Логотип Магариф уку
Цитата:

Апрель аенда истәлекле көннәр

1 – Халыкара кошларны саклау көне.Халыкара көлке көне.Рәссам-график, педагог, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе     Виктор Семыкинга 80 яшь.Опера артисты, режиссер, язучы,...

1 – Халыкара кошларны саклау көне.
Халыкара көлке көне.
Рәссам-график, педагог, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе     Виктор Семыкинга 80 яшь.
Опера артисты, режиссер, язучы, Татарстанның халык артисты Эдуард Трескинга 75 яшь.
2 – Халыкара балалар китабы көне.
Халыкларның берләшү көне.
Джазмен, композитор, дирижер Олег Лундстремның тууына 105 ел (1916–2005).
4 – Геологлар көне.
5 – Балалар язучысы, тәрҗемәче Сәрвәр Әдһәмованың тууына 120 ел (1901–1978).
Педагогика фәннәре докторы, методист Нариман Хәсәновның тууына 95 ел (1926–2004).
6 – Беренче Олимпия уеннары ачылганга 125 ел (1896).
Рус шагыйре Иван Суриковның тууына 180 ел (1841–1880).
7 – Бөтендөнья сәламәтлек көне.
Россия һәм совет физик-теоретигы, академик, физика-математика фәннәре докторы Леонид Келдышның тууына 90 ел (1931–2016).
8 – Россия анимациясе көне.
11 – Фашист концлагерьларыннан тоткыннарны халыкара азат итү көне.
Язучы Ренат Гаффарга 70 яшь.
12 – Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне.
Дөньяда беренче тапкыр Юрий Гагаринның космик корабль бортына утырып галәмгә очканына 60 ел (1961).
Рус балалар язучысы Виталий Коржиковның тууына 90 ел (1931–2007).
14 – Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Хисам Камаловның тууына 95 ел (1926–2016).
Скульптор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык, Россиянең атказанган рәссамы,  Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Рада Нигъмәтуллинаның тууына 90 ел (1931–2019).
Шагыйрь, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Исхакый исемендәге әдәби премия иясе Рәшит Әхмәтҗановның тууына 80 ел (1941–1995).
15 – Халыкара мәдәният көне.
Экологик белем көне.
Шагыйрь, прозаик, тәрҗемәче Николай Гумилевның тууына 135 ел (1886–1921).
Шагыйрь, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәшит Гәрәйнең тууына 90 ел (1931–1999).
16 – Немец сәяси эшлеклесе Эрнст Тельманның тууына 135 ел (1886–1944).
Режиссер. сценограф, рәссам, публицист Николай Акимовның тууына 120 ел (1901–1968).
Рус язучысы Юрий Ермолаевның тууына 100 ел (1921–1996).
Журналист, мөхәррир, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Юрий Балашовка 70 яшь.
17 – Шагыйрь, тәрҗемәче Кәшфи Басыйровның тууына 115 ел (1906–1943).
18 – Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көне.
Халыкара цирк көне.
Стендта ату буенча дөнья чемпионы Светлана Деминага (Якимова)га 60 яшь.
19 – Россия полиграфиясе көне.
Казан губернасындагы беренче матбугат басмасы – «Казанские известия» газетасы чыга башлауга 210 ел (1811).
Язучы, сценарийлар язучы, драматург, журналист Георгий Марковның тууына 110 ел (1911–1991).
20 – Россиядә илкүләм донор көне.
21 – Россиядә җирле үзидарә көне.
22 – Халыкара Җир көне.
Язучы, драматург Гафур Коләхмәтовның тууына 140 ел (1881–1918).
23 – Бөтендөнья китаплар һәм авторлык хокукларын яклау көне.
Педагог, психолог Леонид Занковның тууына 120 ел (1901–1977).
24 – Яшьләрнең халыкара бердәмлеге көне.
Рус язучысы, тарихчы Николай Бестужевның тууына 230 ел (1791–1855).
25 –   Бөтендөнья туганлашкан шәһәрләр көне.
Рус китапханәләр җәмгыяте оешканга 105 ел (1916).
Тел галиме, тюрколог, СССР Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы Әдһәм Тенишевның тууына 100 ел (1921–2004).
 Татарстан телевидениесе дикторы, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Лия Заһидуллинага 75 яшь.
26 – Радиация һәлакәтләрендә һәм бәла-казаларында һәлак булганнарны искә алу көне.
Халыкара  интеллектуаль милек көне.
Чернобыль атом электр станциясендә авария булганга 35 ел (1986).
Шигърият бәйрәме.
Татар халкының сөекле шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 ел (1886–1913).
27 – Халыкара ветеринария табиблары көне.
Россия парламентаризмы көне.
Композитор, пианист, дирижер Сергей Прокофьевның тууына 130 ел (1891–1953).
Җырчы, Татарстанның халык артисты Зөһрә Сәхәбиевага 70 яшь.
28 – Бөтендөнья хезмәтне саклау көне.
Ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләре көне.
Рәссам, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Фәрит Якуповка 70 яшь.
29 – Халыкара бию көне.
Россиядә беренче телевизион тапшыру эфирга чыкканга 90 ел (1931).
Марафон узышларында күп тапкыр Россия, Европа чемпионы Фирая Солтанова-Ждановага 60 яшь.
30 – Янгыннан саклау хезмәткәрләре көне.
 
 
Мәгълүматларны Таһир САБИРҖАНОВ туплады

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ