Логотип Магариф уку
Цитата:

Актанышта Минтимер Шәймиевкә бюст ачылды 

Актаныш районы Әнәк авылында Татарстанның беренче Президенты, Россия Федерациясе Хезмәт Герое Минтимер Шәймиевкә бронза бюст ачылды. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгы хәбәр итә. Тантаналы чарада респу...

Актаныш районы Әнәк авылында Татарстанның беренче Президенты, Россия Федерациясе Хезмәт Герое Минтимер Шәймиевкә бронза бюст ачылды. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгы хәбәр итә. 
Тантаналы чарада республика Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Игорь Паньшин һәм башкалар катнашты.

«Бүген күренекле якташыбыз, Татарстанның беренче Президенты, «Ватан алдындагы казанышлар өчен» ордены Тулы кавалеры Минтимер Шәймиевкә бюст ачыла. Республика өчен бу истәлекле көн», — диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевнең республиканың социаль-икътисади үсешенә зур өлеш керткәнен билгеләп узды. «Татарстан халкы моны югары бәяли. Минтимер Шәймиев проектларны уңышлы тормышка ашырды», — диде.
Бюст Минтимер Шәймиевнең туган авылында Шәрип Шәймиев йорт-музее белән янәшә куелган. Корылманың биеклеге — 3,8 метр, шуның 1,3 метры — бюст, 2,5 метры — постамент. Бюстны Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге ясаган. Скульптор — Н.Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесында укыган Фәнил Вәлиуллин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ