлый белде. Яшь кешеме, олымы игътибар белән тыңлады. Әйбәт фикер булса, кем әйтүенә карамастан, исәпкә алды.

* Көләч йөзле, ачык күңелле, аның белән бөтен темага да сөйләшеп була иде.

* Ул һөнәри яктан да, тормышта да остаз булды.

* Беркайчан да үзен зурга санамады, өстен куймады, башкаларны түбәнсетмәде. Ишегалды себерүчеме, идән юучымы, ул алар белән дә сөйләшә, хәл-әхвәл сораша иде. Гади иде ул.

* Башлаган эшен ахырына җиткерә белде. Әйттеме — эшләде. Үз сүзле, үҗәт иде.

* Шагыйрь дә иде әле ул.

Кешене урын бизәми, кеше урынны бизи диләр. Һәркайсыбызга да, кайда гына эшләсәк тә, вазыйфабызны бизәп яшәү насыйп булсын. Ә ничек бизисе дигәндә, Дамир Рәүф улы кебек. Кеше, бигрәк тә җитәкчеләр, нинди булырга тиеш дисәләр, Дамир Шәрәфетдинов кебек – кешелекле диясе килә.

Добавить комментарий