Логотип Магариф уку
Цитата:

Әни! Миңа айфон кирәк!

Бу сүз безнең өйдә еш яңгырый башлады. Замана шаукымына ияреп, 5 яшьлек кызым да хәзер «алмалы» гаджетның кәттә «уенчык» икәнен аңлый. Аның «плюс»ларын ул миңа караганда күбрәк белә – зарядкасы да оза...

Бу сүз безнең өйдә еш яңгырый башлады. Замана шаукымына ияреп, 5 яшьлек кызым да хәзер «алмалы» гаджетның кәттә «уенчык» икәнен аңлый. Аның «плюс»ларын ул миңа караганда күбрәк белә – зарядкасы да озакка җитә икән, уен уйнау мөмкинлекләре дә гади телефоннарныкына караганда зуррак. Бакчадагы төркемдәше Сәидәгә дә алганнар икән, күрше кызы Алинәдә дә бар. Алардан калышмас өчен менә хәзер безгә дә кирәк! Менә гаҗәп, хәзер бала үз фантазиясен җигеп уйный торган уенчыкларны смартфон, планшетлар алыштырды. Баланың үз-үзен тотышына һәм уй-фикерләвенә әлеге гаджетлар нинди йогынты ясый? Аларның иң кәттәләрен алу кирәкме? Бу хакта уйланулар мине психолог, гештальт-терапевт, «Тормыш һәм үзара мөнәсәбәтләр мәктәбе» психология үзәге җитәкчесе Лилия Вәлиуллина янына барып уйларым белән уртаклашырга мәҗбүр итте.

Үтми торган үпкә


Үзебезнең балачак белән хәзерге балаларның көнкүрешен чагыштырып карау бик үк дөрес булмас, чөнки һәр заманның үз агымы, үз юнәлешләре, үз сәясәте. Әмма «балык башыннан чери» дигән әйтемне истә тотып, балаларыбызның смартфономания дигән яңа чир колларына әверелә баруларының сәбәпләрен барлаганда, «без үскәндә...» ише хатирәләрне бераз яңартмыйча булмас.
Миңа 10-12 яшьләр булгандыр мөгаен, «Тамагочи» дигән электрон уенчык чыкты. 90 нчы елларның иң кәттә гаджеты иде ул шул чакта. Йомырка рәвешле сары төстәге шул уенчыкны песи баласы тәрбияләгән кебек карыйсы иде: чыелтый башлауга кнопкаларга басып «ашатасы», бәдрәфкә «алып барасы», «йоклатасы», тагын «ашатасы»! Авыл балалары ул тамагочины шәһәрдән кунакка кайткан дусларында гына күреп белде. Безгә аны алып бирүче булмады. Авызыбызны бәлешләндереп, үкереп-үкереп еласак та алмыйлар иде, чөнки сала баласының уенчык тотып уйнарга вакыты юк. Абзар тулы тере «тамагочи» карап үстек. Менә хәзер мин үзем ике бала әнисе. Ә күңелдә шул сары пластик йомырка белән уйныйсы килү теләге барыбер калган! Кызым айфон сорагач, шул хатирә кылт итеп искә төште. «Алып бирмәсәм, бу бала миңа үпкәләр бит, минем төсле, еллар узгач та үпкәсен уенда йөртер» дигән уй тынгы бирми. Шул ук вакытта кече яшьтән смартфон, гаджетларга бәйле булып үсүен дә теләмим.
Ни генә дисәк тә, замана таләп иткән шартларны тормыштан сызып ташлап булмый. Смартфоннарның сәламәтлеккә һәм баланың психик халәтенә начар йогынтысы турында күпме генә сөйләсәләр дә, бүген алардан башка яшәүне күзаллау кыен. Аралашу, актуаль мәгълүмат белән танышу, хәтта эшләү дә телефонга күчеп бетте. Иртән уянуга: «Кая, кем нәрсә язды икән?», – дип, куллар ирексездән шуңа сузыла. Аннан, үзебез дә сизмәстән, әле бер, әле икенче социаль челтәргә кереп китеп, виртуаль дөнья эченә чумабыз. Бездән күреп, балалар да шуны кабатлый.
Беркөнне автобуста барам. Каршымда 12 яшьләр тирәсендәге малай телефоннан кем беләндер бик дорфа итеп сөйләшә: «Достала уже! Я же сказал, что скоро буду!» Минем аптырап калган кыяфәтемне күреп булса кирәк, кондуктор булган хәлне аңлатып сөйли башлады: «Бу малай, телефонга төбәлеп барып, үз тукталышын үтеп киткән, ярты сәгать инде өенә кайта алмый автобуста утырып йөри. Минут саен әнисе, шалтыратып, аның кайдалыгы белән кызыксына...».
Сорауларыма җавап биргәндәй тоелды бу күренеш. Күргән, ишеткән, үзем кичергәннәр хакында психолог Лилия Вәлиуллина белән дә күрешеп сөйләшкәч, сәйләннәр бер җепкә тезелгән кебек булды.

Тәрбия смартфоннарга калды


– Смартфоннар балаларның гына түгел, ата-аналарның игътибарын да биләп алды, – ди белгеч. – Бүген бер-берең белән аралашу да телефонга күчте. Эмоциональ һәм җылы сөйләшүләр бетеп бара. Балаларыбыз белән дә мессенджерлар аша хәбәрләшәбез. Бүген шундыйрак күренешне күзәтәбез: әти-әниләр үзләре көнозын диярлек телефонда утыра, ә баланың смартфон-планшетларда утыруын яратмыйлар, орышалар. Һәркем – үз дөньясында, ике арада контакт юк! Проблеманы хәл иткәнче, аны булдырмау хәерлерәк, дибез. Бу очракта да шулай. Үзегез карагыз: бала тугач та, аның каршында гаджетлар пәйда була. Еласа, телефон белән алдыйбыз, ашамаса, каршысына планшет куеп мультфильм каратабыз, талчыксак та кулына смартфон тоттырабыз. Тора-бара мондый «алдау» алымнары ешая гына. Әгәр элек балалар тәрбиясе белән ата-аналар үзләре шөгыльләнсә, хәзер бу вазифа смартфоннарга калды. Алар алдый-елдый тынычландыра, имеш! Шул рәвешле баланы үзебездән читләштерү турында уйламыйбыз да.
– Игътибар итсәгез, баладан: «Син ни өчен күп вакыт телефонда утырасың?» – дип сорасаң, ул: «Миңа күңелсез!» – дип җавап бирә. Болай дип әйтүе аның үзен ялгыз хис итүе турында сөйли. Ягъни бу гаиләдә бала белән ата-ана арасында җылы мөгамәлә, аңлашу, аны аңлау юк. Бала тоталь контроль һәм мәҗбүрилек хисен тоеп яши. Гади генә мисал – мәктәп! Ул анда яхшы укырга, дәресләрен калдырмыйча әзерләп барырга ТИЕШ! Барлык фәннәрдән өлгерү «4»ле һәм «5»ле билгеләренә булырга ТИЕШ! Тәртибе әйбәт булырга ТИЕШ! Күрәсезме, купме ТИЕШ? Ә бит баланың математикага сәләте булмаска мөмкин, я булмаса тел фәннәрен үзләштерү кыендыр аңа. Бәлки, аның башка таланты бардыр? ТИЕШ дип, аны мәҗбүр итеп укыту дөрес түгел. Балага басым ясау әти-әни белән ике арадагы җылы, эмоциональ контактны өзүгә китерә. Нәтиҗәдә, бала үзен кирәксез итеп тоя һәм виртуаль дөньяга кереп китә. Балачактан шулай дәвам иткән үсмерләр өчен аеруча борчылырлык. Алар, гадәттә, уеннар белән мавыга башлый. Башта – фишкага, аннан ары акчага уйнаулары да мөмкин. Алар шулай үзләре өчен үзләре уңыш яулаучы образ тудыралар. Уенда ул – лидер, аны анда аңлыйлар, аның белән санлашалар. Ягъни ата-ана белән төзелмәгән аңлашу күперен ул виртуаль дөньяда үзе сала.
– Лилия ханым, ата-ана, үзенең ялгышын аңлап, хатасын төзәтә аламы? Смартфоннарга тәмам кереп киткән балаларны гаиләгә кабат якынайту мөмкинме?
– Мөмкин. Тик бу бүген-иртәгә генә башкарыла торган эш түгел. Вакыт һәм системалылык кирәк. Шуны белегез: балага ярдәм итү һәм аның хис-кичерешләрендә аңлый белү бик мөһим. Икәүдән-икәү утырып сөйләшегез, «Сиңа күңелсезме? Син үзеңне кирәксез тоясыңмы? Сине ишетмиләр дип уйлыйсыңмы?» ише сораулар белән аның күңел кылларын тартып карагыз, дусларча аралашып алыгыз. Бу очракта дөрес мотивация системасын булдырырга кирәк. Ягъни баланың теләгенә каршы килмичә, кирәк әйберне эшләтә белү зарур. Әйтик, ул планшетта уйнарга тели. Бу очракта сез: «Мин синең уен уйнарга теләвеңне аңлыйм, әйдә болай эшлик – дәресеңне әзерләп бетер дә, аннары уйнарсың!» – дип әйтегез. Вакыт чикләрен билгеләү дә дөрес булыр – ике сәгать уйныйсың да, туктыйсың, мәсәлән. Һәм иң мөһиме – әйткән сүзегездә тора белегез. Ике сәгать дип сөйләшкәнсез икән, шул вакыттан соң планшетын алып куя торган булыгыз. Гаиләдә билгеле бер кагыйдәләр кертү дә баланы гаджетлардан аерып торырга ярдәм итә. Әйтик, ашаганда, беркем дә телефонда утырмый! Бу кагыйдәне беренче чиратта әти-әни үзе үтәргә тиеш. Аларга карап, бала үрнәк ала. Иң мөһиме – вакытыгызны бала белән күбрәк үткәрегез. Аның кечкенә чагы бер генә була, шул кадерле мизгелләрне юк-барга сарыф итмичә, аның белән бергә булыгыз.

«Акча юк!» дип әйтү – хата


Ә минем күңелдә һаман үзем кечкенә чакта уйный алмаган «Тамагочи» һәм баламның миннән сораган «айфон» «кул сугышы» уйныйлар. Сабый теләгән әйберне (бу очракта кыйммәтле әйберне!) алып бирү дөресме, әллә аны аздыру булачакмы? Лилия ханымга бу сорауны бирмичә кала алмадым.
– Бала нинди генә әйбер сораса да, иң элек аның белән дөрес итеп аңлаша белергә кирәк. Әгәр дә без аңа «Кирәк әйбер күп булыр ул, акчам юк, башымны катырма!» формасында җавап бирәбез икән, бу рәвешле баланың теләген аяк астына салып таптыйбыз булып чыга. Мөмкинлек булмаган очракта да болай дип әйтергә ярамый, чөнки бу бала аңында ярлылык, акчасызлык, булдыксызлык установкаларын формалаштыра. Үсеп җиткәч, әнә шул «акча юк» дип кечкенәдән куела килгән программа аның киләчәк язмышы белән уйный башлый. Мондый бала тормышта үзе теләгәннәргә ирешә алмаячак, шуңа күрә бала белән дөрес сөйләшергә өйрәнегез. «Кызым, синең теләгеңне аңлыйм, андый хыялларың булу бик әйбәт, тик әйдә, аңлашыйк әле – ул айфон сиңа ни өчен кирәк, аның нәрсәсе сине җәлеп итә?» Беркайчан да кырт кисеп «юк!» дип әйтмәгез. Баланың нәрсә дип җавап биргәнен яхшылап тыңлагыз. Ул дәлилле аргументлар китерсен. Аннары бала үз теләгенең чыннан да зур булуын аңласын өчен аңа бераз вакыт бирегез. Бәлки, бер-ике айдан ул айфон онытылыр, аның башка теләге туар! «Әйдә, болай эшлик. Әгәр дә синең айфонлы буласы килү теләгең, әйтик, яңа елга кадәр саклана икән, ул вакытта бу мәсьәләне хәл итәрбез. Хәзергә минем андый кыйммәтле әйбер алырга мөмкинлегем юк. Сабыр итик, син дә яхшылап уйла, мин дә акча ягын уйлап йөрермен. Әгәр дә синең теләгең үзгәрмәсә һәм минем да финанс җаем булса, ул вакытта айфон алырга тырышырбыз!» ише аңлашу балада, бердән, сезгә ышаныч тудырса, икенчедән, ул әйбернең кыйммәтен аңлый башлый. Юкса бит хәзер ата-аналар нәрсәгә зарлана? Бала алып биргәннең кадерен белми, вата, җимерә, югалта, диләр. Менә шулай булмасын өчен, аңарда әйбернең кыйммәтен аңлау принципларын тәрбияли белергә кирәк. Ә моңа бары тик аңлашу, дөрес итеп сөйләшә белү юлы белән генә ирешергә мөмкин.
Лилия ханым белән очрашып кайтканнан соң, нәкъ ул әйткәнчә эшләдем: 5 кенә яшьлек булса да, кызым белән олыларча, аның уй-теләкләрен аңларга тырышып сөйләштем. Яңа елга кадәр көтәбез дип килештек. Алга китеш бар – көндәлек яңгыраган «айфон кирәк!» ише капризлар бетте. Мин исә әкренләп акча туплыйм. Кем әйтмешли, бүре дә тук, сарыклар да исән. Әлегә!
Галия ХӘБИБРАХМАНОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ