Әлмәт мөгаллимнәре якташ мәгърифәтчеcен олылый

Әлмәттәге Р.Фәхреддин исемендәге 1 нче татар гимназиясендә «Ризаэддин Фәхретдин: рухият, мәдәният, мәгърифәт» дигән III Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция булып узды. Чараны Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы, Әлмәт муниципаль районы Советы һәм Башкарма комитеты, «Татнефть»нең «Рухият» хәйрия фонды, Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре мөхтәсибәте, Кичүчат авылындагы Ризаэддин Фәхреддин мемориаль музее танылган галим, педагог, тарихчы һәм дин эшлеклесе Р.Фәхреддиннең тууына 160 ел тулуга багышлап үткәрде. Конференция эшендә галимнәр, укытучылар, дин әһелләре, мәгариф идарәсе белгечләре, татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты. Ризаэддин Фәхреддин атналыгын Кичүчат авылындагы Р.Фәхреддин музее директоры Диләрә Гыймранова ачып җибәрде һәм алып барды.

Конференциянең пленар утырышында «Татнефть» компаниясе генераль директоры урынбасары, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, «Татнефть»нең хәйрия фонды рәисе урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев, Әлмәт муниципаль районы Советы аппараты җитәкчесе Роза Әфләтунова, Ш.Мәрҗәни исемендәге тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре Айдар Гайнетдинов, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең фән һәм мәгариф бүлеге җитәкчесе Айдар Кәрибуллин, Уфадагы «Ихлас» мәчете имам-хатыйбы Мөхәммәт хәзрәт Галләмов, КФУ профессоры, тарих фәннәре докторы Индус ага Таһиров, БДУның Стәрлетамак филиалы профессоры, педагогика фәннәре докторы Вилә Баймурзина, Татарстан Милли китапханәсенең сирәк китаплар һәм кульязмалар бүлеге фәнни хезмәткәре  Алсу Гәрәева һ.б. чыгыш ясады.

Аннары конференция үз эшен берничә секциядә дәвам иттерде.: «Бирегә Ризаэддин Фәхреддиннең үзен чын мәгънәсендә аңлап, яратып эшли торган кешеләр, якташлары җыелган. Р.Фәхреддин биредә чын галимлек дәрәҗәсен алган. Аны бөтен дөнья белгән, диндә дөреслек юлын күрсәткән, исбат иткән кеше. Р.Фәхреддин – чын педагог, хезмәтләрендә баланы ярату, аны үстерү проблемаларын күтәргән. Ул – бөек тарихчы. Р.Фәхреддин Болгар, Алтын Урда, Казан ханлыгы тарихларын җепкә тезгән. Ул гомере буе яхшылык өчен яшәгән, яхшылыкка, гаделлеккә юл ачкан. Әлмәттәге шушы гимназиянең аның исемен йөртүе – моңа дәлил. Ә мәктәпнең музее искиткеч. Бу шәхес онытылырга тиеш түгел», –  диде КФУ профессоры, тарих фәннәре докторы Индус Таһиров  үз чыгышында.

«Моннан 20 ел элек шушы залда Р.Фәхреддинның 140 еллыгын үткәргән идек. Бу датаның төгәл шаһиты – Галия апа Рәхимова», – дип, Кичүчаттагы Р.Фәхреддин мемориаль музее мөдире Диләрә Гыймранова залда утырган Галия ханымны бастыртып, халыкка күрсәтте. Галия апа тагын бер айдан үзенең 85 яшен билгеләп үтәчәк, шулай ук ире – вакытсыз арабыздан киткән язучы Җәмит Рәхимовка да 85 ел тула.

«Гимназиябез үз эшен 1991 елда башлап җибәрде, һәм без үз кыйблабызга, миссиябезгә тугры калдык. Бүгенге көндә бездә 1100 бала белем ала. Гимназиябез карамагына балалар бакчасы да кушылды. Хезмәттәшләрем, бүгенге конференциягә адарынып. зур күргәзмә оештырды. Шундый иманлы, инсафлы балалар, милләт яратучы җаннарын, күңелләрен биреп эшләүче педагогларыбыз белән горурланырлык. Халык педагогогикасы буенча эшләсәк кенә без киләчәктә нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинбез», – диде Әлмәттәге 1 нче татар гимназиясе директоры Фирүзә Вәлиуллина.

Конференциядә яңгыраган чыгышлар Риза Фәхреддин мирасы нигезендә балаларны тәрбияләү, аның мирасын уку-укыту эшендә куллануга, милли гореф-гадәтләрне саклау, төбәк тарихын өйрәнү мәсьәләләренә багышланды.

Диләрә Гыймранова җитәкчелегендәге Р.Фәхреддин мемориаль музее да бик уникаль. Ул мәдәни-агарту һәм күргәзмә эшчәнлеге белән генә шөгыльләнми, ә фәнни-эзләнү һәм нәшерлек өлкәсендә дә нәтиҗәле эш алып бара. Музейның көннән-көн үсә барган фонды бүгенге көндә уникаль экспонатларны саклау һәм халыкка күрсәтү өчен махсус җайлаштырылган бина, аның мәйданын киңәйтү таләп ителә.  Чыннан да, олуг мәгърифәтчебез мирасын тагын да киңрәк мәйданга чыгару, аны таныту юнәлешендә эшлисе эшләребез бихисап әле. Әйтик, Р.Фәхреддин хезмәтләренең күптомлы сериясен чыгарып, рус һәм инглиз телләренә тәрҗемә итүне тормышка ашыру кирәклеге көн кадагына килеп басты. Аның исемендәге мәктәпләр, мәгърифәт үзәкләре, мәчетләр, урамнар булдыру, аның хакында кинофильмнар да төшерелергә тиешлеге хакында да ныклап уйланасы бар әле.

Филүсә АРСЛАНОВА, сәнгать белгече

Добавить комментарий