Алман тарихчылары Муса Җәлилнең тулы библиографиясен төзергә ниятли

“Татар шагыйре Муса Җәлилнең шигырьләре күп телләргә тәрҗемә ителгән, ә менә шулай ук тоткында булган шагыйрь Нәби Дәүли шигырьләре андый колач белән тәрҗемә ителмәгән”, — диде IКАТАТ — Кавказ, татар һәм Төркестанны өйрәнү институты директоры Мисте Хотопп-Рике “Җәлил укулары”нда ясаган чыгышында. Германиянең Магдебург шәһәреннән килгән алман галименең чыгышы да “Ике диктатура арасында мәдәниятара белем бирүдә нигез буларак Муса Җәлил һәм Нәби Дәүли мирасы” дип аталган иде. муса

Мисте әфәнде әйтүенчә, бүгенге көндә алман галимнәре Муса Җәлил иҗатының тулы библиографиясен төзергә җыена икән. М.Җәлил турында алман матбугатында да язмалар күп басылган. Ниятләре: шуларны туплау, өйрәнү.

Алман тарихчыларын сугыш чоры кызыксындыра. “Безгә әти-бабайларыбыз бу хакта сөйләмәде. Тулы тынлык булды. Тыелган да иде. Әмма без сугыш турында белергә һәм дөресен сөйләргә тиеш”, — ди Мисте әфәнде. Ул сөйләгән тагын бер фактны язып үтәсе килә. Тоткыннар арасында рәссам да булган. Шул рәссам иҗат иткән ике картина әле дә саклана икән. Сакланып калуының да үз тарихы бар. “Әле күптән түгел ачыкладык. Төрмәдә эшләгәндә бер алман кызын яратып йөргән әлеге рәссам һәм ике картинасын шушы кызга бүләк иткән. Әмма бу истәлекле бүләкне хуҗасының (күрәмсең әле дә исән ул) һич тә бирәсе килми, — диде Мисте әфәнде, елмаеп. – бу картиналарга рәссам үз култамгасын да салган диләр. Кем булган ул, шуны ачыклыйсыбыз бар”.
Мисте Хотопп-Рике чыгышыннан аңлашылганча, алманлылар Бөек Ватан сугышы, аерым алганда, шул чордагы концлагерьлар белән кызыксына, аларны өйрәнә. Әле өйрәнерлек, тикшерү эшләре үткәрерлек мәйдан зур, материаллар күп икән. Хәзер элекке кебек табло-тыю да юк. Муса Җәлил турында алман язучылары язган берничә китап та бар икән. “Ни өчен алман язучылары бу шагыйрь белән кызыксынган? Аларга кем мәгълүмат биргән?” – шушы сорауларга да ачыклык кертәселәре бар. Кыскасы, өйрәнәсе, эзләнәселәре күп әле.
Сүз уңаеннан шуны да әйтәсе килә: Нәби Дәүли шигырьләре дә чит телләргә тәрҗемә ителә башланган. Мәсәлән, “Уйна, кызым” шигыре гарәпчәгә тәрҗемә ителгән. “Җәлил укулары”нда аны аудио вариантта тыңладык.
“Җәлил укулары” ике елга бер тапкыр үткәрелә. 1960 еллардан бирле. Әмма туктап торган чоры да бар. 1996 елда бу күркәм традиция яңадан торгызылды һәм шул чордан бирле даими рәвештә уздырылып килә.

One thought on “Алман тарихчылары Муса Җәлилнең тулы библиографиясен төзергә ниятли

  1. Алманнар да баш ия әлеге олы шәхеснең язмышы һәм иҗаты алдында. Ә үзебездә милләтебез каһарманына пычрак атырга маташучыларның һаман да табылып торуы гына кызганыч…

Добавить комментарий