Гаилә – иң зур терәк
54 нче татар гимназиясенең «Гаиләмнең туган теле» проекты – республика күләмендә дә кызыклы һәм файдалы тәҗрибә. Бу проектның нәтиҗәлелеге гимназиягә килүче балалар саны елдан-ел арта баруы белән исбатлана. Уку йортларын сайлап алу мөмкинлекләре булса да, якын-тирәдә яңа мәктәпләр ачылуга карамастан, ата-аналар 54 нче гимназияне сайлый.
Проект үз эченә берничә юнәлешне ала. Балалар бакчалары белән килешүләр нигезендә тыгыз хезмәттәшлек алып барыла. Нәтиҗәсе буларак, 53, 78, 80, 82, 83 нче балалар бакчаларының татар төркемнәре балалары һәрдаим гимназиягә килүче укучыларның нигезен тәшкил итәләр. Һәр елны 13 нче татар сәнгать мәктәбе белән берлектә курай, хор, бию, сынлы сәнгать, оркестр юнәлешендәге сыйныфлар ачыла, бу дәресләр туган телдә алып барыла.
Укучыларны, әти-әниләрне, әби-бабайларны берләштерүче чара – «Гаилә көне» бәйрәмен үткәрү традициягә әйләнеп китте. Бу көнне әти-әниләр тарафыннан «Оста куллар», «Беренче ярдәм», «Хәрби әзерлек» кебек мастер-класслар үткәрелә, төрле кызыклы спорт ярышлары оештырыла.
Уку гадәтен формалаштыру максаты белән гимназиядә үткәрелгән «Иң күп китап укучы гаилә» бәйгесе шактый гаиләнең укуга уңай мөнәсәбәтен күрсәтә.
Гимназиядә театр сәнгатен үстерүгә аеруча игътибар бирә. Укытучылар һәм әти-әниләр тарафыннан оештырылган театр коллективы яңадан-яңа иҗат җимешләре белән сөендереп тора. Узган елны Туфан Миңнуллинның «Җанкисәккәем» әсәре сәхнәләштерелсә, быел «Алты кызга бер кияү» спектакле куелды. Шәһәр Профсоюз комитеты оештырган үзешчән сәнгать бәйгесендә коллектив, бу спектакльләр белән чыгыш ясап, ике ел рәттән 1 нче урынны яулады.
«Гаиләмнең туган теле» проектында кульминацион нокта булып «Минем гаиләм татарча сөйләшә» бәйгесе тора. Бәйгедә гаиләләр татарча матур итеп сөйләшүдә, төрле шөгыль осталыкларында, интеллектуаль уенда зирәклекләрен күрсәтәләр.
Берничә ел үткәргәннән соң, бәйгенең чынлап та туган телдә укыту һәм тәрбия бирүдә шактый гына үтемле, файдалы яклары бар икәнлегенә инандык. Тәҗрибә белән уртаклашу максатыннан, бу чараны шәһәр күләмендә оештырдык. Чарада шәһәребезнең 14 мәктәбеннән 18 гаилә катнашты. Әлеге бәйге әти-әниләргә бик ошады һәм аны киләчәктә киңәйтеп үткәрү өстендә эш алып барабыз.
Гаилә җылысы – иң мөһим нәрсә. Ләкин телне яшь йөрәкләргә ирештерү өчен, аны яшьләр телендә сөйләп бирергә кирәк. Ә менә бу юнәлештә иң оригиналь алымнарны 4 нче мәктәп тәкъдим итә.
Венера МӘГЪДҮМОВА,
Яр Чаллы шәһәре мәгариф идарәсенең
гомуми белем бирү бүлеге баш белгече
Фотолар шәхси архивтан





Комментарийлар