Логотип Магариф уку
Цитата:

Алабуга шәһәре башлыгы вазифасыннан китте

Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельянов үз вазифасыннан китте. Бу хакта бишенче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында узган район Советының чираттан тыш утырышында бил...

Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельянов үз вазифасыннан китте. Бу хакта бишенче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында узган район Советының чираттан тыш утырышында билгеле булды, дип хәбәр итә «Татар-информ» агентлыгы. 
Мөхәммәтшин республика җитәкчелеге исеменнән Емельяновка Алабуга районында башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде. Шәһәр уңай якка үзгәрә, инвестицияләр җәлеп ителә, социаль программалар актив тормышка ашырыла. «Район Татарстанда төрле юнәлешләр буенча егермелек эчендә. «Интеграль күрсәткеч сезнең елдан-ел үсүегезне күрсәтә. Бу безнең өчен бик мөһим», - диде республика парламенты спикеры.
Алабуга бай мәдәнияте һәм тарихы хисабына Татарстан Республикасыннан читтә билгеле булды, дип өстәде ул.
Геннадий Емельянов, үз чиратында, яңа эшкә күчү белән район алдындагы бурычларны онытмаячагын, аерым алганда Татарстан Дәүләт Советында су белән тәэмин итү мәсьәләләре белән шөгыльләнәчәген әйтте.
Фото: городелабуга.рф

 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ