Логотип Магариф уку
Цитата:

Әлмәттә балаларны этикет кагыйдәләренә өйрәтәчәкләр

Балаларны кечкенә вакыттан ук җәмгыятьтә, өстәл янында, аралашканда үз- үзен тотарга, этикет кагыйдәләренә  өйрәтү, әлбәттә, әти-әни бурычы булып тора. Дөнья артыннан куып, гаиләдә бу мәсьәләгә а...

Балаларны кечкенә вакыттан ук җәмгыятьтә, өстәл янында, аралашканда үз- үзен тотарга, этикет кагыйдәләренә  өйрәтү, әлбәттә, әти-әни бурычы булып тора. Дөнья артыннан куып, гаиләдә бу мәсьәләгә артык игътибар да бирмәскә мөмкиннәр. Шуңа күрә Әлмәттә әти-әниләргә ярдәмгә «Кечкенә яшьтән этикет» дигән махсус проект эшли башлаган. Әлеге проектны оештыручылар балаларны этикетка өйрәтү проекты дәвамлы булыр дип ышандыра.
Этикет дәресләре Габдулла Тукай исемендәге үзәк балалар китапханәсендә алып барылачак. Китапханәдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре буенча бик күп китаплар укырга мөмкин. Тиздән аш-су студиясе дә ачарга, концертлар, тренинглар, квестлар үткәрергә дә планлаштыралар.
Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА

Чыганак: «Татар-информ»

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ