Артык чисталык аллергиягә китерә

Көнбатыш яшәү рәвешенә күчтек. Артык чиста без хәзер. Идән, тәрәзә, палас, савыт-саба өчен – аерым, йортыбызда агачмы, ташмы – нинди материал куллануга карап – аерым, хәтта машина юар өчен генә дә ничә төрле чистарту чарасы кулланабыз бит! Тәнебезне тәрбияләү өчен никадәр химия кирәклеген санап та тормыйм!
Бер танышым бар. Баласын алып кайтуга аны стериль тирәлек белән чорнап алды дисәм дә арттыру булмас. Бәби ашына килүче туганнар өй бусагасын атлауга, авыз-борынына маска киеп куярга мәҗбүр ителде. Беренче баласы бит, шуңа арттырып җибәрәдер дидек. Тик кызы үскән саен, чисталыкка таләпләр дә арта гына барды. Урамнан керүгә кулыңны сабынлап ю, борын эчләреңне чайка! Уйнарга чыкканда да дымлы салфетка гел кулда, тегеңә орынма, моңа кагылма! Дәү әниләренең сырпаланырга яратучы мәчесе гүпчим аяклы микробка әйләнде. Кыскасы, бала инде үсмергә әверелде, сырхауханәдән кайтып кергәннәре юк – кызның иммун системасы какшаган, аллергиядән интегә.
Шул рәвешле табигый шартлар белән бәйләнешне югалтабыз. Баланың туфракта, чирәмдә уйнап үсүе, хайваннар тирәсендә кайнашырга мөмкинлеге булуы, бакчадан өзеп яшелчә, җиләк-җимеш ашавын шәһәр кешесе кабул итә алмаса да, иммунитетны ныгыту өчен, авылдагы тормыш бу очракта иң дөресе ди галимнәр.
Аллергия – шәһәрдә яшәүчеләр авыруы. РКБның клиник иммунология республика үзәге мөдире Алексей Лунцов шулай дип саный. Аның әйтүенчә, аллергия артта киткән илләрдә яшәүчеләрдә күзәтелми (хәер, анда башка бәла –паразитоз).
Табибларга мөрәҗәгать итүчеләр арасында да республикабызның Казан, Әлмәт, Яр Чаллы шәһәрләре яшәүчеләре күбрәк икән.
Сезонлы аллергия белән интегүчеләргә авыруны дәвалауга караганда, алдан чарасын күрү хәерлерәк. Алар ноябрь-декабрь айларында ук табибларга мөрәҗәгать итеп, махсус иммунотерапия курсын узарга тиешләр. Болай иткәндә аллергия авыруының иң көчәйгән чорында (апрель-сентябрь) организм әзер булачак.

Добавить комментарий