Логотип Магариф уку
Цитата:

Актаныш мөгаллимнәре биологик бәйгедә көч сынашты

Укытучыларның һөнәри осталыгын арттыруда ачык дәресләрнең, бер-береңнең эш тәҗрибәсен өйрәнүгә багышланган семинарларның файдасы гаять тә зур. Шул нияттән, Актаныш районындагы биология hәм химия укыту...

Укытучыларның һөнәри осталыгын арттыруда ачык дәресләрнең, бер-береңнең эш тәҗрибәсен өйрәнүгә багышланган семинарларның файдасы гаять тә зур. Шул нияттән, Актаныш районындагы биология hәм химия укытучыларының методик берләшмә җитәкчесе, Актаныштагы 1 нче урта мәктәбенең югары квалификация категорияле химия укытучысы Эльвира Фәнис кызы Вәлиева башлангычы белән районыбыздагы  барлык биология, химия, география  укытучылары өчен «Минем педагогик үсешем» дип аталган интеллектуаль уен оештырылды.

Әлеге уенның төп максаты: табигать фәннәренең интеграциясен бербөтен итеп күзаллау, тәҗрибә уртаклашу, мөгаллимнәрнең һөнәри осталыкларының арттыру, белемнәрен тирәнәйтү.
Уен ярыш-эстафета формасында, ике (теоретик hәм гамәли) турда барды.

Укытучылар аерым төркемнәргә бүленеп, командирлар  билгеләнеп, теоретик һәм практик биремнәрне башкардылар. Шулай ук командирлар бәйгесе дә оештырылды.

Укытучылар үзләренең практик белемнәрен дүрт лабораториядә: «Галәмнең җиде могҗизасы», «Тере планета», «Без – табигатъ дуслары», «Могҗизалы пробирка» дигән интеллектуаль уеннар барышында күрсәтте. Алар hәр лабораториядә икешәр биремгә җавап бирделәр, hәрбер бирем ун балл белән бәяләнде. Төп хөкемдарлар да укытучылар составыннан билгеләнде. Бу бәйгедә укытучылар укучы ролендә булдылар, үзләрен һөнәри, иҗади яктан сынадылар.

Фидүс ГЫЙЛЬФАНОВ,


Актаныш районы Яңа Әлем төп мәктәбенең биология һәм география укытучысы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ